Халыклар күп - Туган ил бер генә!

Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
4 ноябрьдә “Губернаторский” мәдәният сараенда рус җырын башкаручыларның “Поющая Россия” Бөтенроссия конкурсының гала-концерты узды. Өлкә Губернаторы Алексей Русских анда катнашучыларны сәламләп, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәбрикләде һәм конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
“Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә “Поющая Россия” конкурсын үткәрү традициягә әверелде. Бәйгенең географиясе киңәя бара. Быел Россиянең 22 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан, Сербия белән Һиндстаннан вәкилләр катнаша”,- диде Алексей Русских.