Ефрейтор Сөләйман Ахметжанов
Карсун районы Уразовка авылы музеенда авылдашлары – ефрейтор Сөләйман Ахметжанов турында фронт газетасында басылган мәкалә саклана. Аны безгә тынгысыз йөрәкле Сәид Диаров җибәрде.
Тирән карга бата-чума барып, разведчиклар дошман позициясенә якынлаша. Безнең сугышчыларны миналы кырлар һәм чыбыклы киртәләр генә туктата алмый, чөнки алар арасында ефрейтор Сөләйман Ахметжанов бар. Авыр һәм катлаулы солдат һөнәре аны күп нәрсәгә өйрәткән. Ахметжанов тиз арада һәм җиңел генә дошман миналары арасыннан үтеп китү юлы ясый да, сузып куйган чыбык янына шуышып барып, төнге тынлыкны бозмыйча, тимер киртә ятьмәсен өзеп ташлый.
Сугышчылар дошман дзоты янына барып җитә. Иң киеренке мизгел була бу. Дзот тирәсендә часовой – сакчы йөреп тора. Кайчак ул разведчиклар янына ук килә, сугышчылар аның сулыш алуына кадәр ишетәләр. Кинәт разведчик дошман солдатының өстенә сикерә һәм тимер куллары белән бугазына ябыша. Фашист мәете өстеннән атлап үтеп, Ахметжанов дзотның ишегенә ташлана, аны ачып җибәрә һәм дошманнар оясына граната ташлый.
Шартлау тавышы ишеткән дошман солдатлары землянкалардан йөгереп чыга башлый. Алар шунда ук безнең разведчикларның көчле уты астына эләгә. Шушы төндә совет сугышчылары бик күп фашист солдатларын юк итә. Кыйммәтле документларны җыеп алып һәм дошманның ут нокталары урнашкан урыннарны ачыклап, разведчиклар төнге караңгылыкка кереп югала. Ә дошман дзоты тирәсендә әле озак вакыт атышу тавышлары ишетелә һәм яктырткыч ракеталар кабынып китә.
Ә икенче юлы Сөләйман Ахметжанов беренчеләрдән булып дошман траншеясына бәреп керә. Сукса тимер өзәрдәй белофин аның өстенә ташлана, әмма разведчик күз ачып йомганчы качып өлгерә һәм дошманны атып үтерә.
Сугышчылар батыр, тәвәккәл һәм кыю ефрейторны канкойгыч бәрелешләрнең иң хәвефле, куркыныч урыннарында күрәләр. Ул бөтен осталыгын эшкә җигеп, үз көченә, үз коралына, үзенең дошманнан күпкә өстен булуына ихластан ышанып, салкын канлылык күрсәтеп, беркайчан да югалып калмыйча, уңышка ирешә.
Татар халкының батыр, фидакарь улы Сөләйман Ахметжанов орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
К.АМОСОВ.
“Фронтовая газета”.