Ир-атның киеме нинди булырга тиеш?
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез Ислам динендә ир-атның киеме нинди булырга тиеш дигән темага булыр. Әлеге тема һәрбер мөселманга да кагыла.
Кием – ул салкыннан һәм эсседән саклану чарасы гына түгел, ул иманлы булуыбызны белдерү, тыйнаклык һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе дә әле. Динисламыбыз кешенең тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирә.
Кием – ул Аллаһы тарафыннан бүләк ителгән бер нигъмәт
Коръәни-Кәримдә болай диелә: “И, Адәм балалары! Без сезгә гаурәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм (бизәнер өчен) зиннәт иңдердек. Тәкъвалык киеме моннан (бизәкле киемнәрдән) яхшырак. Бу Аллаһның билгеләреннән, бәлки, алар (нигъмәтләребез турында) уйлап карарлар (һәм кабахәт эшләрдән сакланырлар)” (әл-Әгъраф, 26).
Әлеге аять киемнең Аллаһы тарафыннан безгә бүләк ителгән бер нигъмәт булуы һәм гаурәтләребезне каплап, бизәп торуы турында исебезгә төшерә. Әмма иң зур бизәк – ул Аллаһыдан курку, ягъни тәкъвалык (богобоязненность), ул тышкы кыяфәтебез һәм эчке халәтебезнең нигезен тәшкил итәргә тиеш.
Тыйнаклык һәм гаурәтләрне каплау
Ислам дине буенча ир-ат өчен гаурәтне каплау кием сайлаганда төп принципларның берсе булып тора. Ир-атның гаурәт урыннары – гәүдәсенең кендектән алып тезгә кадәрге өлеше. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кендектән алып тезгә кадәр булганы гаурәт булып санала”,- дип әйткән (Әхмәд). Бу ир-ат гәүдәсенең шушы өлешен каплый торган кием кияргә тиеш булуын аңлата. Кыска балаклы шортыдан яки үтә күренмәле киемнән йөрү катгый рәвештә тыела. Мәчеткә намазга киеп килә торган киемгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Кайбер вакытта яшь мөселманнар өсләренә кыска футболка киеп килә. Сәҗдәгә киткән чакта аларның аркалары ачыла һәм бу арттагы сафта намаз укучыларда уңайсызлык тудыра. Шуңа күрә мәчеткә барырга җыенганда киемебезгә игътибар итсәк иде.
Хатын-кызларга охшарга тырышу тыела
Ислам дине ир-атларга киенүдә һәм үз-үзләрен тотуда хатын-кызларга охшарга тырышуны катгый рәвештә тыя. Ибн Аббәс: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хатын-кызларга охшарга тырышкан (уподобляются) ир-атларны һәм ир-атларга охшарга тырышкан хатын-кызларны ләгънәт кылды”,- дип әйткән (Бохари). Бу ир-атның ирлеген күрсәтүче һәм табигатенә тәңгәл килүче кием сайларга тиеш булуын аңлата. Ир-атларга да, хатын-кызларга да тәнгә тулысынча сыланып торган чалбар һәм кием кияргә киңәш ителми. Безнең күбебез хәләл җефетләребезгә һәм туганнарыбызга, сыланып торган кием кимәгез, дип кисәтү ясарга ярата. Шул ук вакытта үзебез шундый киемнән йөрибез.
Зиннәтләр һәм артыклык тыела
Ислам дине бөтен нәрсәдә, шул исәптән кием мәсьәләсендә дә чаманы белергә чакыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Ашагыз, эчегез, киенегез һәм сәдакалар бирегез, әмма исраф итү белән тәкәбберлектән ерак булыгыз”,- дип әйткән (Бохари). Ир-ат тәкәбберлеккә, артык масаючанлыкка кереп китеп, малын бер дә юкка исраф итмәс өчен, зиннәтле һәм артык кием киюдән сакланырга тиеш. Кием чиста, пөхтә һәм килешле булсын, шул ук вакытта ул купшы (вызывающий) булмасын.
Ак кием – иң яхшысы
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) ак кием кияргә яраткан һәм үзенең сәхабәләренә дә ак киемнән йөрергә киңәш иткән. Ул: “Ак киемнәрдән йөрегез, чөнки алар киемнәрегез арасында иң яхшылары, һәм аларга сезнең мәетләрегезне чорныйлар”,- дип әйткән (Әхмәд һәм Әбү Дәүд). Ак кием чисталык һәм пакьлекне, гадилекне күрсәтә, бу Ислам дине рухына тәңгәл килә.
Тере җан ияләре сурәтләнгән киемнәр кию тыела
Ислам дине тере җан ияләре, аеруча да кешеләр һәм хайваннар сурәтләнгән киемнән йөрүне хупламый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Тере җан ияләре сурәтләнгән өйгә фәрештәләр керми”,- дип әйткән (Бохари һәм Мөслим). Әлеге тыю өйдә тере җан ияләренең сурәтләре булуы аларны олуглауга, изгеләштерүгә китерү куркынычы белән бәйле, бу исә тәүһид принцибына каршы килә.
Кием мөселман булуны күрсәтергә тиеш
Мөселман кешесе үзенең тыйнаклыгы, тәкъвалыгы белән башкалардан аерылып торырга һәм бу аның киемендә чагылыш табарга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кем дә булса кайсыдыр халыкка охшарга тырышса, ул шулардан”,- дип әйткән (Әбү Дәүд). Әлеге хәдис безгә үзебезнең Ислам бердәйлеген саклап калу һәм динебез кыйммәтләренә каршы килүчеләрдән ерак булу кирәклеге турында исебезгә төшерә. Шулай ук киемнең милли элементларына игътибар итәргә кирәк. Һәрбер халыкның гасырлар дәвамында үз гореф-гадәтләре һәм йолалары, шул исәптән кием кию традицияләре барлыкка килгән. Мәсәлән, мөселман ир-аты белән мөселман хатын-кызына тишек чалбардан, ертык джинсыдан йөрү бөтенләй килешми, оят булып санала. Без мода артыннан чабарга тиеш түгел. Рекламада әллә нәрсә дә булырга мөмкин... Өстебезгә кием кияр алдыннан, Ислам дине буенча бу рөхсәт ителәме икән, дип уйлап карыйк.
Кадерле мөселман кардәшләребез! Кием ул без киеп йөри торган гади бер тукыма кисәге генә түгел. Кием – ул безнең иманлы, тыйнак булуыбыз һәм үзебезгә, тирә-яктагыларга хөрмәт күрсәтүебез билгесе. Безнең киемебез чиста, пөхтә һәм Ислам дине принципларына тәңгәл килә торган булсын. Киемебез Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачагыбыз турында, безнең Раббыбызның коллары булуыбызны һәм Аның рәхмәтенә, ризалыгына ирешергә омтылуыбызны исебезгә төшереп торсын. Шуны һәрвакытта да исебездә тотыйк, онытмыйк: иң яхшы кием – ул тәкъвалык киеме. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “И, Адәм балалары! Без сезгә гаурәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм (бизәнер өчен) зиннәт иңдердек. Тәкъвалык киеме моннан (бизәкле киемнәрдән) яхшырак” (әл-Әгъраф, 26).
Аллаһы Раббыбыз безгә тышкы һәм эчке дөньясы Ислам дине тәгълиматларына тәңгәл килгән мөселманнардан булырга насыйп итсен. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.