Күфә – хокук һәм хәдис белгечләре шәһәре
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез сәхабәләр дәверендәге мөселман шәһәрләре арасында Күфә каласының әһәмияте һәм аның академик мохите хакында булыр.
Изге Мәккә белән нурлы Мәдинәнең һәм, әлбәттә инде, әл-Кудсның иң изге шәһәрләр булуын һәрбер мөселман белә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисләрендә әлеге урыннарның дәрәҗәсе турында күп тапкырлар әйтә.
Ә башка шәһәрләр арасында сәхабәләр заманында үзенең мәдрәсәләре белән дан тоткан Күфә каласын аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Шушы игелекле, мул, иркен шәһәрнең тарихына, әйдәгез, бергәләп күз салыйк әле.
Әл-Күфәгә 637 елда бу дөньяда яшәгән вакытта ук инде җәннәт әһеле булып саналган сәхабә Сәәд бине Әбү Үәккәс (р.а.) тарафыннан нигез салына. Һиҗри буенча 17 елда Үмәр бине әл-Хәттаб (р.а.), Күфә турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, аны төзи һәм кавемнәрен урнаштырып, данлыклы сәхабәләрнең күченү урынына әверелдерә. Ул бине Үмм Әбд (р.а.) буларак билгеле Абдулла бине Мәсүдне Күфә халкын Коръән укырга өйрәтергә һәм дини гыйлем бирергә җибәрә.
Бине Мәсүд бик тә тирән, төпле белемгә ия була. Башкала хәлифе һәрвакытта да аның белән киңәшеп эш итә. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Кем Коръәнне иңдерелгән рәвештә укырга тели, Бине Үмм Әбд укыган кебек укысын”,- дип әйткән (Бине Мәҗе).
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Бине Үмм Әбд өммәтемнән канәгать булганнан мин канәгать”,- дигән.
Сөннәт китапларында аның тирән белеме һәм олы казанышлары хакында күп итеп язылган.
Шушы затлы сәхабә Үмәр килеп урнашканнан алып Усманның хәлифлек белән идарә итүенең соңгы көненә кадәр күп тырышлык һәм көч куеп Күфә халкына юриспруденцияне – фикһны өйрәтә. Ул бик күп фәкыйһлар - мөселман хокуклары һәм фикһ белгечләре әзерләп чыгара. Али бине Әби Талиб (р.а.) фәкыйһларның күплегенә чиксез сокланып болай ди: “Әлеге җирлек гыйлем һәм юриспруденция (фикһ) белән тулган”.
Чынлап та, аның укучылары һәм укучыларының укучылары саны дүрт мең кеше була, алар әлеге авылның нуры булып тора.
Дүртенче турылыклы хәлиф Али (р.а.) хәлифлек башкаласын Күфә шәһәренә күчерү турында карар чыгара һәм меңләгән сәхабә аның белән бергә шунда күченә. Халык арасында юриспруденцияне өйрәнү теләге көчәя һәм Күфә хокук, хәдис белгечләре, Коръән фәннәрен һәм гарәп телен белүчеләр саны буенча мөселман шәһәрләре арасында беренчелеккә чыга. Шәһәрнең тирә-ягында оста, матур телле гарәп кавемнәре һәм яңа гына күченеп килгән танылган, данлыклы сәхабәләр яшәве моңа зур этәргеч бирә.
Күфә каласында мәшһүр сәхабәләр Али һәм Бине Мәсүд (р.а.) гомер кичерә. Әгәр аларның биографияләрен аерым китап итеп язсаң, монументаль том килеп чыгар иде. Әл-Әҗли (р.а.) хәбәр итүенчә, Күфәдә яшәүче сәхабәләр саны 1500дән артык була. Алар Гыйракның (Ирак) башка шәһәрләрендә дә көн күрә.
Олуг табигыйн Мәсрүк бине әл-Әҗдә (р.а.) болай дигән: “Мин Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) сәхабәләренең белеме алты сәхабәнең – Алиның, Абдуллаһ бине Мәсүднең, Үмәрнең, Зәйд бине Сәбитнең, Әбү әд-Дәрдның һәм Үбәй бине Кәәбның белеме белән генә чикләнүен ачыкладым. Аннары әлеге алты сәхабәнең белеме Али һәм Абдуллаһ бине Мәсүднең белеме белән чикләнүен ачыкладым”.
Бине Җәрир (р.а.) болай дип әйткән: “Бине Мәсүдтән башка беркемнең дә аның хокук өлкәсендәге фәтвәләрен аңлатучы билгеле сәхабәләре булмаган. Ул Үмәр фикере хакына үз мәзһәбеннән һәм үз фикереннән баш тарткан, мәзһәбләр мәсьәләсендә беркайчан да диярлек каршылыкка килмәгән һәм һәрчак үз фикеренә кайткан”.
Хокук белгечләре – сәхабәләр арасында үзләренең иптәшләренә Бине Мәсүдкә кушылырга киңәш итүчеләр була. Мүәз бине Җәбәл (р.а.) үзенең иптәше Әмр бине Мәймүн әл-Әвдига Күфәдә Бине Мәсүдкә иярергә киңәш итә. Әл-Рәмәхир Мүзий Әнәс бине Сириннең сүзләрен болай дип тапшырган: “Мин Күфәгә килдем һәм дүрт мең кешенең хәдисләр эзләвен күрдем, шуларның дүрт йөзе хәдисләрне белә иде”. Тагын кайсы мөселман илендә шуның кадәр галимнәрне – хәдис һәм хокук белгечләрен табарга мөмкин соң?
Бу хокук белгечләренә зур бурыч йөкләнүен күрсәтә, ә аларның саны, тапшыручылар белән чагыштырганда, әллә ни күп түгел.
Шулай ук Әффәннең сүзләре болай дип тапшырыла: “...Без Күфәгә килдек һәм анда дүрт ай булдык. Әгәр йөз мең хәдис язып алырга теләсәк, без аларны язып алган булыр идек. Без бары тик илле меңгә якын хәдис язып алдык. Безне Шәриктән башка беркем дә канәгатьләндермәде, ул баш тартты. Күфәдә без мәрхәмәтлелек, йомшаклык күрмәдек”. Йомшаклык дигәне нәрсәне аңлата соң?
Әл-Бохари үзе булып кайткан шәһәрләр санын телгә алып: “Күфәгә ничә тапкыр кергәнемне санап бетерә алмыйм”,- дигән.
Коръәни-Кәримне укучы һәм гарәп телен белүче имамнар анда чиксез күп була.
Бу хәдисләрне өйрәнүдә, юриспруденциядә, Коръәнне укуда һәм гарәп телен белүдә, шулай ук белемнәрне бер төркемнән икенче группага, хәтта борынгы чыганаклардан тапшырып калдыруда Күфәнең әһәмияте зур булуын күрсәтә.
Менә шушы мохиттә Әбү Хәнифә җитәкчелек иткән һәм кырык галимнән торган фикһ буенча Совет, дәлилләр ярдәмендә җентекле анализ ясап, тикшеренү һәм мәсьәләләрне документлаштыру үткәрә. Күфә менә шунысы белән дә аерылып тора. Бине Әби әл-Әввәм болай дигән: “Әт-Тәхәви миңа сөйләде, Бине Әби Сәүр миңа язды, Нух Әбү Суфьян миңа сөйләде, Әл-Мүһирә бине Хәмзә миңа әйтте: “Әбү Хәнифә белән бергә китапларны кодлаштыручы сәхабәләр – кырык бөек, олуг кешеләр”.
Ул шулай ук болай дип әйткән: “Әт-Тәхәви миңа әйтте, Мөхәммәд бине Абдулла бине Әби Сәүр Әл-Рәини миңа язды, Сөләйман бине Имран миңа әйтте, Әсәд бине Әл-Фүрәт миңа әйтте: “Китапларны төзүче кырык кеше – Әбү Хәнифәнең сәхабәләре. Беренче ун кеше исәбенә Әбү Йосыф, Зөфәр бине әл-Хүдхәйл, Дәүд әт-Таи, Әсәд бине Әмр, Йосыф бине Хәлид әс-Сәмти (әш-Шәфигыйның укытучыларыннан берсе) һәм Яхъя бине Зәкәрия бине Әби Зәид керә. Ул алар өчен утыз ел яза”.
Ул сәхабәләреннән, сез каршы килерлек берәр нәрсә юкмы, дип сорый. Әгәр барысы да ризалык белдерсә, тыңлаучылар икенче фикеренең дөреслегенә инансын өчен, беренче фикерен инкарь итә башлый. Аннары ул алардан яңа фикерләре турында сораша. Әгәр яңа фикерләре булмаса, өченче фикерен уйлап таба. Ахыр чиктә, ышанычлы дәлилләргә нигезләнеп, фикерләрнең берсе дөрес булуы турында карар чыгара.
Әбү Хәнифә һәм аның сәхабәләре юриспруденциянең менә шушы методын кулланулары белән аерылып тора. Моңа аңлатманы “Әт-Тәниб”тә табарга мөмкин (140 нчы бит, 2).
Әбү Йосыф юриспруденция остасы булган Әбү Хәнифә җитәкчелек иткән менә шундый затлы мохиттә үсә.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.