Егетләрне чын ир-атлар һәм патриотлар итеп тәрбиялибез

Соңгы елларда зур тизлек белән хәрәкәт итүче заман безнең илебез алдында иминлекне тәэмин итү һәм яшьләр белән нәтиҗәле эшләү бурычы куя.

Мәктәпләрдә үткәрелә торган хәрби сборлар шушы максатка ирешүдә мөһим роль уйный дип саныйм. Хәзер аларны 8 класс укучылары белән дә оештырабыз. Ата-аналар бу яңалыкны беркүпме шикләнеп һәм борчылып кабул иткән иде. Хәрби кыр сборлары бу яшьтәге балалар өчен кирәкме икән соң, дип әйтүчеләр булды. Эш шунда ки, укучылар дәресләрдә дәүләт иминлеге нигезләре белән беррәттән, мәгълүмат, янгын һәм экологик куркынычсызлык нигезләрен, шулай ук җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, социаль, кибербуллинг куркынычларыннан һәм онлайн куркынычларның башка төрләреннән саклану кагыйдәләрен өйрәнәләр. Әлеге чаралар дәүләтнең оборонага сәләте дәрәҗәсен арттыру һәм мәктәп укучыларында патриотлык хисләре булдыру өчен кирәк.

Хәрби сборлар - ул функциональ грамоталылык, ягъни укучыларның дәрестә алган белемнәрен практикада куллануы. Октябрь аенда безнең мәктәптә 8 класста укучы егетләр белән дәрестән тыш эшчәнлекнең ОВП - хәрби әзерлек нигезләре курсы буенча уку-укыту сборлары үткәрелде. Анда малайлар үзләренең белемнәрен практикада куллану буенча тренировка уздылар.

Рамил МАХМУТОВ,

Зур Чирекле урта мәктәбенең укытучы-оештыручысы.