Рамазан аеның кыйммәтләре һәм фазыйләтләре

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез изге Рамазан аеның кыйммәтләре турында булыр.

Фарыз гамәл 

Изге Рамазан аенда ураза тоту – фарыз гамәл, ягъни Аллаһы Тәгаләнең әмере – приказы. Раббыбызның башка әмерләрен үтәмәүче мөселман кешесе гөнаһ эшли, әмма бу аны үзенә йөкләнгән ураза тоту бурычыннан азат итми. Ураза тоту - ул Исламның бер баганасы, Рамазан аенда ураза тотып, без үзебезгә йөкләнгән бурычны үтибез.

Әҗер-саваплар

Рамазан аенда эшләгән изгелекләребез өчен әҗер-саваплар бик күпкә арта. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә кылган яхшы эшләребез өчен ун әҗердән башлап 700 әҗергә кадәр бирә. Тик ураза өчен алай түгел. Уразаны кеше Аллаһы өчен тота һәм әҗерен дә Аллаһы Тәгалә Үзе генә бирәчәк”,- дип әйткән (Нәсаи, Әхмәд).

Менә шуны исәпкә алып, яхшылык эшләүне кичектерергә ярамый. Хәйрия эшчәнлеге, сәдакалар тапшыру, зәкят түләү, сәдака-җария бирү – боларны барысын да изге аебызда эшләп калырга тырышырга кирәк.

Дога кылу

Мөселман кешесе өчен иң кыйммәтле, мөһим гамәлләрнең берсе – ул дога кылу. Без барыбыз да ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә көн саен Аллаһы Раббыбыздан догалар кылып сорыйбыз. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хаклыкта, ураза тотучының авыз ачар алдыннан кылган догасы кире кагылмый”,- дип әйткән (Ибн Мәҗә). Һәр мәчеттә ахшам намазына азан әйткәннән соң ураза тотучылар тиешле догаларны кылырга өлгерсен өчен имам камәт әйтергә ашыкмый.

Актив шайтаннар көчсезләнә

Хәдисләрдән билгеле булганча, бу айда шайтаннар чылбырларга богаулана. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Рамазан ае башлангач, Җәннәт капкалары ачыла, Тәмуг капкалары ябыла, ә шайтаннар чылбырларга богаулана” (Бохари, Мөслим). Ураза тотмаучылар гөнаһ эшләүләрен туктатмыйлар, чөнки нәфесләре ризык алуын дәвам итеп, көчен – йогынтысын югалтмый. Шуңа күрә хәтта психологлар да авырлыклар һәм сынаулар аша үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләргә киңәш итә. Рамазан аенда ураза тоту – моның өчен иң кулай вакыт. Максатчан мөселман кешесе Рамазанда бик күп начар гадәтләрен ташлый ала.

Сабырлык

Сабырлык төрле була. Аллаһы Раббыбыз кушканнарны сабырлык белән үтәү – сабырлыкның бер төре. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “(Ул) Күкләрнең дә, җирнең дә, аларның икесе арасындагыларның да Раббысы. Аңа гыйбадәт кыл һәм Аңа гыйбадәттә сабыр (һәм нык) бул!” (“Мәрьям”, 65). Аллаһы бу аятьтә, сабыр һәм нык бул, ягъни зур сабырлык күрсәт, ди.

Намаз уку

Намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту кебек үк, фарыз гамәл. Рамазан – намазларны җәмәгать белән бергә уку вакыты. Мәчеткә йөрүче мөселман кешесе тәравих намазына да калса, үзен шушы гыйбадәтне кылырга күндерәчәк. Намаз укуның кыйммәте һәм әһәмияте турында Аллаһы Рәсүленең (с..а.в.с.) хәдисе бар: “Аллаһы иманлы кешедән иң беренче итеп, намазыңны укыдыңмы, дип сораячак” (Тирмизи).

Коръәни-Кәрим

Рамазан ае – Коръәни-Кәрим ае. Һәрбер мөселман кешесе шушы аебызда Коръәнне тулысынча укып чыгарга тырышырга тиеш. Әгәр андый мөмкинлеге юк икән, аны укырга өйрәнә башласын. Әгәр андый мөмкинлеге дә юк икән, тирәнтен борчылсын һәм Аллаһы Тәгаләдән Коръәнне өйрәнүгә юл ачуын сорасын. Ислам галимнәре: “Икейөзле (лицемер) кешегә, Коръән укуга караганда, таш ташуы җиңелрәк”,- дип әйтә (Хильят-үл Әвлия).

Сәхәр ашау

Рамазан ае дәвамында иртә таңнан ризыклану сәхәр дип атала. Сәхәр ашау таңның беренче билгеләре пәйда булганчы тәмамланырга тиеш. Әгәр ураза тотучы менә шулай эшләмәсә, тиешле әҗер-савапның билгеле бер өлешен югалтачак, чөнки сәхәр ашау Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәт гамәлләреннән санала. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) бу хакта хәдисе бар: “Ураза вакытында таң алдыннан ризык кабул итегез. Хаклыкта, сәхәрдә бәрәкәт бар” (Мөслим).

Ифтар кылу

Рамазан аенда кич белән ашау яки авыз ачу ифтар дип атала. Мөселманнар ахшам намазын укыганнан соң ифтар кыла. Кояш баеганнан соң ифтар вакыты керә. Ураза тотучыга авыз ачу – ифтар кылу вакытын кичектермәскә киңәш ителә. Башта хөрмә җимешләре белән авыз ачалар, аннары су эчәләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Сездән берәрегез авыз ачса, хөрмә җимешләре белән авыз ачсын, әгәр хөрмә җимешләре тапмаса, су белән авыз ачсын, чөнки хаклыкта ул чистарта”. Хөрмә җимешләре урынына канны глюкоза белән тукландыручы башка ризыклар, мәсәлән, җиләк-җимешләр, киптерелгән җимешләр һәм сөт белән авыз ачарга мөмкин.

Ураза тотучыны ашату, авыз ачтыру

Әлеге изге эштә байлар һәм хәлле мөселманнар гына түгел, мөмкинлеге булган һәркем катнаша ала. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Бер кеше ураза тотучы кешене ифтар кылдырса, уразада булган кешегә Аллаhы Тәгалә күпме савап бирсә, ризык биреп авыз ачтыручы кешегә дә Аллаhы Раббыбыз шул кадәр үк әҗер-савап бирер hәм ураза тотучының савабыннан бернәрсә дә кимемәс” (Тирмизи). Әҗер-савап алу өчен ураза тотучыны кайнар ашлар белән сыйламасаң да була, аңа хөрмә җимеше яки су бирү дә җитә.

Хөрмә җимешләре

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Хөрмә җимешләре булмаган йорт ашарга ризык булмаган йорт кебек”,- дип әйткән. Хөрмәне ярату – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сөннәтен ярату ул. Бала вакытта ук хөрмәгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк, аның организм өчен бик тә файдалы булуын барыбыз да беләбез. Нәфес белән шайтан зарарлы ризыклар ашарга кушалар. Балаларының киләчәге турында кайгыртучы, иманлы ата-аналарның өстәлендә һәрвакыт хөрмә җимешләре булырга тиеш.

Сәдака

Сәдака биргән өчен әҗер-саваплар берничә тапкыр арттырып языла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай ди: “Рамазан аенда бирелгән сәдака – иң яхшы сәдака” (Тирмизи). Сәдака бирү киң күңелле, юмарт булырга өйрәтә, мал-мөлкәтнең бәрәкәтен арттыра, ике дөньяда да кайгы-хәсрәтләрдән, бәла-казалардан саклый. Сәдака бирү хәтта мәрхүмнәргә – әрвахларга да файда китерә. 

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан агымдагы елга фидия сәдакасының күләме 400 сум итеп билгеләнде. Фитрa сәдакасының да күләме расланды: фәкыйрьләр өчен - 200 сум, зәкят түләргә мөмкинлеге булган мөселманнар өчен – 1100 сум.

Этика – әдәп

Ураза тотучы ашау һәм эчүдән тыелып тора. Ул Аллаһы тыйганнардан тыелып, гөнаһ һәм хәрәм эшләрдән тыела. Шулай ук телен тыя, гайбәт сөйләп йөрми. Әлбәттә инде, күзләребезне тыелган, хәрәм нәрсәләргә караудан сакларга тиешбез. Гөнаһ эшләүчеләргә ачуланырга кирәкми, бары тик Аллаһы Тәгаләдән аларны дөрес юлга бастыруын сорап дога кылыйк. Шулай ук бурычлы булучыларга да ачуланмыйк, Аллаһы Раббыбыздан аларга бурычларын түләп бетерергә ярдәм итүен догалар кылып сорыйк.

Мөселман кешесе өчен ураза тоту ул Аллаһыга илтүче баскыч, аның буенча бик озак күтәреләсе бар әле.

Аллаhы Раббыбыз үткәргән ифтарларыбызны, укыган Коръән хәтемнәребезне, кылган намазларыбызны hәм тәравихларыбызны кабуллардан кылсын.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.