“Туган тел – милли мәдәниятне белдерү формасы”

Өлкә фәнни китапханәсендә – Китаплар сараенда “Туган тел – милли мәдәниятне белдерү формасы” дип аталган ведомствоара һәм төбәкара семинар узды.

Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсе, Димитровград, Саранск, Пензаның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре Россия халыкларының телләрен, мәдәниятләрен һәм тарихларын халыкка җиткерү буенча белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинарда катнашучыларны Китаплар сарае директоры Светлана Нагаткина, өлкәнең мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм Ульяновск тимер юл транспорты техникумының мордва түгәрәге җитәкчесе Светлана Козина сәламләде.

Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре фикеренчә, туган телләрне саклап калып үстерү – дәүләтнең хәзерге этаптагы мөһим бурычларыннан берсе. Идел буе һәм Ульяновск өлкәсе халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен танытуга булышлык итүче уртак чараларны мөмкин кадәр күбрәк үткәрергә кирәк, диде алар.