Үзеннән соң якты, матур эз калдырды
Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында гомер иткән Мәзгүт һәм Габкария Вәлиевларның гаилә корып бергә яши башлауларына быел 61 ел тулган булыр иде. 2019 елда алар Изумруд туйларын билгеләп үттеләр. Үткән елда Мәзгүт Закир улына – 83 яшь, ә Габкария Исмәгыйль кызына 78 яшь тулды. Алты дистә елдан артык бергә дус-тату гомер итә алуның сере нәрсәдә, дигән сорауга алар, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп һәм бер-береңә ышанып яшәүдә, дип җавап биргән иделәр.
Гаилә башлыгы Мәзгүт Закир улы 1941 елның 30 ноябрендә үрнәк колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисен фронтка алганда кечкенә Мәзгүткә әле бер ай да тулмаган була. 1944 елда җир йөзендәге иң кадерле, иң газиз кешесе фашистларга каршы сугышта батырларча һәлак булып, яу кырында мәңгелеккә ятып кала.
Авыр еллар, сугыш бара, ачлык-ялангачлык хөкем сөрә. Әниләре Фәһимә апа колхозда тырышып эшли. Ул вакытта кичергән кыенлыкларны, нужаны һәм сынауларны мескенкәй үзе генә белгәндер инде. Атасыз калган өч малай үсеп буй җитәләр, әниләренә һәр эштә булышып, тәртипле, хезмәт сөючән булып үсәләр.
Кичке мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Мәзгүтне Совет Армиясе сафларына алалар. Армиядә хезмәт иткән чакта ул хәрби частьнең комсомол оешмасы секретаре булып сайлана. Демобилизацияләнгән вакытта аңа иҗтимагый эш белән шөгыльләнүен дәвам итәргә киңәш итәләр. Армиядән яңа гына кайткан тырыш, булдыклы егет беркүпме вакыт колхозда учетчик булып эшли, аннары аны авыл клубы мөдире итеп билгелиләр. Озак та үтми, Фрунзе исемендәге колхоз яшьләре Мәзгүт Вәлиевны хуҗалыкның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Ул авылның хезмәт сөючән егетләре һәм кызлары белән актив эш алып бара.
Нәкъ менә шул вакытта Мәзгүт үзенең беренче һәм бердәнбер сөйгән ярын, саф мәхәббәтен – сылу һәм чибәр Габкарияне очрата. Ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга аваз салган Габкария кече яшьтән үк өй һәм йорт эшләрен җиренә җиткереп башкарырга, аш пешерергә, бәйләргә һәм чигәргә өйрәнеп үсә. Мәктәпне тәмамлап, ул фермага бозаулар караучы булып урнаша. Мәзгүт шушы акыллы, чибәр, уңган кызга гашыйк була. Ярты елдан артык бер-берсенә ышанып, яратышып йөргәннән соң, ике яшь йөрәк 1964 елның августында никах укытып, гаилә корып җибәрә.
Яшь гаилә төп йортта көн күрә башлый. Әнисе Фәһимәнең каенанасы Мәрфуга әби дә исән була әле ул вакытта. Яшьләр аларны олылап, хөрмәт итеп яшиләр.
Әлеге гаиләгә язмыш сынаулары аша да үтәргә туры килә. 1965 елда беренче мәхәббәт җимешләре – уллары Җәүдәт туа. Ә 1968 елда кызлары Җәмилә дөньяга килә. Ләкин балакай кыска гомерле була – бер яшендә үлеп китә. Бер-берсен ярату, туганнары һәм якыннарының ярдәм кулы сузуы, таяныч булуы Вәлиевларга балаларын югалту кайгы-хәсрәтен җиңеп чыгарга көч бирә.
1967-1969 елларда Мәзгүт Закир улы күрше Әбдери авылы колхозында партия оешмасы секретаре булып хезмәт итә. 1969-1973 елларда Горький шәһәренең югары партия мәктәбендә укып кайтканнан соң, аны ВЛКСМның Яңа Малыклы райкомына җаваплы вазыйфага сайлап куялар. Шул чорда ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Ленин Комсомолына 60 ел” дип аталган истәлекле билгесе белән бүләкләнә.
Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң бит. Соңрак аларның тагын ике кызлары дөньяга килә: 1972 елда – Гөлсара, 1974 елда Гөлия туа.
Гаиләдәге һәр бала, вакыты җиткәч, очар кош сыман туып үскән йортыннан, әти-әнисеннән аерыла. Бүген уллары Җәүдәт һәм кызлары Гөлсара үзләренең гаиләләре белән Димитровград шәһәрендә көн күрәләр. Ә төпчек кызлары Гөлия егерме ел гомерен эчке эшләр органнарына багышлады. Ул Димитровград шәһәренең Тикшерү бүлегендә тырышып, намуслы хезмәт итеп, юстиция подполковнигы дәрәҗәсенә иреште. 2014 елдан бирле хезмәт стажы буенча пенсиядә – лаеклы ялда.
Мәзгүт Закир улы бөтен гомерен, хезмәт елларын туган җиренә, туган авылы Зирекле Куакка багышлады. Ул төрле елларда авыл Советы рәисе һәм колхоз идарәсе рәисе, сөтчелек-товар фермасы (МТФ) мөдире вазыйфаларын башкарды. Туган авылыбыз Зирекле Куакның, ягъни Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалыкның чәчәк аткан чагы нәкъ менә Мәзгүт Закир улы җитәкчелек иткән чорга туры килде. Югары белемле, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүче, алдан күрүче җитәкче буларак, ул ашлык җыеп алу, дәүләткә сөт тапшыру күрсәткечләре буенча колхозыбызны район һәм өлкә күләмендә алдынгылар сафына чыгарды. Фрунзе исемендәге колхоз күп еллар дәвамында Күчмә Кызыл Байракны беркемгә дә бирмәде. Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек дәрәҗәдә яхшырды. Колхозның атаклы игенчеләре, тракторчылары, комбайнчылары, сыер савучылары һәм бозау, сарык караучылары беренчелеккә чыгып, дәүләт бүләкләре алу бәхетенә ирештеләр.
Тынгысыз йөрәкле Мәзгүт Закир улы кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле, изгелекле булуы аркасында авыл халкының хөрмәтен һәм тирән ихтирамын казанып, олысыннан да, кечесеннән дә рәхмәт сүзләре ишетеп яшәде.
Ә Габкария Исмәгыйль кызы пенсия яшенә хәтле колхозда сыер савучы булып эшләде. Күп мәртәбә район күләмендәге хезмәт ярышларында җиңүче итеп танылды. Ул ире өчен ышанычлы терәк һәм таяныч, яраткан хатын, балалары һәм оныклары өчен сөекле, газиз, ягымлы әни һәм әби булды.
Мәзгүт Закир улы белән Габкария Исмәгыйль кызының күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бүген Вәлиевлар гаиләсе архивында олы ядкарь булып саклана. Гаилә башлыгының исеме районның Мактау тактасына кертелде. 2019 елда аңа Яңа Малыклы районының Мактаулы гражданины дигән почетлы һәм дәрәҗәле исем бирелде.
Мәзгүт абый лаеклы ялга чыккач та өендә тик тормады, кул кушырып утырмады. Ул авыл тормышы белән кызыксынып яшәде, халык белән элемтәдә торып, иҗтимагый эшләрдә актив катнашты. Җыелышларда аның сүзенә яше дә, карты да колак салдылар. Нинди генә сорауга да, киңәшкә дә ул һәрвакыт төпле җавап бирде. Хөрмәтле аксакалыбыз булган урында аек акыл белән эш итү хөкем сөрде. Тормышны, кешеләрне ярату, эш сөю Вәлиевлар гаиләсендә һәрчак беренче урында булды.
Мәзгүт абый белән Габкария апа балаларын һәм оныкларын үстерүдә булыша алуларына сөенеп, аларның уңышларына шатланып яшәделәр. Балаларга һәм оныкларга яхшы булса, безгә дә яхшы инде, күңелебез тыныч, тик барысы да бәхетле була күрсеннәр, ди Вәлиевлар.
Хәзерге вакытта оныклары Рөстәм укуын тәмамлап контракт буенча ВДВ гаскәрләренең десантны тәэмин итү ротасында хезмәт итә. Ә аның энесе Ринат Һава-десант гаскәрләренең Псков дивизиясе составында Туган илебезне дошманнан саклый һәм яклый. Алар Курск өлкәсендә булып, яралы солдатларны эвакуацияләүдә катнашалар. Гөлсараның улы Алмаз техникумны тәмамлады, юрист булып эшләргә хыяллана.
Тиздән, 1 майда Мәзгүт Закир улының фани дөньядан бакыйлыкка күчүенә бер ел була. Әлеге язмабыз, ел ашында укылачак догаларыбыз аның рухына барып ирешсен иде. Җир йөзендә үзеннән соң якты эз, матур истәлекләр калдырган авылдашыбызның рухы шат, кабере нурлы, якты, урыны җәннәттә булсын. Аның турында хатирәләр безнең күңелләрдә сакланачак.
Язмамны танылган әдип Акмулланың шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Дөньяда
Сүземез бар,
Үземез юк...
Хәзер үзе юк шул инде. Ләкин Мәзгүт Закир улының акыллы сүзләре, төпле киңәшләре, игелекле эш-гамәлләре беркайчан да онытылмас.
Әсма ГИМАТДИНОВА,
Зирекле Куак авылы.