Туган илгә мәхәббәт - иманнан

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Һәр мөселман, бүгенге заман кешесе Туган илен, үзе туып үскән һәм яши торган дәүләтне яратырга тиеш.

Бу дөньяда һәр кешенең үз өе, үз авылы яки шәһәре, үз районы, үз өлкәсе, үз иле бар. Кеше билгеле булган яшәү урыныннан башка гына тулы бәхеткә ирешә алмый. Туган иле булмаган кеше тамырсыз калган агачны хәтерләтә.

Кеше дөньяга килгәч үк аңарда үзенең туган җиренә, үз дәүләтенә карата мәхәббәт хисе барлыкка килә.

Туган ил, без яшәгән, хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән җир – әби-бабаларыбыз тапшырып калдырган әманәт ул. Әлеге җирне, әлеге дәүләтне ата-бабаларыбыз безгә ышандырып калдырдылар. Шуңа да без аны яратырга, кадерләп сакларга һәм үзебезнең бала-оныкларыбызга тапшырырга тиеш.

Әгәр без Туган илебезне яратмыйча, чит дәүләтләргә сокланып яшәсәк, әби-бабаларыбызның әманәтенә хыянәт иткән булабыз. Мөселман кешесе, беренче чиратта, ышанычлы булырга тиеш. Ул бары тик иманының зәгыйфьлеге аркасында гына ышанычлы булмаска, саклау өчен калдырган әйберне югалтырга мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) монафикъларның – ике йөзле кешеләрнең сыйфатларын аңлатып, болай дип әйткән: “Монафикъның өч билгесе бар: сөйләгәндә – алдый, вәгъдә итсә – үтәми, саклау өчен нәрсә дә булса ышанып тапшырсаң – хыянәт итә” (Бохари).

Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) икенче хәдисендә болай диелгән: “Кемнең дә булса намаз укуы һәм ураза тотуы сезнең уяулыкны киметмәсен, чөнки теләгән кеше ураза тота һәм теләгән кеше намаз укый. Әмма ышанычны акламаучының иманы ныклы, тулы канлы була алмый” (Мөсәннәф Әбдүррәззәк).

Үзләренең Туган илен яратмаучылар һәм аңа яхшылык, үсеш теләмәүчеләр – әби-бабалары әманәтенә һәм ышанычына хыянәт итүчеләр, алар – монафикълар.

Без яшәгән ил – бездә булган иң зур байлык ул. Туган илебез өчен миллионлаган ата-бабаларыбыз гомерләрен кызганмаган, яу кырында ятып калганнар. Тарих битләреннән күренгәнчә, авантюристлар һәм дошманнар илебезне күп тапкыр буйсындырырга теләгәннәр. Әмма Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм рәхмәте белән ата-бабаларыбыз һәрчак сугыштан җиңүче булып чыккан.

Россия – Аллаһы Раббыбыз саклый торган ил. Без яши торган урыннар – изге җирләр.

922 елның 21 маенда Идел Болгарстанында Ислам дәүләт дине буларак кабул ителә. Шул ук чорда Русь христиан динен кабул итә. Һәм менә 1000 елдан артык бу җирләрдә халык динле булып, Раббыбызга ышанып яши.

Без үзебезнең тарихыбыз, мәдәниятебез, илебез белән горурланырга тиеш.

Чит илләргә китүчеләр туган якларын өзелеп сагыналар. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип хак әйтәләр. Кунакта яхшы, ә өйдә әйбәтрәк, дигән әйтем дә бар. Кая гына барсак та, без чит-ят, килмешәк булып саналабыз. Ә Туган илебездә һәрвакыт үз кеше булабыз.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие Абдуррахман Рәсүлев: “Туган илгә мәхәббәт – иманнан”,- дип әйткән. Чынлап та, кешенең иманы ныклы булса, ул Аллаһыны да, тирә-юньдәгеләрне дә көчле ярата. Ныклы, камил иман кешене тирә-якка мәхәббәт хисе белән тулыландыра. Аның күңелендә усаллыкка, начарлыкка, көнләшүгә урын калмый, барлык тискәре сыйфатлар да юкка чыга.

Кайбер дин галимнәре әлеге сүзләргә болай дип аңлатма бирәләр. “Туган ил сүзе берничә мәгънәгә ия. Беренчедән, безнең өчен Җәннәт чын Туган ил булып тора. Адәм баласы яралтыла һәм Җәннәткә кертелә, аннары Җиргә төшерелә. Һәм үлгәннән соң барлык мөселманнар да Җәннәткә керәчәк. Бу дөньяда без бары тик кунакта гына. Шуңа күрә Җәннәт – ул ватан әсли, чын Туган илебез. Шуңа да без аны яратабыз. Һәм аңа мәхәббәтебез – иманнан.

Икенче мәгънәсе: җир йөзендәге ике изге урын – Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре. Әлеге җирләр барча кешеләрнең дә Туган иле булып санала. Адәм (а.с.) атабыз белән Һава анабыз Мәккәдә яшәгән. Җир йөзендәге иң беренче гыйбадәтханәне Мәккәдә төзегәннәр. Беренче пәйгамбәр Адәм (а.с.) белән соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд (с.а.в.с.) Мәккәдә яшәгән. Нәкъ менә шуңа күрә дә һәр кеше шушы изге урыннарга барырга тиеш.

Өченче мәгънәсе: кеше үзе туып үскән, көн күргән, тормыш иткән, туганнары һәм якыннары гомер кичергән урын”.

Туган илгә мәхәббәт Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә буйсынудан гыйбарәт. Без барыбыз да язмышыбыз алдан ук язылган булуына инанабыз. Беркем дә гаиләсен, әти-әнисен, туганнарын сайлап ала алмый, әмма аларны барысын да ярата. Шулай ук Туган илне дә сайлый алмыйбыз, аны безнең өчен Раббыбыз сайлаган. Без Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән тәкъдирдән канәгать булырга бурычлы.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.