Фарсы култыгы дәүләтләре белән сәүдә хезмәттәшлеге киңәя

Төбәгебез башлыгы Алексей Русских “Урта Идел-Каспий” халыкара логистик форумында катнашучыларны сәламләде. Анда Россия, Төркмәнстан, Әзәрбәйҗан, Ирак һәм Иран делегацияләре катнашты.

“Җирле җитештерүчеләребезнең Каспий регионы һәм Якын Көнчыгыш илләре белән сәүдә хезмәттәшлеген киңәйтү юнәлешендә эшлибез. Безнең бурычыбыз компанияләргә продукцияләрен экспортка җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр булдырудан гыйбарәт. Производствоны үстерү һәм экономиканы ныгыту өчен бу бик тә кирәк. “Төньяк-Көньяк” транспорт коридорының бер өлеше булган “Урта Идел - Каспий диңгезе - Фарсы култыгы” маршрутын танытырга тырышабыз. 2024 елда Ульяновск портлары терминалыннан авыл хуҗалыгы продукциясе белән Каспий һәм Кара диңгез портларына 57 сухогруз озатылды. Бу эш Иранның Казандагы Генконсуллыгы, Россия һәм Әзәрбәйҗан тимер юллары белән берлектә алып барыла. Әлеге маршрут буенча төзелеш материаллары, азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрәбез. Шушы проектка ПФОның башка регионнары да кушылды”,- дип белдерде Губернатор Алексей Русских.

Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге директоры Руслан Гайнетдинов хәбәр итүенчә, форум кысаларында экспортерлар әйдәп баручы сатып алучылар, йөк җибәрүчеләр һәм йөкне кабул итүчеләр белән хезмәттәшлек итү юлларын билгеләгәннәр. Барлыгы 100дән артык сөйләшү һәм эшлекле очрашу үткәрелгән.