Хуш киләсең, Рамазан!
p>
Менә Рамазан да җитте
Мөселман өммәтендә.
Аллаһыга дога кылулар
Өзелмәс көн дә, төн дә.
Рамазан төннәрендә
Тәравих укыла инде.
Аллаһы рәхмәте белән
Бу айда Коръән иңде.
Ураза тоткан кешегә
Аллаһы әҗер бирер.
Күңел чиста, тәндә - сихәт,
Якты булыр киләчәк.
Сәхәрләр, ифтарлар
Сөендерә һәр заман.
Унике айның солтаны -
Хуш киләсең, Рамазан!
Мөнир САБИТОВ,
Ульяновск шәһәре.