Президент Баш мөфтине бүләкләде

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин Россия милләтенең бердәмлеген ныгытуга өлеше өчен РФ Президентының Мактау грамотасына лаек булды.

4 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дин һәм җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре һәм премияләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин да бар иде. Ул дәүләт башлыгы кулыннан РФ Президентының Почет грамотасын алды.

“Бердәмлегебезнең кыйммәте бәхәссез. Россиялеләр глобаль куркынычлар янаганда, гомум бурыч һәм максатларны хәл итү өчен сафларны тыгызландыра беләләр, шулай ук җиңүләргә, казанышлар һәм уңышларга бергәләп шатланалар. Хәзерге вакытта “бердәмлек”, “берләшү” төшенчәсе илебезне, суверенитетыбызны һәм дәүләтчелегебезне саклап калу дигәнне дә аңлата һәм бу символик мәгънәгә ия”,- дип белдерде дәүләт башлыгы.