Нәрсә ул хәләл һәм хәрәм?
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган ризыклар һәм эчемлекләр темасына булыр.
Без барыбыз да нәрсә ул хәләл һәм нәрсә ул хәрәм икәнен беркүпме беләбез инде. Бу сүзләрне бер тапкыр да ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Хәләл турында сүз чыккач, беренче булып ит ризыклары күз алдына килә. Чөнки без аларны көн саен кулланабыз. Әмма иттән башка да ашамлыклар һәм эчемлекләр бар бит әле, алар арасында да хәләл һәм хәрәм булганнары еш очрый.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “И, кешеләр! Җирдә хәләл, пакь булганнардан ашагыз. Шайтанның эзләреннән бармагыз, чөнки ул (шайтан) – сезнең ап-ачык дошманыгыз” (Әл-Бәкара, 168). Башка аятьтә болай диелә: “И, иман китерүчеләр! Без сезне ризыкландырган пакь нәрсәләрне ашагыз һәм, әгәр инде Аңа гына гыйбадәт кыласыз икән, Аллаһка шөкер кылыгыз” (Әл-Бәкара, 172).
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Тыелган (хәрәм) ризык ашап үскән тән җәннәткә кермәс, андый тән ут газабына лаек” (Имам Әхмәд),- дип әйткән. Башка хәдистә болай диелгән: “Хәрәм (тыелган) белән ризыкланган тән җәннәткә кермәс” (Бине Хиббән).
Безнең тәнебезгә кергән ризык ашказанында эшкәртелә һәм витаминнар рәвешендә бөтен организмга тарала. Шул рәвешле без үсәбез һәм яшибез. Әгәр кешенең тәнендә хәрәм кисәге бар икән, ул усал, дорфа һәм каты күңелле бәндәгә әйләнә. Аңарда Коръән-Кәрим китабын кулына алу, намаз уку, мәчеткә йөрү теләге юкка чыга.
Ә хәләл ризык, киресенчә, кешене яхшылыкка, игелекле гамәлләр кылырга тартып тора. Һәрвакытта да хәләл ризык белән тукланучы кеше өчен мәчеткә намазга бару, сәҗдә кылу, гыйбадәттә булу бернинди авырлык та тудырмый. Хакыйкатьне кабул итү һәм Аллаһыны зикер кылу өчен аңарда бернинди киртә дә юк.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Бер кеше ерак юлга чыга. Сәфәрдә вакытта шапшак һәм җыйнаксыз булып, йа, Раббым, йа, Раббым, дип кулларын күтәреп, Аллаһыдан сорый. Шул ук вакытта үзе хәрәм ризыклар ашый, хәрәм эчемлекләр эчә, хәрәм киемнәр кия, хәрәм азык ашап үскән. Шулай булгач, аның догасы ничек кабул булсын инде?” (Мөслим).
Ибраһим бине Әдһәм (р.а.) болай дигән: “Әгәр берәү намаз укуда һәм Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуда ялкаулык басып алуын сизсә, шуны белеп торсын: бу шикле, хәрәмгә якын булган нәрсәне ашау аркасында килеп чыга”.
Ит кайчан хәләл булып санала?
Бәхеткә, мөселманнар дуңгыз ите ашарга ярамавы турында яхшы беләләр. Хәтта шәригать кануннары буенча яшәмәүчеләр дә моны белә һәм аңлый. Әмма динебез буенча тыелган ризыклар исемлеге дуңгыз ите белән генә чикләнми бит. Шуңа аеруча игътибар итсәгез иде: дуңгыз итен генә безнең өчен хәрәм ризык итеп санау дөрес түгел. Ислам дине кануннары буенча чалынмаган теләсә кайсы хайван ите безгә хәрәм булып исәпләнә. Икенче төрле әйткәндә, Ислам дине таләпләренә туры китереп чалынмаган булса, сыер, сарык, тавык һәм күркә ите дә хәрәм булып санала. Кызганычка, барлык мөселманнар да бу турыда белми. Дуңгыз итеннән башка барысы да хәләл, дип әйтүчеләр еш очрый. Бу – әйтеп бетергесез зур хата.
Шәригать буенча ашарга яраган хайван итенең хәләл булуы расланмыйча безнең өчен тыелган – хәрәм булып санала. Без хәләл булуы бернинди шик тә тудырмаган итне генә сатып алырга тиеш. Сарык, сыер, кәҗә, куян, тавык итләрен бары тик тикшерелгән җитештерүчеләрдән генә сатып алырга киңәш ителә. Гадәттә, мөселманнар итне кибеттән һәм ит лавкаларыннан сатып алмыйлар. Чөнки анда тәкъдим ителгән ит ризыклары шәригать таләпләренә туры килми, хәләл булып саналмый.
Әгәр ит лавкасының хуҗасы мөселман булып биш вакыт намаз укый, зур гөнаһлар кылмый икән, без аның, хәләл ит сатам, дигән сүзләренә ышанып, итне сатып ала алабыз. Биш вакыт намаз укучы мөселман кешесе үзенең динен һәм иманын акча рәвешендәге дөнья ләззәтләренә алмаштырмас.
Әгәр инде ит лавкасының хуҗасы мөселман була торып зур гөнаһлар эшли (мәсәлән, кибетендә аракы, шәраб сата), биш вакыт намазын укымый, янәшәдә генә хәрәм ит белән сәүдә итә икән, аның, хәләл ит сатам, дигән сүзләренә ышанып, итен сатып ала алмыйбыз. Әгәр кеше аракы сата икән, акча эшләү хакына хәрәм итне дә, бу – хәләл ит, дип сатып җибәрергә озак сорап тормас. Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын!
Шуңа күрә кибеттә нинди ит булуын, аны кайдан һәм кем китерүен җентекләп белешергә кирәк.
Кайберәүләр, миңа, бу ит хәләл, диделәр, башкасын белмим, гөнаһы үзләренә булсын, дип әйтәләр.
Аллаһы Тәгалә безгә иң олы нигъмәтне – акыл, уйлау сәләте биргән. Шуңа күрә итне сатып алганда белешергә, кызыксынырга кирәк. Кызганычка, без катлаулы заманда яшибез. Хәзер кешеләр акча эшләү хакына бөтен нәрсәне, хәттә динен, иманын да сатарга мөмкин.
Әгәр кибеттәге иткә хәләл дип язылган, әмма анда эшләүче сатучы аның кайдан китерелгән булуын төгәл генә белми икән, хуҗасының телефон номерын сорап алып, белешергә кирәк.
Әлһәмдүлилләһи шөкер, соңгы елларда хәләл ит һәм ит ризыклары белән сәүдә итүче кибетләр һәм бутиклар саны арта бара.
Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, менә шундый нәтиҗә ясыйбыз:
- Сыер, сарык һәм тавык ите дә хәләл булмаска мөмкин.
- Кибетләр һәм супермаркетлардан ит, ит ризыклары, ярымфабрикатлар, туңдырылган пилмәннәр һәм мантылар сатып алырга ярамый.
- Хәләл – рөхсәт ителгән булуы расланмыйча ит хәрәм – тыелган булып санала.
- Дуңгыз итен сатып алмау гына җитми әле.
- Итнең хәләл булуына 100 процент ышанган очракта гына, аны сатып алырга мөмкин.
Ит хәләл булсын өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
Беренче шарт. Хайваннан каны чыгып бетәргә тиеш. Әгәр хайван үлсә, аны шуннан соң гына чалсалар, ите хәләл булып саналмаячак.
Икенче шарт. Хайванны мөселман кешесе чалырга тиеш. Ягъни ул Аллаһының барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) Аның Рәсүле булуына инанырга һәм, Әшһәдү әл-ләә иләһә илләә-Ллааһ Үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гъәбедүһү үә расүүлүһ, дип иман кәлимәсен әйтергә тиеш.
Димәк, хайванны яки кошны механик забой белән суйган булсалар, аның ите берничек тә хәләл була алмый. Шулай ук мөселман булмаган кеше чалса да, итен ашарга ярамый.
Өченче шарт. Терлекне чалыр алдыннан, чалучы, бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтергә тиеш. Малны чалучы кеше мөселман була торып, шушы сүзләрне әйтмәсә, ите хәләл булып саналмаячак.
Дүртенче шарт. Малның дүрт нәрсәсен: ике йокы артериясен, үңәчен һәм сулыш юлын кисәргә кирәк.
Әгәр менә шушы шартлар үтәлми икән, сыер яки сарык ите безгә – мөселманнарга хәрәм – тыелган булып санала.
Бу мәсьәләгә карата өстәмә сорауларыгыз туса, мәчетләрдәге имамнардан белешә аласыз.
Аллаһы Тәгалә безгә хәләл ризыклар белән генә тукланучы мөселманнар булып яшәргә насыйп итсен. Хәрәмнең бер генә кисәге һәм бер генә тамчысы да тәннәребезгә кермәсен иде. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.