Коръәнне хәтем кылу тәртибе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез, бүгенге вәгазебез Коръәни-Кәримне тулысынча укып чыгуның, ягъни хәтем кылуның фазыйләтләре - өстенлекләре хакында булыр. Хаклыкта, Коръәнне хәтем кылу иң олуг изге гамәлләрдән санала һәм аның өчен мөселманга күп итеп әҗер-саваплар языла. Мөселман кешесе изге китабыбызны даими рәвештә тулысынча укып чыгарга, ягъни хәтем кылырга бурычлы.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Һичшиксез, Аллаһның китабын укыганнар, намаз укыганнар һәм Без аларның ризыкландырган нәрсәләрдән яшерен яки ачык сарыф иткән кешеләр сәүдәгә өмет итәләр ки, ул зарар китерә торган булмаячак” (“Фатыйр”, 29). Ә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Коръәннән бер хәреф булса да укыган кешегә бер изгелек язылыр, һәрбер изгелекнең савабы унга тапкырланыр. ӘлифЛәмМим - бер хәреф дип әйтмим, Әлиф – бер хәреф, Ләм – бер хәреф, Мим – бер хәреф” (әт-Тирмизи).

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Коръән укуның фазыйләтләре бик күп: бакый дөньяда шәфәгатькә ирешү бәхете, дәрәҗәнең артуы, иманның көчәюе (йакин), авыруларның сихәтләнүе, җан тынычлыгы табу, бу дөньяда төрле борчылулардан котылу, кайгы-хәсрәттән ерагаю һәм башкалар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Коръән укучы мөэминне баллы лимон белән чагыштыра, хуш исле һәм баллы, ә укымаучы кеше хөрмә кебек, тәме бар, исе – юк, Коръән укучы икейөзле кеше базилик кебек – хуш исле, әмма тәме ачы, Коръән укымаучы икейөзле кеше колоквинт (үсемлек) кебек – исе дә, тәме дә юк, ди.

Коръәнне хәтем кылу өчен күпме вакыт кирәк?

Кайбер галимнәр әйтүенчә, Коръәнне атна саен хәтем кылырга кирәк, күп сәхабәләр һәм табигыйннар (р.а.) шулай эшләгән. Коръәнне тулысынча укып чыгу вакыты бер айдан артмаска тиеш. Абдуллаһ бине Әмр бине әл-Әсадан (р.а.) тапшырылганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Коръәнне бер айда тулысынча укып чык”,- дип әйткән. Ул (кем?): “Әмма мин үземдә көч булуын тоям”,- дигән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Син аны егерме көн эчендә укып чык”,- дип җавап биргән. Ул: “Әмма мин үземдә көч булуын тоям”,- дигән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Син аны унбиш көн эчендә укып чык”,- дип җавап биргән. Ул: “Әмма мин үземдә көч булуын тоям”,- дигән. Аллаһының Рәсүле: “Син аны ун көн эчендә укып чык”,- дип җавап биргән. Ул: “Әмма мин үземдә көч булуын тоям”,- дигән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Алайса, син аны җиде көн эчендә укып чык, әмма шуннан ким булмасын”,- дип җавап биргән (Әбү Дәүд).

Имам ән-Нәвәви Коръәнне тулысынча укып чыгу өчен күпме вакыт кирәк булуы турында болай дип язган: “Күпкә дөресрәк булган фикер буенча, уку күләме кешенең характерына – холык-фигыленә бәйле. Укучы укыган вакытта мәгънәсе турында уйлану өчен арытмый һәм аңын, зиһенен томаламый торган уку күләме белән чикләнергә тиеш” (“әт-Тибьян”, 80). Кайбер галимнәр фикеренчә, Коръәнне өч көннән дә азрак вакыт эчендә хәтем кылырга киңәш ителми. Алар Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) Абдуллаһ бине Әмрдән (р.а.) тапшырылган түбәндәге хәдисенә таяналар: “Коръәнне өч көннән дә азрак вакыт эчендә укып чыгучыга аның эчтәлеге аңлашылмас” (Әбү Дәүд). Хафиз бине Рәҗәб әл-Хәнбәли (р.а.) моны болай дип аңлата: “Коръәнне даими рәвештә өч көннән азрак вакыт эчендә укып чыгу тыела. Ә менә изге китапны хәтем кылган өчен әҗер-саваплар күп итеп язылган вакытта, мәсәлән, изге Рамазан аенда, аеруча да Кадер киче туры килү ихтималы булган төннәрдә, шулай ук Мәккәдә (анда яшәмәүчеләр өчен) Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк һәм ешрак укырга кирәк. Бу – Әхмәд, Исхак һәм башка имамнар фикере, һәм башка имамнар практикасы моңа күрсәтмә булып тора” (“Ләтаиф үл-Мәариф”, 1/171).

Һәрбер сүрәнең ахырында тәкбир әйтергә киңәш ителә

“Әд-Духәә” (93) сүрәсеннән башлап “ән-Нәс” (114) сүрәсенә кадәр һәрбер сүрәнең ахырында тәкбир әйтергә киңәш ителә. Сүрәнең ахырын тәкбир сүзләре белән тоташтырырга ярамый, алар арасында пауза булырга тиеш. “Аллаһу әкбәр” – бу тәкбир сүзләре. Кайбер галимнәр шулай ук тәхлил сүзләре (Лә иләһа иллә Ллаһ) белән тәхмид сүзләрен дә (Вә лиЛлаһи ил-Хәмд) кушканнар. Мисал өчен, “әд-Духәә” сүрәсен укып бетергәч, болай дип тәкбир әйтелә: “Лә иләһа иллә Ллаһ, ваЛлаһу Әкбәр, вә лиЛлаһи ил-Хәмд”. Аннары «БисмиЛләһи р-Рәхмәни р-Рәхим» дигән сүзләр белән чираттагы сүрәне укуга керешәбез. Әлеге гамәл кыйраәт буенча галимнәр һәм имамнардан тапшырылган тәвәтур дәрәҗәсе булып исәпләнә. Бу хакта хәдисләрдә дә әйтелә. Имам әш-Шәфигый болай дигән: “Әгәр син тәкбир әйтүне читкә куясың икән, Пәйгамбәреңнең (с.а.в.с.) бер сөннәтен читкә куйган булырсың” (әл-Җәзари).

Хәтем кылу өчен иң яхшы, кулай вакыт

Коръәнне хәтем кылуны көн башында яки төн башында тәмамларга киңәш ителә. Ялгызы гына укучы намаз укыган вакытта тәмамласа хәерлерәк булыр. Моны иртәнге намаз яки ахшам намазы вакытында эшләргә киңәш итәләр. Садә бине Әбү Вәккастан (р.а.) болай дип тапшырыла: “Әгәр кеше Коръәнне хәтем кылуын төн башланыр алдыннан тәмамласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр аның өчен догада булырлар, әгәр ул аны төннең ахырында тәмамласа, алдагы көннең киченә кадәр догадан ташламаслар” (Дәрими).

Коръәнне хәтем кылуны тәмамлаган көнне уразага керергә киңәш ителә

Коръәни-Кәримне тулысынча укып чыгуны тәмамлаган көнне ураза тотарга киңәш ителә. Сәхабәләр белән табигыйннар шулай эшләгән. Тик уразага кергән көн шәригать тарафыннан тыелган көннәргә туры килмәсен.

Коръәнне хәтем кылуны тәмамлагач яңадан укуга керешергә киңәш ителә

Коръән китабын хәтем кылуны тәмамлагач яңадан аны укуга керешергә киңәш ителә. Турылыклы мөселманнар шулай эшләгән. Бине Аббәстән (р.а.) тапшырылган хәдис моңа дәлил булып тора: “Шулай бервакыт бер ир-ат: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы нинди гамәлне аеруча да ярата?”- дип сорады. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Юлчының тукталыш ясавын һәм кабат юлга кузгалуын”,- дип җавап бирде. Ир-ат: “Ә юлчының тукталыш ясавы һәм кабат юлга кузгалуы нәрсәне аңлата?”- дип сорады. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Бу – Коръәнне башыннан алып ахырына кадәр уку, һәм кеше аны укып бетереп туктаганнан соң, кабат кузгала (аны яңадан укый башлый)” (әт-Тирмизи).

Коръәнне тулысынча укуны тәмамлаган вакытта катнашырга киңәш ителә

Бине Аббәстән (р.а.) болай дип тапшырыла: “Ул (бине Аббәс) Коръән укучыны күзәтеп торырга кеше билгеләгән. Ул укучының Коръәнне хәтем кылуны тәмамларга җыенуы турында бине Аббәскә хәбәр иткән һәм ул шушы җыелышка килгән” (Дәрими).

Коръәнне хәтем кылганнан соң дога кылу

Коръәнне укып чыгуны төгәлләгәннән соң дога кылырга киңәш ителә. Хүмәйдә әл-Әрәҗәдән менә шушы хәдис тапшырыла: “Әгәр кем дә булса Коръәнне укып чыгып, дога кылса, дүрт мең фәрештә аның артыннан “әмин” дип әйтерләр” (Дәрими). Доганы болай дип кылырга киңәш ителә: “Йа, Аллаһ, безнең калебләребезне төзәт, йомшарт, җитешсезлекләребезне бетер, безне игелекләр белән бүләклә, безне тәкъвалык белән бизә, фани дөнья һәм бакый дөнья яхшылыклары өчен безне берләштер, без әлегә исән чакта бары тик Сиңа гына буйсынып, гыйбадәт кылып яшәргә насыйп әйлә”. “Йа, Аллаһ, без Синнән үгет-нәсыйхәт, тәкъвалык, гыйффәтлелек һәм муллык бирүне сорыйбыз”. Шулай ук хәзерге катлаулы заманда Коръәнне хәтем кылуны тәмамлаганда җир йөзендә тынычлык, иминлек булуын теләп дога кылырга кирәк.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.