10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Россия МВДсының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Көн саен, гомерегезне куркыныч астына куеп, сез мөһим бурычларны үтисез - законлылык һәм хокук тәртибен саклыйсыз, илебез мәнфәгатьләрен һәм кешеләр иминлеген яклыйсыз. Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр үзләрен имин итеп тойсыннар өчен армый-талмый җинаятьчелеккә каршы көрәшәсез.

Төбәк Хөкүмәте белән Россия МВДсының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе арасында гомум максатка ирешү - төбәктә тотрыклылык һәм татулыкны саклап калу өчен нәтиҗәле хезмәттәшлек итү җайга салынган.

Үзләренең хезмәт бурычларын үтәүгә җаваплылык хисе белән караган, һәрвакытта да кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булган өчен ведомство хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Хезмәткә тугрылыклы булулары, үрнәк күрсәтүләре өчен ветераннарга рәхмәт сүзләремне ирештерәм, яшь хезмәткәрләр алардан Ватанга намуслы хезмәт итүгә илһам алалар.

Дуслар! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык исәнлек, иминлек һәм яңа уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.