Имам Әбү Хәнифәнең (р.а.) абруй-дәрәҗәсе

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез имам Әбү Хәнифәнең (р.а.) абруй-дәрәҗәсе хакында булыр.

Имамның тышкы кыяфәте

Әбү Хәнифә (р.а.) кара тутлы, уртача буйлы була. Аның тышкы кыяфәте күпләрнең игътибарын җәлеп итә: озын сакалы һәм матур, килешле киеме, затлы чалмасы белән аягындагы уңайлы сандаллары күркәмлек өсти. Тавышы искиткеч матур, ягымлы, тәмле телле була. Һәрвакытта да ислемайлар сөртеп йөри. Ул гаҗәеп дәрәҗәдә ябык була, чөнки Аллаһыдан куркуы һәм һәрдаим намазда булуы аркасында тәнендәге сөякләрендә ниндидер май түгел, хәтта ит кисәге дә калмый.

Имамның әхлакый сыйфатлары

Гадәттә кешенең әхлакый сыйфатлары иманының җимеше булып тора һәм калебе иман, тәкъвалык һәм Аллаһыдан курку хисе белән ни дәрәҗәдә тулы булуын ачык күрсәтә. Иманы көчле, нык булган кешенең калебе нур белән тулыланып, әхлакый сыйфатлары күркәм була һәм алар тормышының бөтен якларына да йогынты ясый, чөнки теләсә нинди савыттан анда булган нәрсә генә түгелә.

Әбү Хәнифә (р.а.) Ислам дине гамәлдә булган беренче өч гасыр галимнәре исәбенә керә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) әлеге галимнәрне иң яхшылары, иң әйбәтләре дип атый. Ул Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә безнең өчен үрнәк булырлык мөселман, олуг галим. Ислам өммәтенең бөек галиме булуы белән беррәттән, ул Аллаһыдан курку, әхлаклылык һәм тәкъвалык, аскетлык үрнәге дә күрсәтә.

Аллаһыга гыйбадәт кылу

Хәфс бине Әбд әр-Рәхман болай әйткән дип тапшырыла: “Утыз ел дәвамында Әбү Хәнифә белән эшлекле мөнәсәбәтләрдә булдым. Ул өч көнгә бер тапкыр Коръәнне укып чыга һәм көн саен сәдака тарата иде”.

Әл-Мүвәффак Бүкәйр бине Мәрүфнең болай дип әйтүе турында тапшырган: “Әбү Хәнифә белән сәяхәтләр вакытында да, ул шәһәрдә булганда да аерылмадым, аның төнлә өендә нәрсә белән шөгыльләнүем дә күрдем, ул бернәрсәне дә яшермәде, аның кебек зур омтылышлы кешене бүтән очратканым булмады. Көндез ул ураза тота иде, ә төнлә намазлар һәм Коръән укыды. Ул басынкылыгы белән аерылып торды, Аллаһының кушканнарыннан беркайчан да читләшмәде һәм кешеләрне өйрәтергә, аларга гыйлем бирергә тырышты. Аллаһы Раббыбыз аңа карата шәфкать-мәрхәмәт күрсәтсен иде!”

Аллаһыга гыйбадәт кылучы һәм буйсынучы, төннәрен изге Коръән китабын укучы һәм аны үзенең әңгәмәдәше итүче, Аллаһыдан куркып яшәүче һәм боларны барысын да кеше күзеннән яшерә белүче, озак көннәр дәвамында ураза тотучы, ел саен хаҗга баручы, көн саен сәдака таратучы Әбү Хәнифә менә шундый була инде.

Ислам галимнәре Әбү Хәнифәне еш кына мактап телгә ала. Әл Фәдл бине Сүвәйд Күфүгә килеп төшкәч, аңардан Әбү Хәнифә турында сорыйлар. “Без аны еш кына озата бара идек һәм бик еш ураза тотуын, төннәрен намазда үткәрүен күрдек”,- дип җавап бирә.

Әбү Мүкәтил болай дип әйткән: “Әбү Хәнифә белән сәяхәтләр вакытында да, ул өендә булганда да аерылмадым, аның кебек намазлар укучыны һәм Аллаһыга гыйбадәт кылучыны, тәкъвалыгы белән аерылып торучыны бүтән күрмәдем. Шулай ук фикһ мәсьәләсендә шуның кадәр тирән гыйлемле булган кешене бүтән очратмадым”.

Әтә бине Җәбәлә болай дигән: “Әбү Хәнифәнең фикһ мәсьәләсендә искиткеч гыйлемле булуын, тәкъвалыгын һәм барысыннан да күбрәк намазлар укуын, Аллаһыга гыйбадәт кылуын танымаган бер генә галимне дә очратмадым”.

Имамның Аллаһыдан курку дәрәҗәсе хакында

Әл-Кәрдәри шулай ук Абдуллаһ бине Мүбәрәкнең болай дип әйтүе турында тапшырган: “Күфүгә килеп төшкәч, халыктан, сезнең шәһәрдә фикһны кем бик тә яхшы белә, дип сорадым һәм алар: “Әбү Хәнифә”,- дип җавап бирделәр. Аннары, кем фани дөнья ләззәтләреннән аеруча читләшә, дип сорадым һәм алар: “Әбү Хәнифә”,- дип әйттеләр. Шулай ук, кем тәкъвалыгы белән аерылып тора, дип сорадым, алар: “Әбү Хәнифә”,- диделәр”.

Әл-Мүвәффак Мисәр бине Кидәмнең болай дип әйтүе хакында тапшырган: “Шулай бервакыт Әбү Хәнифә белән урамнан атлап барганда, ул очраклы рәвештә генә ниндидер малайның аягына басты. Малай аңардан: “Әй, шәех, Кыямәт көнендә моның үзеңә кире кайтуыннан курыкмыйсыңмы?”- дип сорады. Әбү Хәнифә шушы сүзләрне ишетеп өнсез калды. Мин янәшәсендә басып тора идем һәм: “Әй, Әбү Хәнифә, малайның сүзләре сиңа шулай көчле тәэсир иттеме әллә?”- дип сорадым. Ул: “Әлеге сүзләр миңа үгет-нәсыйхәт буларак сеңдерелде дип куркам”,- диде”.

Имамның тәкъвалыгы һәм дөньявидан баш тартуы хакында

Әл-Мүвәффәк Әбү Хәнифәнең компаньоны булган Хәфсә бине Әбд әр-Рәхманның болай дип сөйләве турында тапшырган. Шулай бервакыт Әбү Хәнифә аңа товар җибәрә һәм ниндидер киемдә җитешсезлек булуы турында кисәтеп, киемне сатуга куйган очракта, әлеге җитешсезлек турында сатып алучыга хәбәр итүен сорый. Хәфс товарны сатып җибәрә, әмма киемдә җитешсезлек булуы турында сатып алучыга әйтергә оныта. Әбү Хәнифә бу турыда ишетеп, сатудан кергән бөтен акчаны – утыз мең дирһәмне сәдака итеп тарата.

Имамның кешеләр белән мөнәсәбәтләре

Имам әл-Халәби, Әхмәд әл-Әскари белән әс-Сәймари Мисәрнең болай дип әйтүе хакында тапшырганнар: “Әбү Хәнифә (р.а.) балаларына нәрсә дә булса сатып алса яки беренче җимешләрне аңа китерсәләр, аларны мөхәддисләр исәбеннән булган шәехләргә дә сатып ала иде. Сәүдә эшләрендә һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә ул һәрчак киң күңеллелек, чиксез юмартлык күрсәтте”.

Имамның олы йөрәкле һәм игелекле булуы хакында

Имамның кешеләргә карата олы йөрәкле булуы аның башкаларга бары тик игелек, яхшылык кына теләвендә чагылыш таба. Миңа түгел, мине сезнең яныгызга җибәргән өчен Аллаһы Раббыбызга рәхмәтле булыгыз, дигән сүзләрне еш кабатлый ул. Аның барлык җыелышлары да гыйбадәт кылуга, яңа гыйлем алуга һәм үткәннәрне кабатлауга багышланган була. Ул беркайчан да беркем турында да начар сүзләр сөйләми, үзе турында начар сүз таратучыларга бервакытта да үпкәләми, аларга карата ачу сакламый.

Вәлид бине әл-Касыймның болай дип әйтүе хакында тапшырылган: “Ән-Нүмән бине Сәбит үзенең эшен дәвам итүчеләр турында кайгыртучанлык күрсәтә һәм аларның хәле турында белешеп тора. Кемнең дә булса мохтаҗлык кичерүе хакында ишетсә, имам аны тынычландыра, якыннарыннан кем дә булса чирләп китсә, барып авыруның хәлен белә, якын кешеләреннән берәрсе вафат булса, җеназа намазына барырга мөмкинлек таба, кемгә дә булса бәла-каза, кайгы-хәсрәт килсә, юмартлыгы белән аерылып торган имам ярдәм итәргә тырыша”.

Имамның сабырлыгы һәм юашлыгы

Сабырлык, түземлелек – күңелеңә хуш килмәгән нәрсә булса да, җаныңны тыя, йөгәнли белү сәләте. Әбү Хәнифәгә (р.а.) кешеләргә гыйлем биреп һәм дөрес, хак юлны күрсәтеп, күпме сабыр булырга туры килә.

Әбү Йосыфның (р.а.) болай дип әйтүе хакында тапшырылган: “Шулай бервакыт Әбү Хәнифә (р.а.) янына килдем һәм аның тирәсенә җыелган кешеләр белән янәшә утырдым. Кинәт бер кеше пәйда булды һәм Әбү Хәнифә турында начар, әшәке сүзләр сөйли башлады. Әбү Хәнифә бу кешенең сүзләренә игътибар итмичә, сөйләвен дәвам итте. Ул сөйләп бетерде дә, урыныннан торды һәм өенә таба юнәлде. Ишек төбенә барып җиткәч, туктап калды һәм теге кешегә таба борылып: “Мин өемә керергә җыенам, әгәр тагын нәрсә булса да әйтергә теләсәң, әйтеп кал”,- диде. Шуннан соң теге кеше оялып куйды һәм: “Гафу ит, кичер мине”,- диде. Әбү Хәнифә: “Мин кичерәм сине”,- диде”.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.