Ислам дине һәм хатын-кыз
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез гүзәл затларыбыз – хатын-кызлар темасына булыр.
Ислам динендә хатын-кызның урыны һәм статусы – бөтен дөньяда киң күләмдә тикшерелгән темаларның берсе. Күпчелек мифлар һәм уйдырмалар халыкка дөрес мәгълүматның барып җитмәве аркасында туа. Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте – Ислам динендә хатын-кыз статусының иң яхшы күрсәткече. Аларда мөселман хатын-кызының дәрәҗәле урынга һәм югары статуска ия булуы күрсәтелгән.
Бүген мөселман хатын-кызының образы төрле хорафатлар һәм уйдырмалар нигезендә барлыкка килә. Кайберләре аны байлыкка чумып, көннәрен эшсез үткәрүче әкияти Шәһризадә итеп күз алдына китерә. Ә икенчеләре мөслимәләрне кимсетелгән һәм кыерсытылган, көчләп өстенә пәрәнҗә яки хиҗап кидергән кол, ялчы итеп саный.
Ислам дине буенча хатын-кызның бернинди хокуклары юк, аны беркем дә якламый, дип исәплиләр. Әгәр ул хиҗап кигән икән, димәк, атасы, ире яки абыйсы шулай кушкан. Ризалыгын сорап тормыйча, аны көчләп кияүгә бирәләр. Аның ире, һичшиксез, тиран һәм деспот. Аңа уку, эшләү, ниндидер эшчәнлек, иҗат белән шөгыльләнү тыела. Нәфис әдәбиятта, кинематографиядә, публицистикада һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң таралган әлеге стереотип Ислам диненнән ерак булган кешеләр аңына тирән кереп оялаган.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) килгәннән соң башланып киткән Ислам дине барлык кешеләрне – ирләр белән хатыннарны тигез, тиң итеп билгели. Изге Коръәни-Кәримдә болай диелә: “И, кешеләр! Сезне бер җаннан яралткан, аның бер кисәгеннән ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып тараткан Раббыгыздан куркыгыз. Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһтан һәм туганлык җепләреннән (аларның өзелүеннән) куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – сезне күзәтүче” (ән-Ниса, 1).
Аллаһы каршында ир белән хатын тигез, тиң. Хатыннар, ирләр кебек үк, көн саен биш вакыт намаз укырга, Рамазанда ураза тотарга, сәдакалар бирергә һәм кылган гамәлләре өчен бакый дөньяда Аллаһы каршында җавап тотарга тиеш. Хатын-кызның тагын бер вазыйфасы бар – ул гаилә белән җәмгыятьнең нигезе булып тора.
Ислам дине – ул хәзерге заман кешеләре йөзгә-йөз очрашкан күп проблемалардан качарга ярдәм итүче идеология. Аллаһы Раббыбыз безне бу дөньяга китерү белән чикләнмичә, яшәү кагыйдәләре күрсәтелгән инструкцияне – Коръән белән Сөннәтне җибәрде. Ислам дине буенча хатын-кыз, беренче чиратта, ул – кыз бала, аннары хатын – хәләл җефете һәм ана. Сау-сәламәт буын – балалар тәрбияләп үстерү һәм өйдә уңайлы, җәннәткә тиң мохит булдыру берничек тә эшсез утыру итеп бәяләнә алмый.
Кыз бала буларак ул “атасын тәмуг утыннан саклый”.
Кызлар – бәхетле затлар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кыз бала дөньяга килгәч, Аллаһы Раббыбыз фәрештәләрен җибәрә, һәм алар: “Әссәламегаләйкүм, шушы йортта көн күрүчеләр”,- дип сәламлиләр. Аннары фәрештәләр яңа туган кыз баланы үзләренең канатлары белән каплыйлар, башыннан сыйпыйлар һәм: “Ул бик зәгыйфь һәм ярдәмгә мохтаҗ, һәм зәгыйфь тәннән чыкты. Әгәр әтисе аны тәрбияләп үстерсә, Кыямәт көненә кадәр аңа Аллаһыдан ярдәм булыр”,- дип әйтерләр” (Тәбарани).
“Кыз балаларын тәрбияләп үстерүчеләр алар турында кайгыртучанлык күрсәтсен, чөнки кызлары алар өчен тәмуг утыннан саклаучы киртә булыр” (Бохари, Мөслим).
Хатын – хәләл җефете буларак ул “иренең ярты иманы”.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай ди: “Фани дөньядагы бөтен нәрсә – үтеп китә торган (вакытлыча) яхшылыклар, вакытлыча яхшылыклар арасында иң яхшысы – тәкъва хатын” (Мөслим). “Кемгә Аллаhы Тәгалә тәкъва хатын бирә, ул кешегә иманының яртысын табaрга ярдәм итә” (Әл-Хәким).
Гүзәл зат әни булу бәхетенә ирешкәч, “җәннәт аналарның аяк астында”.
Хатын-кызның иң югары дәрәҗәсе һәм җаваплылыгы – ул ана булу. Ана – милләтне тәрбияләүче, ул җәмгыятьнең дәрәҗәсен арттырырга да, шул ук вакытта аңа зарар китерергә дә мөмкин. Җәмгыятьнең иминлеге, матур киләчәге тәкъва, иманлы аналарга бәйле.
Ислам дине хатын-кызга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга куша. Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәфәрдә чакта дөяләргә утырган хатын-кызларны очрата. Куучы дөяләрне артык тиз куа, шул рәвешле хатын-кызларга уңайсызлык тудыруы турында уйлап та карамый. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аңа: “Син бәллүр шкатулкалар алып барасың, алар белән саграк бул!”- ди (Бохари).
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормышы, сүзләре һәм гамәлләре, хатыннары белән аралашу тәртибе мөселманнар өчен үрнәк булып тора. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) еш кына хатыннарына өй эшләрен башкарырга булышкан, аларга карата игътибарлы һәм ярдәмчел булган, һәрвакытта да гүзәл затларның хөрмәт итәргә, хокукларын сакларга, аларны якларга өндәгән.
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелә: “Иң яхшы әдәбе белән аерылып торган мөселман иң камил иманга ия булыр, ә сезнең арадан иң яхшыларыгыз - үзләренең хатыннарына иң яхшы мөнәсәбәттә булучылар” (Әт-Тирмизи).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) һәрвакыт хатыннарының киңәшенә колак салган, кайчак шушы киңәшләргә таянып карарлар, шул исәптән дәүләт дәрәҗәсендәге карарларны кабул иткән. Теләсә нинди ситуациядә дә хатын-кызның фикере мөһим, әмма соңгы сүзне гаилә башлыгы һәм бөтен нәрсә өчен җаваплы кеше буларак ир әйтергә тиеш. Шулай итеп, гүзәл затны башта әтисе, аннары ире саклый һәм яклый.
Көчләп никах укытуның һәм кияүгә бирүнең Аллаһы диненә бернинди мөнәсәбәте дә юк. Никах укыткан вакытта мәһәр (кәләшкә никах бүләге) бирү, шаһитлар катнашуы һәм башка шартларны үтәү белән беррәттән, егет белән кәләшнең ирекле рәвештә ризалык бирүе дә кирәк.
Ислам динендә аерылышу рөхсәт ителә, әмма бу гамәл “Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткәннәр арасында иң күралмый торганы” булып санала (Әбү Дауд). Шул ук вакытта христиан дине буенча аерылышу тыела.
Мөселман хатыннары укымый һәм эшләми, дигән миф аеруча таралган. Чынлыкта исә хатын-кызларыбызга белем алырга һәм үзләрендәге гыйлемне башкаларга тапшырырга кушылган. Белемле, укымышлы буын тәрбияләп үстерү өчен мөселман хатын-кызы үзе гыйлемле булырга тиеш. Әгәр мөслимәнең эшләргә теләге һәм моның өчен шартлар тудырылган булса, өй эшләрен башкарырга һәм балаларын карарга өлгерсә, вакыты җитсә, ире аның эшкә чыгуына каршы килмәячәк. Әмма ирекле яшәүче европалы гүзәл затлардан аермалы буларак, мөселман хатын-кызларына акча эшләп табу бурычы йөкләнмәгән. Гаиләне бөтен яктан да тәэмин итү бурычы тулысынча ир кеше җилкәсендә. Мөслимә хатын-кыз эшләп тапкан акчаны үзе теләгәнчә туздыра ала. Европада хатын-кызның статусы югарырак булган саен ана булу бәхетенә ирешү мөмкинлеге кими бара. Хатын-кызлар карьера белән ана булу мөмкинлеге арасыннан карьераны сайлый. Югары белем – иң яхшы контрацептив (саклану чарасы), дип шаярталар Германиядә.
Аллаһы Тәгалә безнең хатыннарга Раббыбызга мөмкин кадәр якынрак булырга насыйп итсен!
Аллаһы Раббыбыз ир-атларыбызга иң яхшы ирләр, аталар һәм уллар булырга насыйп әйләсен!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.