Авылыбыз горурлыгы

Ертуган авылының үрнәк гаиләсе - Булат белән Нәҗибә Абсолямовлар турында язасым килә. Алар туган авылыбызның иртәгәсе көне, киләчәге турында борчылып, кайгырып яшиләр.
Күптән түгел генә авылыбызның мәңгелек йорты - зираты төзекләндерелде. Аны матур итеп тотып алдылар һәм зурайттылар. Бу изге эшләрне Булат белән Нәҗибә Абсолямовлар башлап йөрде.
Авыл халкы, шәһәрдә яшәүче якташларыбыз зиратны гел карап, чистартып торалар. Халыктан җыелган сәдака акчасына мәетне юып, соңгы юлга озату өчен кирәкле булган бөтен әйберләр дә яңартылды.
Тынгысыз йөрәкле, уңган, булдыклы Нәҗибәгә рәхмәтләребез әйтеп бетергесез. Аның әнисе Рәмия апа да нәкъ менә шундый иде. Ул озак еллар мәетләрне соңгы юлга озату йоласын башкарып килде. Мәрхүмәнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Рәмия апа белән бергә миңа мәрхүмә апамны кәфенләргә туры килде. Менә өйрәнеп калыгыз, без киткәч, бу эшне сезгә башкарырга туры киләчәк бит, дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. Олы хөрмәткә лаеклы остабикәбез Маһирә апа өлкән яшьтә булуы сәбәпле, хәзер укып йөри алмый инде. Шуңа күрә дини мәҗлесләрне ихлас күңелле Нәҗибәбез үткәрә.
Булат белән Нәҗибә матур гына яшәп, ике бала үстерделәр. Кызлары белән уллары үзләре кебек үк тәүфыйклы һәм сабыр булдылар. Икесе дә вузларга кереп, югары белем алды. Хәзер Абсолямовлар бала-оныкларының уңышларына шатланып гомер итәләр.
Нәҗибәбезнең игелекле, ярдәмчел күрше булуы турында да язмыйча булдыра алмыйм. Ул үзенең якын туганнарына гына түгел, ерактагы кардәшләренә дә булышып тора. Барысы да шатлыкта да, кайгыда да Нәҗибә янына килә.
Безнең Нәҗибәбез кайда гына эшләсә дә, күңелен биреп хезмәт итте, үзенең вазыйфасын җиренә җиткереп башкарды. Хәзер дә эшсез утырмый - арендаторлар белән эшли, иген бирә.
Яшьли сөйгән яры Булат белән гаилә корып җибәргәннән соң, алар бәхет эзләп Тольятти шәһәренә китәләр. Озак та үтми, үзебезнең “Восход” колхозы җитәкчелеге Нәҗибәне партоешма секретаре итеп эшкә чакырта. Бер-ике ел эшләп алырбыз да, шәһәргә кире китәрбез, дип кайткан яшь гаилә гомерлеккә Ертуганда төпләнеп кала. Туксанынчы елларда мәктәп директоры - хәзерге муллабыз Исхак абый Нәҗибәне биология һәм география укытучысы итеп чакыра. Ул 28 ел дәвамында авылның сайлау комиссиясе рәисе булып торды. Хезмәт ветераны исемнә лаек булды.
Үз исемемнән һәм авыл халкы исеменнән хөрмәтле Нәҗибәбезгә рәхмәт сүзләре юллыйм. Киләчәктә дә дус-тату, үрнәк гаиләсендә кадерле хатын, яраткан әни, ягымлы әби, мәрхәмәтле каенана булып гомер итәргә насыйп итсен аңа. Киң күңелле, ярдәмчел, кешелекле, уйлары да, эшләре дә гел яхшыда аның, игелекләр кылып яши ул.
Нәҗибәбез безнең! Сине алтын көзгә күмелеп килүче гүзәл юбилеең белән тәбрик итәбез. Олы җанлы, киң күңелле, сабыр, ярдәмчел булуың өчен рәхмәт сиңа! Аллаһы Тәгалә бәхетле озын гомер, иман байлыгы, җан тынычлыгы, бала-оныкларыңның рәхәтен күреп, хәләл җефетең Булат белән пар канатлар булып, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешеп, корган нигезеңдә изге нияттә яшәргә насыйп итсен.
Хатын-кызны бизи күркәм холык,
Матур үткән гомер юллары.
Язмышыннан риза булганнарның
Дәртле була тормыш җырлары.
Юбилейда нәрсә теләсәк тә,
Алыштыра алмас саулыкны.
Аллаһы насыйп итсен иман байлыгы белән
Какшамаслык саулык - байлыкны.
Авылдашың Минҗиян ГИЛЬМАНОВА.