Иске Кызылсу каһарманы

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Ахат Сәитгәрәй улы Мусин шушы көннәрдә генә 96 яшьлеген билгеләп үтте. Аны район җитәкчеләре котладылар.
Ахат ага Иске Кызылсу авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Авыл мәктәбенең 5 классын тәмамлаганнан соң, әти-әнисе белән бергә колхозга эшкә йөри башлый. Физик хезмәт белән чыныгып үскән сөлектәй егет Ульяновск өлкәсенең Кече Кандал район хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафларына чакырыла. 1949 елдан Украина совет социалистик республикасы территориясендә бандерачыларга каршы үткәрелгән хәрби операцияләрдә катнаша. Туган якларына 1951 елның декабрендә генә кайта.
Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, җиң сызганып колхозда эшкә керешә. Саф мәхәббәте – сөйгән яры белән гаилә корып җибәрәләр. Хатыны белән матур гына яшәп, алма кебек дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде Ахат аганың 7 оныгы, 8 оныкчыгы һәм 3 оныгының балалары бар.
“Аллаһыга шөкер, кияргә кием, ашарга ризык бар. Дөньялар гына тыныч булсын, сугышлар бетсен иде. Бүген Украина җирендә нацистларга, бандерачыларга каршы сугышучы егетләребезгә җиңү шатлыгы белән кайтырга насыйп итсен. Гади украин халкына бернинди сугыш та кирәкми бит. Аларның җитәкчеләрен океан артыннан безгә каршы котыртып яталар. Без – россиялеләр, Ватаныбызның киләчәге матур, имин булсын өчен көрәшәбез”,- ди Иске Кызылсу каһарманы.