Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез олы бәйрәмебез – Гыйдель-Фитр – Ураза бәйрәме һәм аны ничек каршы алу кирәклеге турында булыр.

Ислам динендә ел саен үткәрелә торган ике зур бәйрәм бар. Ураза бәйрәме, Ураза гаете изге Рамазан аенда ураза тоту тәмамлануын белдерә, ә Корбан бәйрәме, Корбан гаете изге җирләргә хаҗ кылу төгәлләнүен гәүдәләндерә.

Әлеге бәйрәмнәр гает намазы укудан башлана. Аны кояш чыгып 30-40 минут үткәннән соң укырга кирәк.

“Аль-Ид” сүзе “Аль-Авд” сүзеннән килеп чыккан һәм “кире кайту”, “яңарту” дигән мәгънәне аңлата. Ягъни бәйрәм намазын уку ел саен кабатлана.

Бәйрәмгә берничә көн алдан әзерләнергә кирәк. Өйләрне яхшы итеп җыештырырга, тәмле азык-төлек сатып алырга һәм якыннарга бирү өчен бүләкләр әзерләп куярга киңәш ителә.

Бәйрәм көнне гаеткә барыр алдыннан госел коенырга киңәш ителә. Ибн Аббәстән (р.а.) болай дип тапшырыла: “Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бәйрәм көннәрендә – Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәрендә госел коена иде” (Ибн Мәҗә).

Шулай ук ислемайлар сөртергә һәм иң затлы киемне кияргә кирәк. Киемнең ак төстә булганы күпкә яхшырак. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Киемнәрегез арасыннан ак төстә булганын киегез, чөнки алар киемнәр арасында иң яхшылары”,- дип әйткән (Әт-Тирмизи).

Әгәр башка төстәге кием ак киемгә караганда яхшырак булса, бәйрәм көнне аны кияргә мөмкин.

Бәйрәм көнендә мөселман кешесе шатлык-сөенеч хисе кичерергә һәм күтәренке кәефтә булырга тиеш.

Иртәнге намазны укыганнан соң, мәчеткә барыр алдыннан берничә хөрмә җимеше яки башка төрле татлы ризык ашарга киңәш ителә.

Әнәстән (р.а.) болай дип тапшырыла: “Ураза бәйрәме көнне Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) берничә хөрмә җимеше ашамыйча беркайчан да өеннән гает намазына барырга чыкмады”.

Әлеге хәдиснең башка версиясендә Әнәснең (р.а.) болай дип әйтүе тапшырыла: “...һәм Пәйгамбәр (с.а.в.с.), гадәттә, хөрмә җимешләрен так санда ашый иде”.

Бәйрәм көнне сәдакалар бирүдә мөмкин кадәр юмарт булырга кирәк.

Мәчеткә җәяү атлап, күзләрне хәрәм нәрсәләргә караудан саклап, эчтән генә тәкбир әйтеп барырга киңәш ителә.

Тәкбир болай дип әйтелә: "Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, лә иләһа иллә Ллаһу, уә Ллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр уә ли-Лләһил-хәмд".

Гает намазына бала-оныкларны да алып барырга киңәш ителә. Алар Ислам дине йолалары, шәригать кануннары белән танышып, күреп, өйрәнеп үссеннәр. Әлеге мөбарәк бәйрәмебез барысы өчен дә – ир-атлар һәм хатын-кызлар, олылар һәм балалар өчен шатлык-куанычлы, сөенечле көн бит.

Гает намазы имам-хатыйб җитәкчелегендә җәмәгать белән бергә укыла. Ул ике рәкәгать намаз укудан гыйбарәт. Башка намазлардан аермалы буларак, гает намазының һәр рәкәгате саен өстәмә рәвештә өч тапкыр тәкбир әйтелә.

Беренче рәкәгатьтә, беренче тәкбирне әйтеп, “санә” догасын укыганнан соң, тагын өч тапкыр тәкбир әйтелә. Икенче рәкәгатьтә, Коръән укып, сәҗдәгә китәр алдыннан өч тапкыр тәкбир әйтелә, аннары сәҗдәгә кадәр тагын бер тапкыр тәкбир әйтелә.

Гает намазы алдыннан азан һәм камәт әйтелми.

Бәйрәм намазыннан соң, барлык мөселманнар да бер-берсен: “Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!”- дип тәбриклиләр.

Гает намазы тәмамлангач, имам, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сөннәте буенча, гарәп телендә кыскача хотбә укый. Намаз беткәннән соң урыннан торып китәргә киңәш ителми – хотбәне ахырына кадәр тыңлап бетерергә кирәк. Гает намазын хотбәсез генә уку яки хотбәне намазга кадәр уку мәкрух гамәл булып санала.

Ибн Аббәстән (р.а.) болай дип тапшырыла: “Мин Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), Әбү Бәкер, Үмәр һәм Усман (р.а.) үткәргән гает намазларында катнаштым. Һәм алар барысы да хотбә сөйләр алдыннан бәйрәм намазын укыдылар”.

Мәчеттән кайткан вакытта, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сөннәте буенча, маршрутны үзгәртергә киңәш ителә – Аллаһы йортына бер юлдан килгән булсагыз, өегезгә икенче юлдан кайтыгыз.

Гает көнне бәйрәм табыны әзерләп, туганнарны, күршеләрне һәм дусларны кунакка чакырырга кирәк. Шулай ук туганнар һәм якыннарның хәлләрен белешергә киңәш ителә. Бала-оныкларыгызга бүләкләр бирергә онытмагыз, бәйрәм көнендә алар да шатлансыннар.

Рамазан аеннан соң Шәүвәл ае керә. Бәйрәмнән соң алты көн дәвамында Шәүвәл ае уразасын тоту сөннәт булып санала.

Әбү Әюб әл-Әнсари (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе хакында хәбәр итә: “Кем Рамазан ае дәвамында ураза тоткан һәм аннан соң алты көн Шәүвәл ае уразасын тоткан, аның уразасы ел буе тоткан уразага тиң булыр” (Әхмәд, 23533).

Шәүвәл ае уразасын алты көн рәттән дә, интервал белән дә тотарга мөмкин. Тагын бер көн өстәмичә, җомга көнне генә ураза тоту дөрес булмас. Мәсәлән, пәнҗешәмбе-җомга яки җомга-шимбә көннәрендә тотарга була. Бу очракта җомга көнне ураза тотарга рөхсәт ителә.

Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтылырга тиеш. Ашыгыйк, соңга калмыйк, соңармыйк, чөнки безгә бирелгән гомер сәгатьләре санаулы.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.