Бергә һәм бердәм булыйк!

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез, бүгенге вәгазебез җәмгыятьтә бергәлек һәм бердәмлек темасына булыр.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) фани дөньядан бакыйлыкка күчкәч, мөселманнар кешеләрнең күңелен яулау максаты белән ерак илләргә юл тота. Дин кардәшләребез еш кына хәтта мөселман дәүләтләрендә дә азчылыкны тәшкил иткән.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мәдинәгә күченеп килгәннән соң, мөселман булмаучылар белән бер шәһәрдә бергәләп күршеләрчә дус-тату яшәү турында килешү төзи. “Әгәр мөселман булмаучыларга һөҗүм итәләр икән, мөселманнар аларны яклый, әгәр кемдер мөселманнарга һөҗүм итсә, башкалар мөселманнарга ярдәм итә”,- дип язылган була әлеге килешүдә. Халыклар бердәмлеге кайгы-хәсрәт, төрле афәтләр килгәндә сынала.

Төрле халыкларның бер флаг астында бергәләп яшәве сөннәт булып санала. Мөхәммәд (с.а.в.с.) пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәгән чорда ике шәһәрдә дә мөселманнар белән бергә мөселман булмаучылар да көн күрә. Турылыклы хәлифләр идарә иткән чорда мөселман булмаучылар мөселманнар көн күргән территорияләрдә яши һәм үзләрен уңай хис итә. Хәзерге вакытта мөселман илләрендә төрле дин кешеләре үзара аңлашып, килешеп, уртак тел табып гомер итә.

Мөселман өчен күршеләр, алар кем генә булсалар да, иң якын кешеләр. Шулай бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең сәхабәсе турында: “Аллаһы белән ант итәм, ул дингә ышанмый! Аллаһы белән ант итәм, ул дингә ышанмый!”- дип дулкынланып сөйли. “Әй, Аллаһының Рәсүле, кем соң ул?”- дип аңардан сорыйлар. “Кемнең күршеләре аның зарар китерүеннән имин булмаучылар”,- дип җавап бирә ул (Бохари). Халыкта: “Туган якын, әмма күрше якынрак”,- дигән әйтем бар. Һәм күршенең кайсы милләт һәм дин кешесе булуы мөһим түгел.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хушлашу хаҗы вакытында: “Тәкъвалыктан – Аллаһыдан куркудан башка, гарәпнең гарәп булмаучыдан бернинди өстенлеге дә юк”,- ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) кешеләрне тәненең төсенә һәм кайсы кавемнән булуына карап аермаган, ул бары тик кешенең тәкъвалыгына (богобоязненность) гына караган.

Әбү Хүрәйрә (р.а.) бер кешенең Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) болай дип соравы турында сөйләгән: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Бер хатын-кыз бар, ул күп итеп намаз укый, сәдака бирә һәм күп итеп ураза тота, әмма үзенең сүзләре белән (аларны мыскыллап) күршеләренә зыян сала”. “Ул тәмугка эләгәчәк”,- дип җавап бирә аңа Пәйгамбәребез (с.а.в.с.). Теге кеше болай ди: “Әй, Аллаһының Рәсүле! (Башка) хатын бар, аның уразаны аз тотуы һәм намазны аз укуы турында билгеле, әмма ул кипкән эремчекне (үзе ясаган) сәдака итеп бирә һәм үзенең күршеләренә зарар китерми”. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Ул җәннәткә эләгәчәк”,- дип белдерә (Әхмәд, Бине Хиббән).

Халыклар бердәмлеге көне 1612 елда Россия, шул исәптән Идел буе халыкларының Туган илебез җирләрен саклап, илбасарларны дәүләтебез башкаласыннан куып чыгарулары хөрмәтенә билгеләп үтелә. Шушы датадан соң Россия чикләрен саклау буенча һәрбер хәрби операция мөселманнарның турыдан-туры катнашында үтә. Бөек Ватан сугышы вакытында Рейхстагка Кызыл Байрак кадауда мөселманнар – татар милләтеннән булган Гази Заһитов белән Хасавюртта туып үскән Абдул-Хәким Исмаилов та катнаша.

Бүген, узган гасырның кырыгынчы елларындагы кебек үк, мөселманнар, православие динендәгеләр һәм башкалар Туган илебезне Дәҗҗал идеологиясеннән саклый һәм яклый.

Чит дәүләтләр территориясендә Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәүче дин кардәшләребез мөҗтәһид дәрәҗәсенә ия. Әгәр кем дә булса моның белән килешми икән, турылыклы хәлифләр тарихын искә төшерсен. Алар һәрвакытта да һөҗүм итү җиһады алып барган. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) вафатыннан соңгы беренче йөз ел эчендә үк инде мөселманнар дәүләте тиңдәшсезгә әверелә.

Араларында мөселманнар да булган безнең сугышчыларыбыз, уртак Туган илебез алдындагы изге бурычларын үтәп, Ислам дине һәм башка традицион диннәр тарафыннан хупланган традицион рухи кыйммәтләрне саклыйлар.

Хәзерге реклама, массакүләм мәгълүмат чаралары, кино һәм күңел ачу индустриясе кешеләрне, башкаларга зыян салып булса да, үзләренә мөмкин кадәр күбрәк алып калырга өйрәтә. Кешеләрне тирәнтен уйлап эш итүдән бөтенләй биздереп, аларга тамак туйдыру, кәеф-сафа кору һәм шул рәвешле ләззәт табып яшәү юлларын гына күрсәтә.

Бүген без Россиядә яшәп, Антихрист – Дәҗҗал идеологларының илебез чикләренә якынаерга омтылуын күреп торабыз. Алар безнең илебездә яшәүче халыкларның үткәнен бозып күрсәтеп, киләчәген юк итеп, сызып ташлап, туганнарны, дин кардәшләрне үзара дошманлаштыру максаты куя.

Әгәр үзебез, якыннарыбыз, бала-оныкларыбыз, күршеләребез, туган җиребез, илебез тынычлыкта, барчабыз да Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешеп яшәвен телибез икән, янәшәбездә булучыларның, аталары безнеке кебек үк Адәм (р.а.) булганнарның хокукларын хөрмәт итәргә, аларга карата ихтирамлы, җылы мөнәсәбәттә булырга тиешбез. Кыямәт көнендә алар безнең яклы яки безгә каршы шаһитлык итәчәк.

Безгә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтеп, язмыш – тәкъдир һәм тарих кушуы буенча бер җирдә, бер илдә, бер дөньяда яшәүче халыклар һәм милләтләр бердәмлегенең асыл мәгънәсен тирәнтен аңлап гомер итәргә насыйп әйләсен.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Игелек кылу һәм тәкъвалыкта ярдәмләшегез. Гөнаһ (юлында) һәм дошманлыкта ярдәмләшмәгез. Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһның газабы бик каты” (Әл-Маидә, 2).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелә: “Хаклыкта, Аллаһы Тәгалә сезгә тыйнак булырга кирәклеге турында миңа вәхи кылды, шул дәрәҗәдә тыйнак булырга кирәк ки, сезнең арагыздан беркем дә үзен башкалардан өстен куймасын һәм беркем дә башкаларны җәберләмәсен!” (Мөслим).

Аллаһы Коръәндә болай ди: “Алар арасыннан иман китерүчеләргә сөюдә иң якын итеп: “Без – насарилар”,- диючеләрне күрәчәксең. Чөнки алар арасында гыйлем ияләре һәм руханилар бар, һәм алар тәкәбберләнмиләр” (Әл-Маидә, 82).

Аллаһы Тәгалә барчабызга да яхшы күршеләр булып яшәргә насыйп итсен. Раббыбыз гөнаһларыбызны ярлыкап, ике як өчен дә әҗер-саваплар насыйп әйләсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.