Хәнәфи мәзһәбенең дәлилләре
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез намазда кулны күтәрү мәсьәләсенә карата Хәнәфи мәзһәбенең дәлилләре һәм намаз укыган вакытта тынычлыкны саклау кирәклеге хакында булыр.
Фикһ – хокук белеме буенча “Иаләү сүнән” дип аталган китап бар. Ислам галимнәре карарлар кабул иткәндә менә шушы китапта китерелгән хәдисләр һәм риваятьләргә таянып эш иткәннәр.
1. Әлкамадан (р.а.) Абдулла бине Мәсүднең (р.а.) болай дип әйтүе турында тапшырыла: “Миңа сезнең белән бергә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) намазын укыргамы? Аннары ул намазны укыды һәм кулын бер генә тапкыр күтәрде. Аны әт-Тирмизидән тапшырды һәм “хәсән хәдис” дип әйтте”.
2. Сүвәйд бине Нәсир әлеге хәдисне Абдуллаһ бине Мөбарәктән (р.а.), Суфияннан, Әсимә бине Күләйбәдән, Абдурахман бине Әсвәдтән, Әлкамадан, Абдуллаһтан тапшырган: “Сезгә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) намазы турында хәбәр итәргәме? Аннары: “Торып басты һәм кулын бары тик бер генә тапкыр күтәрде, бүтән кабатламады (башка риваятьтә, аннары күтәрмәде, диелә)”,- диде. Аны Нәсаидан тапшырды һәм “сәхих хәдис һәм аны тапшыручылар – сәхихләр”,- диде.
3. Әсвәд (р.а.) болай дип әйткән: “Мин Үмәр бине әл Хәттабның (р.а.) намаз укыганын күрдем, ул кулларын беренче тәкбирдә генә күтәрде, аннары кабатламады”. Имам әт-Тәхәвидән тапшырган һәм “сәхих хәдис” дип әйткән.
4. Яхъя бине Адәм Хәсән бине Ияшадан, Абдулмәлик бине Әбҗәрдән, Зөбәер бине Адидан, Ибраһимнан, Әсвәдтән болай дип тапшырган: “Мин намазны Үмәр (р.а.) белән бергә укыдым, ул кулларын бары тик намазның башында гына күтәрде. Һәм мин Шәби Ибраһим белән Әбү Исхакның укыганын күрдем, алар кулларын бары тик намазның башында гына күтәрделәр”. Мөслим шартлары буенча бине Әби Шәйбадан тапшырган һәм имам әт-Тәхәви, бу Үмәр (р.а.) тарафыннан расланды, дип әйткән.
5. Әсимә бине Күләйбәдән, аның атасыннан Алиның (р.а.) бары тик намазның беренче тәкбирендә генә кулларын күтәрүе, аннары аларны күтәрмәве турында тапшырыла. Әт-Тәхәви тапшырган һәм, Мөслим шартлары буенча сәхих хәдис, дип әйткән.
6. Мөҗәһид (р.а.) болай дип әйткән: “Мин намазны бине Үмәр (р.а.) артыннан укыдым һәм ул намазда кулларын бары тик беренче тәкбирдә генә күтәрде”. Әлеге сәхих хәдисне әт-Тәхәвидән, Әбү Бәкрдан, бине Әби Шәйбадан һәм Байхакыйдан тапшырган. Мөҗәһид (р.а.) – Абдулла бине Үмәрнең (р.а.) – мәшһүр укучыларыннан берсе. Шуңа күрә аның Абдулла бине Үмәр турында фикере зур әһәмияткә ия. Ә инде кайбер кешеләрнең, бине Үмәр (р.а.) хаталанып намазның башка гамәлләрендә “рәфүл ядейн”ны калдырган, дигән сүзләре белән килешүе мөмкин түгел. Чөнки бине Үмәргә (р.а.) бик тә якын булган кеше – Мөҗәһид (р.а.) аның бары тик беренче тәкбирдә генә кулларын махсус күтәрүен телгә ала. Аңлашыла ки, намаз көн саен, хәтта көненә биш тапкыр укыла. Фарыз намазларны гына алсак та, унҗиде рәкәгать килеп чыга, һәм һәрбер рәкәгатьтә берничә тапкыр “рәфүл ядейн” кылырга кирәк. Мөҗәһид (р.а.) ачык итеп болай ди: “Мин Абдулла бине Үмәр артыннан намаз укыдым, ул беренче тәкбирдән башка намазда кулларын күтәрмәде”. Шуңа күрә, һәрбер рәкәгатьтә хаталанып “рәфүл ядейн”ны төшереп калдырды, дип әйтү дөрес түгел, моның белән беркем дә килешмәс.
7. Вәкиә Мәсәрәдән, Әбү Мәшәрәдән, Зияд бине Куләйб әт-Тәмимидән, Ибраһимнан Абдуллаһның (р.а.) болай дип әйтүе турында тапшыра: “Ул (с.а.в.с.) кулларын бары тик намазны укый башлаганда гына күтәрде, аннары күтәрмәде”. Әлеге сәхих хәдисне бине Әби Шәйба тапшырган.
8. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) ун сәхабәсен фани дөньяда вакытта ук, сез җәннәткә керәчәксез, дип шатландыра, аларны “әшәрә мүбәшшәра” дип атыйлар. Менә әлеге сәхабәләр: Әбү Бәкр Сыддик, Үмәр Фарук, Усман зин Нурайни, Али әл-Мортада, Тәлхә бине Үбәйдулла, Зөбәер бине әл-Әвәм, Абдуррахман бине Әүф, Сәд бине Әби Вәккәс, Сәид бине Зәйд һәм Әбү Үбәйдә бине Җәррах (р.а.). Абдуллаһ бине Аббәс (р.а.) алар турында болай дигән: “Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бу дөньяда яшәгән вакытта ук инде җәннәт әһелләре булып саналган шушы ун сәхабә барысы да үзләренең кулларын бары тик намазның башында гына күтәргәннәр” (“Үмдәтүл Кәри”, т. 5, 272 нче бит, “Әвҗүз әл-Мәсәлик”, 208 нче бит, “Нәклә әнил бәдәи”, т. 1, 207 нче бит).
9. Ибраһим Нәхи (р.а.) Абдуллаһ бине Мәсүднең (р.а.) беренче тәкбир вакытында гына кулларын күтәрүе һәм шуннан соң күтәрмәве турында сөйләгән (“Мүсәннәф бине әби Шәйба”, т. 1, 236 нчы бит, Тәхәви, т. 1, 111 нче бит). Әлеге хәдистә тәкбир тәхримнән башка кулны күтәрмәү турында әйтелә. Абдуллаһ бине Мәсүд (р.а.) тәвәттур (ягъни күп санлы кешеләр) турында әйткән. Аның шәкертләре нәкъ менә шул хакта сөйләгәннәр. Бу – Ибраһим Нәхи (р.а.) риваяте. Ә Ибраһим Нәхи (р.а.) риваятьне арадашчыга сылтамыйча Абдуллаһ бине Мәсүдтән (р.а.) турыдан-туры тапшырган. Чөнки ул әлеге хәдисне Абдуллаһ бине Мәсүднең (р.а.) шәкертләреннән ишеткән (“Шәрх Мәәни әл-Асар”, т. 1, 111 нче бит, имам Тирмизиның “Ылял” китабы, т. 2, 239 нчы бит, “Тәбәкәт бине Сәд”, т. 2, 160 нчы бит).
10. Мүһирә (р.а.) Вәйли бине Хәҗәр (р.а.) белән Ибраһим Нәхигә (р.а.) хәдисне җиткерүе һәм Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) намазны укый башлаганда, рәкуг кылганда һәм рәкугтан туры басканда кулларын күтәрүе хакында сөйләгән. Ибраһим Нәхи (р.а.) әлеге хәдисне ишеткәч: “Әгәр Вәйл бине Хәҗәр (р.а.) Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) шулай эшләгәнне бер тапкыр гына күргән булса, Абдуллаһ бине Мәсүд (р.а.) аның болай эшләмәвен илле тапкыр күргән”,- дип әйткән (Тәхәви, т. 1, 110 нчы бит). Абдуллаһ бине Мәсүднең (р.а.) Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) бик тә якын булуы моңа дәлил булып тора. Ялчысы буларак ул һәрвакыт аның янәшәсендә була һәм “сәбикүнәл әввәлүн”нәр исәбенә керә. Вәйл бине Хәҗәрдән (р.а.) аермалы буларак, ул тирән гыйлемгә һәм тәкъвалык дәрәҗәсенә ия була (имам Захабиның (р.а.) “әт-Тәзкирәтүл хүффәз” китабы, т. 1, 13 нче бит).
Имам Әбү Хәнифә (р.а.) белән имам Мәлик (р.а.), хәнәфи һәм мәлики мәзһәбләре мөҗтәһидләре карарлар чыгарганда аятьләргә, хәдисләргә һәм сәхабәләрнең фикеренә таянып эш иткән. Шушы карарлар һәм дәлилләрдән чыгып, хәнәфиләр белән мәликиләр намазга керешкәндә, беренче тәкбирдә генә кулларын күтәрәләр. Шәфигыйлар белән хәнбәлиләр үз мәзһәбләрендә карарлар кабул иткәндә башка дәлилләргә таянган. Шуңа күрә һәрбер кеше үз мәзһәбенә, үз мәзһәбенең мөҗтәһидләре дәлилләренә таянып эш итәргә тиеш. Кайчак мәчеткә йөрүче мөселман кардәшебездән, син кайсы мәзһәбкә карыйсың, дип сорасаң, фикһ мәсьәләсендә мин – хәнәфиләрдән, ди. Аннары намазга баса да, рәкуг кылганда һәм сәҗдәгә китәр алдыннан кулларын күтәрә. Моны ничек аңларга? Ике вариант бар: ул мәзһәбнең нәрсә икәнлеген бөтенләй белми, аңламый яки аңлый һәм бернинди мәзһәбкә дә буйсынмый яисә Хәнәфи мәзһәбе артына ышыклана. Әһле сөннәт вәл җәмәгатьтән булган сөнни мөселманнарга килешә торган нәрсә түгел бу.
Аллаһы Раббыбыз безнең һәммәбезгә дә дөрес, хак юлга басарга насыйп итсен һәм барлык изге гамәлләребезне дә кабуллардан кылсын, белемебезне һәм хак вә пакь динебезне аңлавыбызны арттырсын. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.