Безнекеләр - “Абилимпикс” чемпионатында

Азат Ульбаев белән Тимур Рахматулин “Абилимпикс” чемпионатында Ульяновск өлкәсен тәкъдим иттеләр.

Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы хәбәр итүенчә, илкүләм чемпионатта төбәкнең ике көллияте вәкилләре катнашкан. Ульяновскиның авиация көллияте хезмәткәре Азат Ульбаев безнең төбәкне “Виртуаль һәм өстәлгән чынбарлыкны булдыручы” номинациясендә тәкъдим иткән. Ул моңа кадәр “Абилимпикс”та үзен сынап караган булган инде. 2024 елда Азат Ульбаев әлеге чемпионат финалының көмеш призеры итеп танылган. Ә бәйгенең сайлап алу этабы җиңүчесе - Димитровградның техник көллияте студенты Тимур Рахматулин үзенең профессиональ осталыгын “Текстны эшкәртү” компетенциясендә күрсәткән.

“Илкүләм “Абилимпикс” хәрәкәте Ульяновск өлкәсендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һөнәри белем алу һәм эшкә урнашу системасына кереп китәргә ярдәм итә. Быел 400дән артык кеше үзенең профессиональ потенциалын ачу мөмкинлегенә ия булды”,- ди өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.

Тимур Рахматулин әйтүенчә, чемпионатта уңышлы чыгыш ясау аңа үзен профессионал буларак танытырга ярдәм иткән.

“Катнашырга булдым әле, чөнки бөтен күңелем белән җиңүгә ышандым. Бирем таләпләре буенча текстны эшкәртергә кирәк иде. Үз алдыма зур бурыч һәм максат куйдым: белемем белән осталыгымны сынап карап, яңа файдалы тәҗрибә тупларга телим. Бары тик алга барырга, хыяллар белән яшәргә һәм үзеңә ышанырга кирәк”,- дип уй-ниятләре белән уртаклашты Тимур Рахматулин.