Җәннәттә йорт салу серләре

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез хәдисләрдә вәгъдә ителгән җәннәттә йорт салу өчен нинди гамәлләр кылу кирәклеге турында булыр.

Иң әүвәл бу дөньядагы – фанилыктагы өй-йортларыбыз турында искә төшереп үтик әле. Яхшы, сыйфатлы ремонт ясалган, яшәү өчен бөтен шартлары тудырылган йорты булган кешене, һич тә икеләнмичә, бәхетле кеше итеп санарга мөмкин. Кеше үз өендә рәхәтләнеп ял итә, анда аның гаиләсе яши, балалары үсә. Һәркайсыбызның ярты гомере өендә үтә. Бу дөньядагы барлык кешеләр дә үз йортын салырга яки әзер булган өй, фатирны сатып алырга тырыша, хыяллана. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Бу дөнья бәхете дүрт нәрсәдән гыйбарәт: игелекле хатын, иркен йорт, хәерле күрше, уңайлы атың (бүгенге көндә транспорт) булуда”,- дип әйткән (Хәким).

Әмма без вакытлыча – кунакка гына килгән бу дөньяда йортыбыз нинди генә яхшы булса да, бер көн җитеп, аны ташлап китәргә, бакыйлыкка күчәргә туры киләчәк. Шуңа күрә фани дөнья мәшәкатьләре белән чикләнмичә, җәннәттә дә үз йортыбызны булдыру өчен тырышырга кирәк. Шунлыктан, бүгенге вәгазебездә хәдисләрдә вәгъдә ителгән җәннәттәге йортка ия булу өчен нинди гамәлләр кылу кирәклеге турында аңлатып үтәрбез.

  1. Аллаһы хакына авыру кешенең яки мөселман кардәшебезнең хәлен белү.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Аллаһы хакына авыру кешенең яки мөселман кардәшенең хәлен белүчегә сөрән салучы: “Син күркәм һәм синең барып кайтуың да күркәм һәм син җәннәттә үзеңә йорт алдың”,- дип мөрәҗәгать итә”,- дип әйткән (Ибн Мәҗә һәм башкалар).

  1. Намаз укучылар сафындагы араны ябу.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Намаз укучылар сафындагы араны ябучыга Аллаһы җәннәттә йорт салыр һәм шуның аркасында аның дәрәҗәсен күтәрер”,- дип әйткән (Имам Әхмәд (р.а.), Ибн Мәҗә һәм башкалар).

Әгәр намаздан торган вакытта каршыбызда буш урын барлыкка килсә, тиз арада шул урынга күчеп басарга кирәк.

  1. Көн дәвамында унике рәкәгать мүәккәдә сөннәт намазларын уку.

Мөселманнарның анасы, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәләл җефете Үмм Хәбибәх (р.а.): “Мин Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйткәнен ишеттем: “Көн саен фарыз намазларыннан тыш, унике рәкәгать сөннәт намазлары укучыга Аллаһы (һичшиксез) җәннәттә йорт салыр”,- дип әйткән (Мөслим).

Әлеге хәдистә без биш тапкыр укый торган фарыз намазларына кадәр һәм алардан соң унике рәкәгать мүәккәдә сөннәт намазларын уку күздә тотыла.

  1. Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү хакына мәчет салу.

Усман ибн Әффән (р.а.) Пәйгамбәребезнең болай дип әйтүе турында тапшыра: “Берәү Аллаһы ризалыгы өчен мәчет салса, Аллаһы аңа җәннәттә йорт салыр” (Бохари, 450, Мөслим, 533). Әлхәмдүлилләһи шөкер, безнең Ульяновск өлкәсенең күп районнарында мәчетләр төзелә, Аллаһы йортларын төзүдә, төзекләндерүдә бер кирпеч белән булса да ярдәм итүчеләрдән булырга тырышыйк.

  1. Базарга кергәндә Аллаһы Тәгаләне зикер кылу.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Базарда: “Лә иләһә иллә Аллаһ үәхдәхү лә шәрикә ләһ, ләһүлмүлкү үә ләһүл-хәмд, йүхий үә йүмитү үә һүә хәийүн лә йәмүүт, биядиһил-хайр, үә һүә галә күлли шәй‘ин кадир”, ягъни “Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы илаһы юк һәм Ул бер Үзе генә, Аның тиңдәше юк! Аңа гына барча патшалык һәм Аңа гына барча мактау! Ул тереләндерә вә үлеләндерә һәм Ул даими тере һәм үлми, яхшылык Аның кулында һәм Ул бар нәрсәгә кодрәтле!”- дип әйтүчегә Аллаһы меңләгән игелекле гамәлләр кылган әҗер-савапларны язар, меңләгән гөнаһлы гамәлләрен кичерер һәм аның өчен җәннәттә йорт салыр”,- дип әйткән (Сүнән Ибн Мәҗәх).

Ислам дине галимнәре әлеге зикерне сәүдә үзәкләренә һәм супермаркетларга кергәндә әйтергә киңәш итәләр.

  1. Әбү Үмәмә әл-Бәхилидән (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырыла: “Мин хәтта хаклы була торып та, бәхәстән баш тартучының җәннәтнең читендә үз йорты булачагына ышанам һәм хәтта шаяртып булса да алдашмаучының җәннәтнең уртасында үз йорты булачагына ышанам һәм мин күркәм әдәп, әхлак ияләренең җәннәтнең өске чикләрендә үз йорты булачагына ышанам” (Әбү Дәүд, 4800).
  2. Аллаһы юлында һиҗрәт кылу һәм тырышлык, ихласлык.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Миңа инанып, Ислам динен кабул итеп һиҗрәт кылучыга җәннәтнең читендә, җәннәтнең уртасында һәм җәннәтнең өстәге бүлмәләрендә үз йорты булачагына гарантия бирәм. Һәм миңа инанып Ислам динен кабул итүчегә һәм Аллаһы Раббыбыз юлында тырышлык, ихласлык күрсәтүчегә җәннәтнең читендә, җәннәтнең уртасында һәм җәннәтнең өстәге бүлмәләрендә үз йорты булачагына гарантия бирәм”,- дип әйткән (Имам Нәсәий, 3133).

  1. Әгәр бала үлсә,иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун, дип әйтү.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “(Аллаһы) колының баласы үлгәч, Аллаһы Раббыбыз Үзенең фәрештәләреннән, Минем колымның нарасыен алдыгызмы, дип сорый. Фәрештәләр, әйе, дип җавап бирәләр. Аннары Ул, аның йөрәк җимешен алдыгызмы, дип сорый. Әйе, дип җавап бирә фәрештәләр. Шуннан соң Раббыбыз, һәм Минем колым нәрсә дип әйтте, дип сорый. Фәрештәләр, ул Сиңа мактаулар белән дога кылды һәм, иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун (һәр кешенең гомере Аллаһыдан һәм Аллаһының Үзенә кайтачакбыз), диде, дип җавап бирәләр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә, Минем колым өчен җәннәттә йорт төзегез һәм аны “Мактаулар йорты” дип атагыз, ди”,- дип әйткән (Сүнән Тирмизи, 1021).

Баланы югалту – иң зур, авыр сынауларның берсе. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең алты баласын соңгы юлга озата. Бер генә бала үлсә дә, ата-ана нинди кайгы-хәсрәт кичерә. Хәзер инде Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) халәтен күз алдына китерегез. Шушы күркәм сабырлык өчен җәннәттә йорт вәгъдә ителә.

  1. Дүрт рәкәгать дүхә намазын уку.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Дүрт рәкәгать дүхә намазы укучыга һәм өйлә намазы алдыннан дүрт рәкәгать укучыга җәннәттә йорт салыныр”,- дип әйткән (Тәбәрани, Мүәҗәмүл әвсәт, 5/88).

  1. “Әл-Ихлас” сүрәсен 10 тапкыр уку.

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәсе Мүәз ибн Әнәс әл-Җүһани шулай бервакыт Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырган: “Әйт: “Ул Аллаһ – бердәнбер...” (ягъни “әл-Ихлас” сүрәсен) дип ун тапкыр ахыргача укучыга Аллаһы җәннәттә сарай (дворец) салдырыр”.

Әлеге сүзләрне ишетеп торучы Үмәр ибн әл-Хәттаб, әй, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), алайса без бу сүрәне мөмкин кадәр күбрәк, ешрак укырбыз, дип әйткән. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа: “Ә Аллаһы сезгә күпкә күбрәкне һәм яхшыракны бүләк итә”,- дип белдергән (Мүснәд, имам Әхмәд).

Аллаһы Раббыбыз бездә җәннәтнең иң югары дәрәҗәләренә ирешергә һәм яшәү дәверебездә җәннәттә күп йортлар һәм сарайлар салырга насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.