Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез балаларга хезмәт тәрбиясе бирү темасына булыр.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Әйт: “Гамәл кылыгыз! Аллаһ (яхшы, яман һәр) гамәлегезне беләчәк (кылган гөнаһларыгыз өчен җәзасын бирәчәк), Аның Рәсүле һәм мөэминнәр дә (сезнең ни кылганнарыгыздан һәм кылачакларыгыздан хәбәрдар булачаклар). (Үлемегездән соң) Сез бөтен гаибләрне һәм күренгәннәрне (бик яхшы) Белүчегә кайтарылачаксыз, һәм Ул сезгә (дөньяда) кылганнарыгызны хәбәр итәчәк” (әт-Тәүбә, 105).

Гарәп телендәге “гамәл” сүзе дини бурычларыбызны үтәүгә (намаз уку, ураза тоту) һәм профессиональ эшчәнлек белән шөгыльләнүгә бәйле бөтен тормышыбызны үз эченә ала. Тулаем алганда, кешенең гаделлеккә ирешүгә һәм кемнеңдер хокукларын яклауга, бозмауга юнәлтелгән бөтен эшчәнлеге, активлыгы игелекле, яхшы эш булып исәпләнә һәм “гамәл” төшенчәсенә тәңгәл килә. Чөнки Ислам – ул дин генә түгел, ә кешенең яшәү рәвеше. Һәм хезмәт әдәбе – этикасы аның мөһим бер өлеше булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) заманында таза гына бер егет Аллаһының Рәсүле һәм аның сәхабәләре яныннан узып китә. Аны күреп калган Әбү Бәкр белән Үмәр: “Әгәр бу егет үзенең көчен Аллаһы юлында (җиһад) сарыф итмәсә, аның өчен нинди зур хәсрәт бу”,- дип әйтәләр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аларга: “Әгәр ул (егет) үзенең карт ата-анасын тәэмин итә икән, димәк, ул Аллаһы юлында! Әгәр ул үзенең кече яшьтәге балаларын тәэмин итү нияте белән акча эшләргә чыккан икән, димәк, ул Аллаһы юлында! Әгәр ул үз-үзен тәэмин итү һәм кешеләр ярдәменә мохтаҗлык кичермәү нияте белән акча эшләргә чыккан икән, димәк, ул Аллаһы юлында...”- ди (Тәбәрани).

Бүген күп кешеләр төрле сәбәпләр аркасында бернәрсә дә эшләмичә, тик яталар, эшсез йөриләр. Кайберләре, тиздән барыбер ахырзаман җитәчәк бит, эшләүнең мәгънәсе юк, озак калмады инде, дип саныйлар. Ә икенчеләре аларга җитәкчеләр хезмәт хакын аз түли, үзләрен начальник креслосында утырып ай саен зур гонорарлар, премияләр алырга лаеклы дип исәпли.  

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.), башка пәйгамбәрләр кебек үк, сарыклар көтүе көткән. Ул ятим калып, үзе көн күргән гаиләгә ярдәм итү теләге белән көтүче булып эшләгән. Барлык заманнарда да бөтен яшьләр – ятимлектә үсүчеләр дә, әти-әниләре тәрбиясендә үсүчеләр дә үзләре эшләп, тир түгеп тамакларын туйдырганнар.

Хәзерге вакытта яшь әти-әниләр, үзләренең әбиләренең сүзләрен тыңлап яки интернеттагы экспертларның киңәшләрен исәпкә алып, баланы тәрбияләп үстерү өчен аңа интеллектуаль белем бирү дә җитә, дип саныйлар. Бу – ялгыш фикер, чөнки хезмәт белән тәрбияләү кешене җаваплылык хисе тоеп эш итәргә һәм максатка омтылучан булырга өйрәтә.

Бүгенге яшьләр арасында, мин мондый түбән хезмәт хакына эшләп йөрергә җыенмыйм, дигән фикер киң таралган. Чынлыкта бу бары тик ялкаулыкны, эшләргә теләмәүне аклау гына.

Мәдрәсә тормышы – яшь буын өчен иң яхшы, сыналган мәктәп. Анда шәкертләр мөгаллимнәр белән бергә көн күрәләр һәм җаваплылыкны тулысынча үз өсләренә алып, үз-үзләрен карарга өйрәнәләр. Икенче вариант – тулай торакта яшәп, университетта белем алу.

Безнең динле, иманлы ата-бабаларыбыз үзләренең балалары белән нәкъ менә шулай эш иткәннәр бит. Хәтта хәлифләр дә улларын армия сафларына яки укырга җибәргән. Хәлиф Үмәр Бине Абдул-Азизның тормышы безнең өчен үрнәк булып тора. Аны кечкенә чагында мәдрәсәгә укырга җибәрәләр, аннары армиягә алганнар, ә инде барлык мөселманнарның да җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкәч, ярлы булуы юкка чыккан. Харун Әррәшид башта армия сафларында хезмәт итә, аннары мәдрәсәдә белем ала, ә инде 21 яшендә хәлиф була. Мөселманнар тарихында ул яхшы, оста дәүләт башлыкларының берсе булып исәпләнә.

Әгәр Ислам дине галимнәрен алсак, аларны барысын да кечкенә чакта ук остазларга тәрбиягә биргәннәр. Балалар, безнең хокукларыбыз бозыла, дип беркайчан да ризасызлык белдермәгән, чөнки алар үсеп җиткәч әти-әниләренә һәм мөгаллимнәренә бары тик рәхмәт әйтәчәкләрен аңлаганнар.

Балаларыбыз турында артык кайгыртучанлык күрсәтеп, без алар өчен киләчәктә килеп чыгачак проблемаларны тудыруыбызны сизмибез шул. Ислам дине буенча бала – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән әманәт, нигъмәт. Безгә ышанып тапшырылган шушы әманәтне – сабыйны хезмәтне яратучы мөселман итеп тәрбияләп үстерергә тырышсак иде. Эшне яратучы, тәртипле һәм иманлы бала үстерүнең күркәм нәтиҗәсе – әти-әнисенең бәхетле, тыныч картлык көннәре.

Имам Гәзали бала тәрбияләүгә карата үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерә:

яңа туган сабыйга яхшы, күркәм, мәгънәле исем кушу;

балага яхшы тәрбия бирү;

балага динебез нигезләрен өйрәтү;

баланы үз-үзен карарга, малны эшләп табарга өйрәтү;

үсеп буй җиткәч, ир баланы өйләндерү, кыз баланы кияүгә бирү.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак. Аның тырышуы тиздән (аның гамәл дәфтәрендә һәм мизанында) күрсәтеләчәк” (ән-Нәҗм, 39-40).

Әлеге аятьләрдән аңлашылганча, балаларыбызга хезмәт тәрбиясе бирүдә тырышлык куюыбыз барыбызга да – ата-аналарга да, балаларга да фәкать файда гына китерәчәк. Әмма шуны онытмыйк, исебездә тотыйк – һидаять бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә. Бездән тырышлык кую сорала, нәтиҗәсен Аллаһы Раббыбыз Үзе күрсәтер.

Аллаһы Тәгалә безгә киләчәк буынны дөрес юлдан баручы һәм турылыклы итеп тәрбияләп үстерергә насыйп әйләсен!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.