Сенгилей каласында мәчет ачылды

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан чал тарихы ерак гасырларга барып тоташкан Сенгилей шәһәрендә мәчет ачылды. Сигез ай эчендә сафка бастырылган Аллаһы йортын ачу тантанасында Губернатор администрациясе, район хакимияте, өлкә мөфтияте, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм мәхәллә халкы катнашты.
Сенгилей каласы мөселманнары зарыгып көтеп алган күркәм бәйрәмне Ульяновск шәһәре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары тантанада катнашучыларны өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Ул Аллаһы йортын сафка бастыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдереп, диния нәзарәтенең бүләкләрен тапшырды. Мәхәллә активисты Али Мавлютов өлкә мөселманнары алдындагы казанышлары өчен мөфтиятнең “Әл-Ихлас” медаленә лаек булды. Ә тынгысыз йөрәкле мөселман кардәшләребез С.Мирзоев, А.Нәсибуллин, Р.Камаев, Р.Аюпов, Н.Закирова белән А.Азиев мөфтиебез кулыннан Рәхмәт хатлары алу бәхетенә ирештеләр. Хәзер бу шәһәрдә хаклык юлына басып, мәчеткә намазга һәм мәдрәсәгә белем алырга йөрүчеләр, хәләл белән хәрәмне аера белеп яшәүчеләр саны артыр дип ышанабыз, диде мөфти хәзрәтләре. Сенгилей район администрациясе башлыгы Михаил Самаркин да мәхәллә җитәкчелегенә, юмарт бизнесменнарга һәм шәһәр мөселманнарына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Әлеге мәчетнең ачылуы районыбызда тынычлык һәм татулык хөкем сөрүе хакында сөйли, диннәребез төрле булса да, без барыбыз да үзара аңлашып, дус, бердәм гаилә булып яшибез, дип белдерде район җитәкчесе. Ә Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр буенча идарәсе начальнигы Сергей Паховский дин кардәшләребезгә төбәгебез башлыгы Алексей Русских белән өлкә Хөкүмәтенең җылы тәбрикләүләрен ирештерде.
“Кыска гына вакыт эчендә салынган мәһабәт мәчет бинасы һәркемдә соклану тудыра. Бүгенге катлаулы шартларда һәммәбезгә дә бергә һәм бердәм булырга кирәк. Ата-бабаларыбыз рухилык, дин һәм мәдәният ягыннан, чын мәгънәсендә, зур, бөек илне безгә мирас итеп калдырды. Әлеге мәчет нигезендәге һәр кирпеч илебезнең фундаментын – рухилык белән мәдәнилекне ныгыта. Бу гыйбадәтханәдә яшьләр белән балаларның дөрес рухи-әхлакый тәрбия алачагына бернинди шигебез дә юк. Безнең Ульяновск өлкәсендә мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәзерге вакытта төбәгебездә 140 мәчет эшләп килә. Мәчетләргә йөрү мөмкинлеге (доступность) күрсәткече буенча ПФО регионнары арасында без беренче урында”,- диде Губернатор администрациясе вәкиле.
Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Вячеслав Ковель мәчет салу эшләренең чишмә башында торучыларга – имам-хатыйб Рәмис хәзрәт Залалтдинов белән җирле татар автономиясе рәисе мәрхүм Рәмис Саржановка рәхмәт сүзләрен юллады. Сенгилей татарларының мәчет салу хыялы һәм теләге, ниһаять, тормышка ашты, диде ул, мөселман кардәшләребезнең шатлыгын уртаклашып.
Ә өлкә Губернаторының тышкы сәүдә һәм экономика үсеше буенча киңәшчесе Руслан Гайнетдинов регион башлыгы Алексей Русских һәм район хакимияте башлыгы Михаил Самаркин ярдәмендә торгызылган мәчетне ачу тантанасын тарихи вакыйгага тиңләде.
“Бөек Идел Болгарстаны дәүләте җирләрендә урнашкан Сенгилей каласының тарихы искиткеч бай. СССР Фәннәр академиясе галимнәре Ульяновск, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләре территориясендә үткәргән археологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, Сенгилей кебек борынгы калаларга 1200 ел элек нигез салынган, димәк, бу шәһәр Казаныбыздан да күпкә өлкәнрәк булып чыга. 922 елда Идел Болгарстаны Ислам динен рәсми рәвештә кабул итә. Багдад хәлифе илчелеге вәкилләре килгәнче үк инде бу җирләрдә мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшләп килгән. Шуңа күрә бу мәчетне күп гасырлар узганнан соң яңадан торгызылган мәчет итеп санарга хакыбыз бар. Һәм ул тарих сәхифәләренә Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән Сенгилей район хакимияте башлыгы Михаил Самаркинның ярдәме, аларның хәер-фатыйхасы белән торгызылган мәчет буларак кереп калачак.
Без – Идел болгарларының дәвамнары – татарлар илебез тарихында тирән эзле халык. 1612 елда Түбән Новгородның татар сәүдәгәрләре халык ополчениесен булдырырга ярдәм итеп, татар кавеменнән булган староста Кузьма Мининны Мәскәүгә озаталар. Шушы ополчение башкалабызны интервентлардан азат итеп, Россияне таркалудан, юкка чыгудан коткарып кала”,- диде Руслан Шәвкәт улы.
Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов та власть органнары, эшмәкәрләр һәм мәхәллә халкы белән уртак тел табып эшләүче Рәмис хәзрәт Залалтдиновка соклануын белдерде һәм мәчеттә дин сабаклары оештыру өчен дәреслекләр бүләк итте. Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин, 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов һәм Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов та яңа гына ачылган мәчеткә истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Сенгилей районының “Добрый дом” “Новые грани” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Надежда Рыжакова да тантанага буш кул белән килмәгән – оста куллы поварлары телеңне йотарлык тәмле торт пешереп җибәргәннәр. Ә шушы интернатта торучы Марат кардәшебез үз куллары белән гаҗәеп матур ярымай ясаган. Марат бәетләр дә яза әле, ди директорлары. Мәхәлләбез шушы учреждениегә булыша башлагач, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән төзелешкә ярдәм итүче бизнесменнар саны бермә-бер артты, ди Рәмис хәзрәт.
“Мәчетебез халык акчасына төзелде. Утыз елга якын Донбасс шахталарында тир түккән 90 яшьлек Миңназыйм бабай саклык кенәгәсендә булган бөтен малын мәхәлләгә китереп тапшырды. Танылган эшмәкәрләребез Наил Алимов белән Артур Котельников, “Фабрика снов” фирмасы гендиректоры Илдус Зайнетдинов, Губернатор киңәшчесе Руслан Гайнетдинов, Самарадан Гөлшат Гаяз кызы, үзебезнең Али Мавлютов һәм аның туганнары, таҗик, әзәрбәйҗан кардәшләребез үзләренең бала-оныклары белән беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар. Ильяс хәзрәт Мухутдинов, Рәсүл хәзрәт Фаткуллов һәм “Сәдака” хәйрия фонды мәдрәсәне келәмнәр, парталар белән тәэмин иттеләр. Фәрит Айзатуллов мәчетебезгә линолеум китереп җәйде. Ышанасызмы, әллә юкмы: Сенгилей чиркәве атакае Виктор үзенең малыннан ай саен мәчет төзелешенә өлеш чыгара иде. Ул мәчетне ачу тантанасына да бик теләп, сөенеп килде. Без менә егерме ел чамасы инде дус булып, бер-беребезгә таянып эшлибез. Күптән түгел мәхәллә активистлары белән бергә Тушна чиркәвенең түбәсен барып яптык. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең коллары бит, бүлешер нәрсәбез юк. 120 кешегә исәпләнгән мәчетебез янәшәсендә дини мәҗлесләр үткәрү өчен ашханә, шулай ук тәһарәтханә белән мәрхүмнәрне соңгы юлга озату бүлмәсе булдырылды. Шушы изге эшләргә үз өлешен керткән барча халыкка, шулай ук өлкә мөфтияте белән район хакимиятенә, ак байларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Аллаһы Раббыбыз һәммәбезгә дә әҗер-саваплар насыйп итсен”,- диде Рәмис хәзрәт Залалтдинов, тантана кунакларын сәламләп.
Аннары өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, район хакимияте башлыгы Михаил Самаркин һәм мәчетнең имамы Рәмис хәзрәт Залалтдинов яшел тасманы кисеп, яңа гына файдалануга тапшырылган мәчетне рәсми рәвештә ачтылар. Мөфтиебез җитәкчелегендә мәчет намазы укыганнан соң, барча мөселманнарны да корбан мәҗлесе көтә иде. Анда милләттәшләребез Ульяновскиның Тарихи мәчете имам-хатыйбы Марат хәзрәт Садуакасовның тирән эчтәлекле вәгазен һәм ерак юлны якын итеп килгән дистәләгән дин әһеленең тәбрикләү сүзләрен тыңлап корбан шулпасын авыз иткәч, мәчеткә өйлә намазына юл тоттылар. Мөфти дә, имамнар да, динебезне яшәтү хакына тырышып йөрүче мөселманнар да, традицион ислам кыйммәтләрен саклап калу өчен хәләл малларыннан өлеш чыгаручы эшмәкәрләр дә – барысы да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән сәҗдәгә китте. Раббыбыз шушы мәчеттә укыган намазлар һәм догаларны, ихластан теләгән теләкләрне кабуллардан кылып, бәрәкәтле тормыш, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп әйләсен.
Исхак ХӘЛИМОВ.