Алдау җәһәннәмгә илтә

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебездә барлык мөселманнар да һәрвакыт фәкать дөресен генә сөйләргә тиеш булуы һәм беркайчан да алдарга тиеш түгеллеге хакында искә төшереп үтәсебез килә.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһының колы әйткән бөтен нәрсә дә Рәкыйб һәм Атид фәрештәләр тарафыннан китапка язылып бара”.

Кираман-катибин - безнең сүзләребезне һәм гамәлләребезне язучы фәрештәләр. Яхшы гамәлләрне - уң яктагы фәрештә, начарларын сул яктагы фәрештә яза. Аллаһы Раббыбыз телебезне начар, сүгенү сүзләреннән саклау кирәклеге турында кисәтә, чөнки әлеге аятьтә фәрештәләрнең бөтен әйткән сүзләребезне һәм кылган гамәлләребезне теркәп барулары турында китерелә. Кыямәт көнендә – хисап көнендә болар һәммәсе дә үзебезгә күрсәтеләчәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кем үзенең телен һәм җенси органнарын гөнаһтан саклый, шуңа Пәйгамбәр җәннәткә керүгә гарантия бирә”,- дип әйткән (Бохари).

Акыллы, уйлый белгән кеше дөресен сөйләргә, телен тыярга һәм аны шәригать кануннары рөхсәт иткән сүзләр сөйләү максатында гына кулланырга тиеш.

Шуңа күрә телегезне хәрәмнән (гөнаһтан) саклагыз һәм игелекле, яхшы сүзләр сөйләүдә генә кулланыгыз.

Абдуллаһ бине Мәсүд исемле сәхабә (р.а.) үзенең теленә болай дип мөрәҗәгать иткән: “Әй, минем телем! Яхшыны сөйлә – җиңәрсең, һәм начарлык турында дәшмә – зыян итмәссең. Мин Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.), кешенең күпчелек гөнаһлары теле аркасында эшләнә, дип әйткәнен ишеткәнем бар” (әт-Тәбәрани).

Наданлык аркасында безнең җәмгыятьтә таралган иң зур бәлаләрнең һәм гөнаһларның берсе – ул алдау.

Алдау, ялганлау – сүзнең дөрес түгел икәнлеген белә торып сөйләү, чынлыкны бозып күрсәтү. Ислам галимнәренең бердәм фикере буенча, ялган сүз шаяртып яки җитди рәвештә әйтелсә дә гөнаһ булып санала.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Шаяртып та, җитди рәвештә сөйләп тә алдашырга ярамый”,- дип әйткән (Байхаки).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шулай ук: “Хаклыкта, дөреслек яхшылыкка илтә, ә яхшылык, игелек җәннәткә илтә. Кеше дөресен сөйли һәм шул рәвешле гадел кешеләр дәрәҗәсенә ирешә. Ялган - кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр” (Бохари һәм Мөслим).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) әлеге хәдисе белән безне дөресен сөйләргә, гадел кешеләр булырга өйрәтә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), дөреслек җәннәткә илтә, дип гадел, дөресен сөйләүче кешеләрнең мәңгелек урынын күрсәтә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), дөреслек – күп яхшылыкларның чыганагы, чишмәсе, дөреслекне ялганнан өстен куючы шушы чыганакка ирешә, ди.

Мөселманның дөреслеге, гаделлеге аның телендә, калебендә, барлык гамәлләрендә булырга тиеш. Иманлы кешенең дөреслеге төрле ситуацияләрдә – шатлык-куанычта, кайгы-хәсрәт килгәндә һәм үзе генә, ялгызы гына калганда чагылыш табарга тиеш.

Абдуллаһ бин Әмрә бин әл-Әсә (р.а.) тапшыруынча, Пәйгамбәребез: “Чын икейөзле кешеләр дүрт сыйфат белән аерылып тора: аңа ышаныч белдергәч, хыянәт итә; сөйләгән (нәрсә турында булса) вакытта алдаша, ялганлый; килешү төзегән чакта хыянәт кыла; дошманлашкач (кем белән дә булса) гөнаһ эшли” (Бохари, 33, Мөслим, 59).

Сафуан бин Сүләйм дигән сәхабәдән риваять: “Аллаһының Рәсүле галәйһиссәламнән: “Йә, Рәсүлуллаһ, мөселман куркак булырга мөмкинме?“- дип сораганнар. “Әйе, мөмкин”, - дигән Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. “Мөселман саран булырга мөмкинме?“ - дип сораганнар. “Әйе, мөмкин“, - дип җавап биргән Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. “Мөселман ялганчы булырга мөмкинме?“ - дип янә сораганнар. “Юк, беркайчан була алмый“, - дигән Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам (Байхаки, “Шүәб әл-Иман”, 4472). Безнең динебез шаяртуны һәм күңел ачуны тыймый. Әмма алдашуны, ялганлауны катгый рәвештә тыя.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Хаклыкта, мин (кайчак) шаярам, әмма шул ук вакытта бары тик дөресен сөйлим”,- дигән (әл-Байхакый).

Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) хәбәр ителүенчә, сәхабәләр Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.) болай дип сораган:

- Әй, Аллаһының Рәсүле! Син безнең шаяруыбызны тыясың, ә үзең шаярасың?

Әлеге кисәтүгә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) менә шул рәвешле җавап биргән:

- Әйе! Әмма мин бит беркайчан да ялганны кушмыйм! (әт-Тирмизи).

Шушы уңайдан аның тормышыннан бер мисал китерергә мөмкин.

Шулай бервакыт олы яшьтәге хатын-кыз Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килә һәм:

- Аллаһының Рәсүле! Мине җәннәткә кертүен Аллаһыдан дога кылып сора әле,- дип әйтә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) аңа:

- Өлкән яшьгәге хатын-кызлар җәннәткә эләкмәячәк!- дип җавап биргән.

Әлеге хатын шундый җавапны ишетеп, бик нык борчылган һәм шаяруны аңламыйча, елый башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) аның елавын күреп алып, янына килгән һәм болай дип аңлатып биргән:

- Өлкән яшьтәге хатын-кызлар бу хәлдә җәннәткә кермәс. Алар анда яшь һәм чибәр булып керерләр. Чөнки Аллаһы Коръәни-Кәримдә менә шулай дип боера:

“Без аларны юктан бар итү белән барлыкка китердек. Аларны гыйффәтле иттек. (Ирләренә) Гашыйк булган (сөйкемле, назлы һәм барысы да утыз өч яшьлек) яшьтәшләр” (Вакыйга, 35-37) (әт-Тирмизи).

Аллаһы Раббыбыз безгә һәрвакытта да бары тик хакыйкатьне һәм дөреслекне генә сөйләргә, беркайчан да һәм беркемне дә алдамаска ярдәм итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.