Без төрле, әмма без бергә

Зур Чирекле урта мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан гражданлык җаваплылыгы, патриотлык хисләре һәм илебезнең тарихи үткәненә карата кызыксыну тәрбияләү максатында төрле чаралар үткәрелде.
Класс җитәкчеләре һәм мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе җитәкчелегендә бердәмлек һәм Туган илебез, газиз Ватаныбыз белән горурлану атмосферасы булдыруга ирешелде.
Дәүләт бәйрәме уңаеннан мәктәптә лекторлар группалары әзерләнгән иде. Видеофрагментлар карау һәм кызыклы класс сәгатьләре, әңгәмәләр оештырылды. Барлык чаралар да уңышлы узды, укучылар аларда бик теләп катнашты. Әлеге чаралар үсеп килүче буында патриотлык хисләрен һәм гражданлык җаваплылыгын ныгытыр дип ышанабыз.
Зур Чирекле урта мәктәбенең педагогик коллективы.