Каберләрне зиярәт кылу тәртибе

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылу тәртибе турында булыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Үлем турында ешрак искә алыгыз! Чөнки ул кешене гөнаһ эшләүдән саклый һәм аны фани дөнья мәшәкатьләреннән, ләззәтләреннән ерагайта. Әгәр сез бай кеше буларак үлем турында уйлансагыз, ул сезне байлыкның зарарлы йогынтысыннан саклар. Әгәр сез мохтаҗлыкта көн күрүче кеше буларак үлем турында уйлансагыз, ул сезгә тормышыгыздан канәгать булып, шөкрана кылып яшәргә ярдәм итәр”,- ди (Сүюти, Җәмиүс-Сәгыйрь).

Икенче хәдистә болай диелгән: “Үлем хакында һәм тән белән сөякләрнең черүе турында искә алыгыз! Бакый – мәңгелек дөнья турында уйланучы өчен фани дөнья зиннәтләре юкка чыга” (Тирмизи).

Шуңа күрә Кыямәт көненә ихластан инанучылар һәр көнне беркүпме вакытларын үлем турында уйлануларга багышлый һәм шул рәвешле җан, күңел тынычлыгына ирешә. Тәфәккүр – үлем турында тирәнтен уйлану тән теләкләреннән читләшү һәм рухи потенциалны ачыклау мөмкинлеге бирә. Әлеге уйланулар нәтиҗәсендә кеше буш, дөрес булмаган, гөнаһлы гамәлләрдән арына, читләшә һәм даими рәвештә игелекле эшләр кылырга, яхшылык эшләргә омтыла.

Бер риваять буенча, турылыклы Али (р.а.) каберләрне еш зиярәт кылган. Шулай бервакыт аңардан:

- Әй, Али! Сиңа нәрсә булды? Каберләр янына күченеп килдеңме әллә?- дип сораганнар.

Турылыклы Али (р.а.) аларга:

- Мин белештем - алар ышанычлы, тугрылыклы күршеләр. Бернинди начарлык эшләмиләр һәм үзләренең халәте белән безгә сабак бирәләр, ахирәт (бакый дөнья) турында исебезгә төшереп торалар!- дип җавап биргән (Ибн Аби Шәйба, Мүсәннәф).

Чынлап та, каберләрне зиярәт кылу – кешене үлем һәм мәңгелек дөнья турында уйланырга мәҗбүр итүче иң яхшы, күркәм ысул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Элек мин зиярәт кылуны тыйган идем... Хәзер  инде сез моны эшли аласыз. Чөнки каберләрне зиярәт кылу үлем турында исегезгә төшерәчәк”,- дип әйткән (Тирмизи, Җәнаиз).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) пәйгамбәрлекнең башлангыч чорында каберләрне зиярәт кылуны тыя, чөнки бу гамәлдә ширкка (күпаллалыкка) кире кайту куркынычын күрә. Чөнки җаһилият (наданлык) заманында кешеләр мәрхүм әби-бабаларының җаннары изгегә әверелә дип саныйлар, алар якыннарының каберләрен бары тик нәселләренең зурлыгы, каберләренең күплеге белән мактану нияте белән генә зиярәт кылганнар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шушы наданлык гадәтен бетерү өчен зиярәт кылуны тыя.

Ә инде Ислам дине көч алып, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инану калебләрдә ныгыгач, кешеләр яңадан каберләргә табына башлар, аларны изгегә санап, мәрхүмнәрдән ярдәм сорарлар дигән борчылуларга урын калмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) каберләрне зиярәт кылуны рөхсәт итә һәм хәтта аларны зиярәт кылырга куша.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) әл-Бакый зиратында дәфен кылынган сәхабәләрнең һәм шулай ук Өхөд тавындагы сугышта һәлак булган шәһитләрнең каберләрен еш зиярәт кылган. Барча мөселманнарның әнисе – Гайшә анабыз (р.а.) тапшыруынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аның белән үткәргән төннең соңгы өлешендә сәхабәләр күмелгән әл-Бакый зиратына юл тоткан, анда ул кабер әһелләрен сәламләп, догалар укыган (Сәхих Мөслим).

Шулай бервакыт төнлә Җәбраил фәрештә (р.а.) Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) янына килә һәм аңа: “Синең Раббың сиңа әл-Бакый зираты әһелләре янына барырга һәм аларның гөнаһларын кичерүне, гафу кылуны, ярлыкауны сорап догалар укырга куша”,- дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шунда ук Раббыбыз кушканны үти һәм әл-Бакый зиратына бара (Мөслим, Җәнаиз).

Абдуллаһ бине Әбү Фәрвәдән (р.а.) болай дип тапшырылган: “Пәйгамбәр Өхөд тавында башларын салган шәһитләрнең каберләрен зиярәт кылды һәм: “Әй, минем Аллаһым! Синең колың һәм пәйгамбәрең аларның хаклыкта шәһитләр булуына шаһитлык китерә. Һәм шушы вакыттан алып Кыямәт көненә кадәр әлеге шәһитләрнең каберләрен зиярәт кылучы һәм аларны сәламләүче үзе дә сәламләүгә лаек булыр”,- диде (Хәким).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләренә каберләрне зиярәт кылыр алдыннан әйтергә тиешле түбәндәге сүзләрне өйрәтә: “Сезгә сәламнәрем булсын, шушы урындагы иманлы кабер әһелләре! Ин шәә Аллаһ (Аллаһы насыйп итсә), тиздән без дә сезгә кушылырбыз. Мин Аллаһы Раббыбызның безне һәм сезне ярлыкавын, гафу кылуын телим” (Мөслим).

Һәр мөселман кешесе каберләрне зиярәт кылганда иң әүвәл барча әрвахларны да сәламләргә һәм аларның гөнаһларын кичерүне сорап дога кылырга, аннары мөмкинлек булса, Коръәни-Кәримнән сүрәләр укырга һәм, вакыты җиткәч, үзенең дә шунда киләчәге турында уйланырга тиеш.

Изге Коръәнебезне тәфсир кылучы Имам Күртүби (р.а.) әйтүенчә, Коръән укыган вакытта кабер әһеле әлеге аятьләрне ишетеп тора һәм Аллаһы Раббыбызның шәфкате һәм мәрхәмәте белән изге китабыбызны укучы да, тыңлап торучы да әҗер-савап алу бәхетенә ирешә. Кабер әһеле изге аятьләрне укыганны ишетмәсә дә, аның рухына багышлап Коръән укыган өчен әҗер-савап аңа барып ирешә. Сәдакалар биргән һәм догалар кылган өчен әҗер-саваплар шулай ук әрвахларның рухына барып ирешәчәк. 

Икенче төрле әйткәндә, мөселман кешесе аять-сүрәләрне теләсә кайда укып, хасил булган әҗер-савапларны теләсә кемгә бүләк итә - багышлый ала. Әмма ул моны әрвахның кабере янында эшләсә, бакыйлыкка күчкән мәрхүмнең Коръән укуны тыңлаган өчен әҗер-савап алуы белән беррәттән, Аллаһы Раббыбыз тарафыннан шушы мизгелдә иңдерелгән рәхим-шәфкатенә ирешүенә дә булышлык итәчәк.

Каберләрне зиярәт кылган вакытта Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр уку иҗмә – 1400 ел элек мөҗтәһид галимнәрнең бердәм карары белән рөхсәт ителгән. Әрвахлар Коръән уку аркылы Аллаһы Раббыбызның рәхим-шәфкатенә ирешсеннәр өчен “Ясин” сүрәсен укырга киңәш ителә.

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелә: “Ясин” – Коръәннең йөрәге. Әгәр кем дә булса аны Аллаһының ризалыгына ирешү, бакый дөньяда җәннәткә керү нияте белән укыса, аның гөнаһлары, һичшиксез, кичерелер. Әрвахлар өчен дә “Ясин” сүрәсен укыгыз” (Әхмәд, 26).

Әрвахлар рухына багышлап Коръәни-Кәримнең башка аять һәм сүрәләрен дә укырга мөмкин. Моңа кагылышлы риваятьләрнең берсендә болай дип әйтелә: “Әгәр сезнең арагыздан кем дә булса үлсә, аны шунда ук зиратка илтегез. Аны күмгән чакта, арагыздан берәрегез баш очына утырып “әл-Фатыйха” сүрәсен, ә икенчегез аяк очында “әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы өлешен (Әмәна-рәсүлү) укысын” (Тәбәрани, “Кәбир”, Дәйләми). 

Имам әш-Шәфигый (р.а.) болай дигән: “Кабер башына утырып аятьләр һәм сүрәләр уку мөстәхәб (киңәш ителгән) гамәл булып санала. Ә Коръәнне тулысынча укып чыгу (хәтем кылу) тагын да яхшырак” (Рияд әс-Сәлихиин).

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, Коръән укудан хасил булган әҗер-саваплар әрвахлар рухына барып ирешә. Күренекле имам әз-Зәйләи “Кәнзү-Дакааик” китабына үзенең шәрехендә болай дип яза: “Мөселман кешесенең үзенең теләсә нинди гамәлен әрвахның рухына юлларга хакы бар. Бу намаз укуга да, ураза тотуга да, хаҗ кылуга да, Коръән укуга да кагыла. Һәм әлеге гамәлләрнең әрвахларга барып ирешүенә бернинди шик тә юк” (Рияд әс-Салихиин).

Ислам дине әдәбе кагыйдәләрен үтәп каберләрне зиярәт кылу - күп әҗер-саваплар алу мөмкинлеге ул. Үлем турында уйланулар нәфеснең беркайчан да туймас теләкләрен эретеп юкка чыгара, фани дөньяда вакытны ваемсыз, файдасыз, гөнаһлы эшләр эшләп уздыру теләген бетерә, йөрәкне – калебне сафландыра, игелекле гамәлләр кылырга, тәкъвалыкка омтылышны көчәйтә. Каберләр алар һәркайсыбызның киләчәген чагылдыручы көзге сыман. Әгәр кеше әлеге көзгедә үзенең чагылышын күрүгә һәм үгет-нәсыйхәтләр алуга ирешсә, шунда ук тормышын вак мәшәкатьләргә һәм буш мавыгуларга сарыф итүдән туктаячак. Шулай итеп, каберләрне зиярәт кылу мәңгелек дөньяга әзерләнүнең иң яхшы, сыналган ысулы ул. Нәкъ менә шуңа күрә элек заманнарда ата-бабаларыбыз зиратларны мәчет янәшәсендә һәм шәһәр эчендә булдырырга тырышкан. Зират яныннан узып баручы кешеләрнең әрвахлар рухына багышлап “әл-Фатыйха” сүрәсен уку һәм Аллаһының рәхим-шәфкатенә ирешү, шулай ук үлем һәм барыбызны да кабер көтүе, Раббыбыз каршында җавап бирергә туры киләчәге турында тирәнтен уйлану мөмкинлеге булган.

Каберләрне зиярәт кылганда дөрес булмаган гамәлләрдән тыелырга кирәк. Мәсәлән, кабер өстендә шәмнәр кабызырга, төрле тасмалар һәм чүпрәк кисәкләре бәйләргә, яшел үсемлекләрне өзәргә, каберләр өстенә утырырга, мәрхүмнәрне орышырга, шулай ук әрвахлардан ярдәм сорарга ярамый.

Шуны барыбыз да истә тотсак иде: бакыйлыкка күчкән кеше нинди генә бөек булса да, аңардан ярдәм сорарга ярамый. Без догалар укып бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга, аңа гына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 

Ваемсызлыклары һәм наданлыклары аркасында ширкка (күпаллалыкка) илтүче гамәлләр кылучыларны кисәтү һәм дөрес, туры юлга бастыру – һәрбер мөселманның бурычы. Шул ук вакытта бу мәсьәләдә артыклык күрсәтүгә каршы көрәшүгә сылтап, Изге Коръәнне укып әрвахлар рухына багышлау максаты белән каберләрне зиярәт кылуны ялгышу, адашу дип санаучылар үзләре хата ясый.

Ислам дине, башка мәсьәләләрдә кебек үк, каберләрне зиярәт кылу мәсьәләсендә дә алтын урталыкны сайлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре каберләрне зиярәт кылган вакытта динебез кушканча үзләрен дөрес итеп тоту (алар арттырып та җибәрмиләр, чигенмиләр дә) үрнәге булып тора.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.