Намазны мәчеттә укуның дәрәҗәсе турында
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез, бүгенге вәгазебез намазны мәчеттә җәмәгать белән бергә укуның дәрәҗәсе турында булыр.
Намаз - Ислам диненең төп баганаларыннан берсе. Кыямәт көнендә бездән беренче итеп укыган намазларыбыз турында сорарлар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Дөреслектә, Кыямәт көнендә иң беренче хисап кылына торган гамәл - ул намаз. Раббыбыз фәрештәләргә әйтер: “Колымның фарыз намазына карагыз, аны камил рәвештә кылдымы яисә кимчелекләре булдымы? Әгәр камил рәвештә кылынсалар, алар камил булып язылырлар, ләкин әгәр аларда ниндидер кимчелек булса, колымның нәфел намазларына карагыз. Әгәр колымның нәфел намазлары булса, колымның фарыз намазларын шул нәфел намазларыннан алып камилләштерегез. Һәм барлык гамәлләр бу рәвештә кабул ителәчәк” (Тирмизи, 413, Әбү Дәүд, 864, Бине Мәҗәх, 1425).
Көз ахырына якынлашып килә, тиздән кышка керәчәкбез. Көннәр кыскара бара, димәк, ураза тотарга, кышкы озын төннәрдә тәһәҗҗүд намазларын укырга һәм башка өстәмә гыйбадәтләрне кылырга була. Кыш айларында иртәнге һәм ястү намазларына мәчеткә йөрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Иртәнге намазны укуның дәрәҗәсе турында хәдисләргә күз салыйк:
1. Иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәтен уку, бөтен дөньяга караганда, яхшырак, хәерлерәк.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Иртәнге намаз алдыннан ике рәкәгать уку, менә шушы бөтен дөньяга һәм аңарда булган бөтен нәрсәгә караганда, яхшырак, хәерлерәк”, (Мөслим). Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) барлык сөннәт намазлары арасында нәкъ менә иртәнге намазны аерып күрсәткән, ул үзе сәфәрдә булмаса, беркайчан да иртәнге сөннәт намазын калдырмаган.
2. Аллаһының саклавы һәм яклавы.
Хәдистә: “Иртәнге намазны укучы Аллаһының саклавында һәм яклавында булыр”,- дип әйтелә (Мөслим). Иртәнге фарыз намазын укучыны Аллаһы Тәгалә көне буе төрле начарлыклар һәм явызлыклардан саклар.
3. Иртәнге намазны уку төне буе намаз укыган кебек булыр.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Ястү намазын җәмәгать белән бергә укыган кеше ярты төнгә кадәр гыйбадәт кылган кебек. Иртәнге намазны җәмәгать белән бергә укыган кеше төне буе гыйбадәт кылган кебек”,- дип әйткән (Мөслим).
Үмәр бине әл-Хаттабның (р.а.) болай дип әйтүе билгеле: “Төне буе гыйбадәт кылуга караганда, иртәнге намазны җәмәгать белән бергә укуны күбрәк яратам”.
4. Иртәнге намаз – ул Кыямәт көнендә кешенең яктысы.
Сахлә бине Саадә әс-Саади (р.а.) тапшыруынча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Караңгыда мәчеткә баручыларны Кыямәт көнендә күркәм яктылык белән шатландыр”,- дип әйткән (Бине Мәҗә).
5. Иртәнге намаз – ул җәннәткә керүгә гарантия.
Әбү Муса (р.а.) тапшыруынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Әл-Бәрдәйнны укучы җәннәткә керер”,- дип әйткән (әл-Бохари, 574, Мөслим, 215, 635).
(әл-Бәрдәйн – иртәнге намаз, әл-Аср – икенде намазы).
Бәрдәйн сүзе ике як, ике чик, ягъни көннең башы белән ахыры дигәнне аңлата. Югарыда әйтеп узганыбызча, бу вакытта урамда һава салкынчарак була (бәрд – салкын).
Мулла Али әл-Кари да иртәнге һәм ястү намазларын телгә ала, чөнки алар беренче һәм соңгы намазлар.
6. Иртәнге намаз – ул тәмуг утыннан саклану.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Кояш чыкканчы һәм кояш батканчы намаз укучылардан беркем дә утка кермәс (иртәнге һәм ястү намазлары күздә тотыла)”,- дип әйткән (Мөслим, 213, 634, Әбү Дәүд, 471).
“Утка кермәс”: бөтенләй кермәс һәм тиз генә җәннәткә керер. Ягъни Кыямәт көнендә газап күрмәс. “Мәңгелеккә утка кермәс”,- дип әйтелгән була.
7. Иртән Коръән уку.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай ди: “Кояшның авышкан чагында, төннең караңгылыгына кадәр намазны һәм иртә намазны укы, чөнки иртәнең Коръәненең шаһитлары бар” (әл-Исра, 78).
8. Иртәнге намаздан соң Аллаһыны зикер кылу хаҗ һәм гомрә кылгандагы кебек әҗер-савап бирә.
Әнәс бине Мәликтән тапшырылганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Иртәнге намазны җәмәгать белән бергә укыганнан соң, урынында утырып калып, кояш чыкканчы Аллаһыны зикер кылучыга, аннары ике рәкәгать намаз укучыга җиренә җиткереп, җиренә җиткереп, җиренә җиткереп хаҗ һәм гомрә кылган кебек әҗер-савап язылыр”,- дип әйткән (әт-Тирмизи, 586, әт-Тәбәрани, 7741).
9. Иртәнге намаз – ул Аллаһы үзенең колларына биргән иминлек һәм яклау.
Имам Мөслимнең “Сәхих” җыентыгында Җүндүбә бине Абдулладан (р.а.) тапшырылганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Иртәнге намазны җәмәгать белән бергә укыган кеше Аллаһы Раббыбызның яклавында булыр. Аллаһы Тәгаләнең яклавында булучының иминлегенә берничек тә зыян салмагыз. Дөреслектә, Аллаһының яклавында булучының иминлегенә зыян китерүчене һәм моңа ирешүчене йөзе белән Җәһәннәм утына ташларлар”,- дип әйткән (Мөслим, 262, 657, имам Әхмәд, “Мүснәд”, 4/312, хәдиснең мәгънәсе).
10. Шаһитлар янында намаз уку.
Әбү Хүрәйрә (р.а.) тапшыруынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Сезнең фәрештәләрегез иртән һәм кичен алмашыналар һәм иртәнге һәм икенде намазы вакытында җыелалар, аннары безнең белән булучылар өскә күтәреләләр. Һәм Раббыбыз Үзе алардан яхшырак белсә дә, алардан, минем колларымны нинди хәлдә калдырдыгыз, дип сорый. Алар, без алар яныннан киткәндә намаз укыйлар иде һәм без килгәндә дә намаз укыйлар иде, дип әйтерләр”,- дип әйткән (Бохари, 555, Мөслим, 210, 632, Нәсаи, 485, имам Мәлик, “Мүвәттә”, 82, имам Әхмәд, 2/257).
Кешеләрнең гамәлләрен язып торучы фәрештәләр бер-берсен алмаштыралар. Яки бу кешеләрне саклаучы фәрештәләр. Көндезге фәрештәләр иртәнге намазга кадәр төшәләр һәм ястү намазыннан соң күтәреләләр, төнге фәрештәләр ястү намазына кадәр төшәләр һәм таң аткач, иртәнге намаздан соң күтәреләләр. Аллаһы Раббыбыз фәрештәләрдән кешеләр кылган соңгы гамәлләр турында сорый. Бу кешегә соңгы эш-гамәлләреннән чыгып бәя бирелүен күрсәтә.
11. Олы әҗер-савап.
Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылуынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Әгәр кешеләр намазга чакырган азан һәм беренче сафтагы урын өчен нәрсә тиешле булуын белсәләр һәм җирәбә салудан башка ысул тапмасалар, алар җирәбә салырлар иде. Әгәр намазга иртәрәк килгән өчен нәрсә тиешле булуын белсәләр, алар ашыгырлар иде. Һәм әгәр ястү һәм иртәнге намаз өчен нинди әҗер-савап язылуын белсәләр, хәтта дүрт аякланып булса да килерләр иде”,- дип әйткән.
Үзебез иртәнге намаз уку өчен мәчеткә киткәндә гаиләбезне йокыдан уятып калдырырга тиешбез. Хатыныбыз белән балаларыбыз да Аллаһы Раббыбызның кушканнарын үтәсеннәр. Аллаһы Тәгалә гаиләләребездән разый булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Әгәр якында гына мәчет булмаса, намазны җәмәгать белән, хатыныбыз һәм балаларыбыз белән бергә өйләребездә укыйк.
Аллаһы Раббыбыз безгә биш вакыт намазыбызны җиренә җиткереп укырга һәм намазны мәчеттә җәмәгать белән бергә укуның әһәмиятен аңларга насыйп итсен. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.