Тәрбияле бала – ата-ананың бәхетле киләчәге

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Имамнар еш кына үзләренең лекцияләре һәм вәгазьләрендә, балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирергә кирәк, дип әйтәләр. Барысы да бу турыда сөйли, әмма моны ничек эшләп булуын бик сирәкләр генә белә. Мәсәлән, минем балаларым бар һәм аларның тәрбияле, яхшы кешеләр булып үсүен телим. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Бүгенге вәгазебездә балаларыбызга тәрбия бирүнең кайбер мөһим якларына тукталып үтәрбез. Билгеле булганча, балалар сүз белән әйткәнгә колак салмый диярлек һәм күбрәге гаиләдә әти-әниләреннән, өлкәннәрдән үрнәк алып эш итә.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Һәрбер сабый дөньяга фитрый иман белән (мөселман булып) туа. Әмма ата-анасы аны яһүди (иудей), христиан яки утка табынучы итеп тәрбияли. Һәрбер бозау исән-сау булып туган кебек үк, әллә сезнең яңа туган бозауның гарип булуын күргәнегез бармы?”- дип әйтә (Мөслим). Балаларның күп кенә сыйфатлары һәм характеры тирә-юньдәге кешеләр – гаилә әгъзалары һәм яшьтәшләре йогынтысында формалаша. Сабый ак кәгазь бите кебек чиста, саф, гөнаһсыз булып туа. Башлангыч чорда аңа бөтенләй хас булмаган көнләшү, капризлык һәм алдашу кебек сыйфатлар соңыннан гына барлыкка килергә мөмкин. Әлеге сыйфатларны алар тирә-яктагылардан күреп губка сыман үзләренә сеңдерәләр. Шул рәвешле аларның интеллекты – акылы, дөньяга карашы һәм тирә-юньдәгеләргә карата мөнәсәбәте формалаша.

Ситуацияне контрольдә тоту өчен өч мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк:

  1. Ата-аналар балаларына үзләре лаеклы үрнәк күрсәтергә һәм, беренче чиратта, үзләре өстендә эшләргә тиеш.
  2. Баланың аралашу һәм кызыксыну даирәсенә игътибар итәргә кирәк.
  3. Баланың интернетта нәрсә белән шөгыльләнүен – нинди уеннар уйнавын һәм нинди видеолар каравын белеп торырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә “әс-Сафф” сүрәсенең 2 нче аятендә болай ди: “И, иман китерүчеләр! Ни өчен эшләмәячәк нәрсәләрегезне сөйлисез?”

Ә “Бәкара” сүрәсенең 44 нче аятендә болай диелгән: “Әллә сез кешеләргә игелек әмер ителә торып та, үз-үзләрегезне онытасызмы? Сез бит китап укыйсыз! Һаман акылга утырмыйсызмы?”

Әлеге аятьләрдән аңлашылганча, башка кешеләргә биргән киңәшләрне, беренче чиратта, үзебез кулланырга тиеш. Әгәр ата-анасы үзара сүгенеп сөйләшәләр икән, балалары да сүгенү сүзләре кулланып сөйләшәчәк һәм моны оят, начар нәрсә итеп санамаячак. Болай эшләргә ярамый, дип күпме генә әйтсәк дә, моның файдасы булмас. Һәм, киресенчә, ата-анасы тәртипле, инсафлы булса, балалары да алардан үрнәк алып үсәчәк. Бары тик шул рәвешле генә балага яхшы тәрбия бирергә һәм аңарда әхлакый сыйфатлар булдырырга мөмкин. Үз-үзеңне үзгәртү, начар гадәтләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк, чөнки фәкать шул рәвешле генә балаларга уңай йогынты ясап була. Мәсәлән, әгәр без Аллаһының исемен телгә алып, бисмилләһи рахмәнир рәхим, дип өстәл артына ашарга утырсак һәм тамагыбызны туйдыргач, дога кылсак, бала-оныкларыбыз да тора-бара шуны эшләячәк. Шулай ук ашарга керешер алдыннан ризыкның составында безнең өчен хәрәм саналган кушылмалар, спирт, кармин, желатин һ.б. юкмы икән дип азык-төлекнең составын укысак, балаларыбыз да хәрәм белән хәләлне аерырга өйрәнәчәк. Балаларны тәрбияләүнең алтын кагыйдәсе үз-үзеңне тәрбияләүдән һәм үз-үзеңне камилләштерүдән гыйбарәт. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, ди халкыбыз мәкале. Дустың кем икәнен әйт, синең кем икәнеңне әйтермен, дигән гыйбарә дә бар. Без балаларыбызның кем белән аралашуын, кем белән дус булуын белеп торырга тиеш. Әгәр бала тәртипле, инсафлы гаиләдә үсеп тә, шикле гаиләдә тәрбияләнүче яшьтәшләре белән аралашса, аларның аңа начар йогынты ясавы ихтимал. Чөнки ата-аналар балаларын алар урамга чыгып, дуслары белән уйный башлаганчы гына тәрбияли. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Кеше дустының динен тота, шуңа күрә сезнең һәркайсыгыз кем белән дус булуына игътибар итсен”,- диелгән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) башка хәдисендә болай ди: “Яхшы дус ул хушбуй (мускус) сатучы кебек, әгәр аңардан хушбуй сатып алмасаң да, тәмле исеннән барыбер качып котыла алмассың. Ә начар дус тимерче кебек. Син корымга буялмасаң да, төтен исе барыбер өстеңә сеңәчәк” (Бохари һәм Мөслим). Начар гадәт йогышлы – бер черек алмадан башкалары да чери башлаган кебек, бала да тәртипсез булган иптәшеннән начар нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин. Әгәр без балаларыбызны начар дуслар белән аралашуыннан читләштерә алмасак, тора-бара аны бөтенләй югалту куркынычы бар.

Баланың уйлау, фикерләү сәләтенә бик тә көчле йогынты ясаучы өченче фактор – ул төрле чыганаклардан – телевидение, интернет, видеоуеннардан алган мәгълүмат. Хәзер күбесе смартфон, планшет, ноутбук һәм башка төрле техника ярдәмендә интернетка керә. Кече яшьтәге балалар мультфильмнар һәм программалар, Рутюбта видеолар карый. Хәзерге малайлар һәм кызлар интернет белән социаль челтәрләргә күп игътибар бирә, шуңа күрә аларның нәрсә белән кызыксынуларын белеп торырга кирәк. Иң куркынычы, әлбәттә инде, әдәпсез фильмнар һәм видеолар. Балалар, аеруча да яшүсмерләр, җенси яктан өлгерү йогынтысында тыелган мәгълүматны эзләргә тырыша. Бу нәрсәләрдән ничек читләштерергә соң, без аларны даими контрольдә тота алмыйбыз бит. Монда инде диннең роле әйтеп бетергесез зур. Әгәр балада кече яшьтән үк эш-гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләнгән һәм аңа Аллаһының кешеләрнең һәр адымын, һәр гамәлен күреп торуы турында аңлатылган булса, ул үзен тыелган нәрсәләрдән тыячак, гөнаһлы эшкә бармаячак.

Хәдисләрдә ата-аналарның балалары алдындагы өч бурычы турында әйтелә:

“1. Бала өчен лаеклы, әдәпле, тәртипле ана, димәк, яхшы хатын (яхшы ата, ир) сайлау.

  1. Тирән мәгънәле күркәм исем кушу.
  2. Коръән укырга (дингә) өйрәтү” (әл-Әсбахани, Дайләми).

Әлһәмдүлилләһи шөкер, безнең күбебез беренче ике пунктны үти. Ә менә өченче пунктны үтәү белән җитди проблемалар килеп чыга. Балаларыбызның динилеге, иманлы булуы турыдан-туры ата-аналарның динилегенә бәйле – әгәр әти-әниләре Коръән кушканча яшәсә, балалары да алардан үрнәк алып дин юлына басачак. Балаларыбызны әдәпсез видеолар караудан бары тик Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышану гына саклап кала ала. Шулай ук начар гадәтләрдән читләшү, тәмәке һәм насвай тартмау өчен дә баланың иманлы булуы кирәк. Әгәр без балаларыбызны рухи яктан көчле, динле итеп үстерә алсак, алар гаиләләребезгә шатлык-сөенеч кенә китерәчәк. Ата-аналарның балалары интернетка керүен контрольдә тотуның төрле формалары бар. Кемдер махсус чикләүләр куя, кемдер браузерда нинди сайтка кергәнен карап чыга, икенчеләре социаль челтәрләрен тикшерә. Әмма әлеге методлар күбрәге шпионажны хәтерләтә. Шул ук вакытта һәрбер ата-ана тәрбия бирү ысулын үзе сайлый. Бергәләп балалар тәрбияләү турында китаплар укырга, белем бирү видеороликлары карарга мөмкин. Әгәр бала белән уртак тел табалмыйсыз, аның белән ничек уйнарга кирәклеген белмисез икән, ата-аналар балалары белән вакытларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәргән ютуб-каналларны карагыз. Балалар белән бергәләп вакыт үткәрү өчен төрле уеннар – карта, өстәл уеннары һәм видеоуеннар бар. “Дурак” уены белән нард уеннарын гына карта һәм өстәл уеннары итеп санау дөрес булмас. “Крокодил” һәм “Монополия” уеннары хәзерге балалар арасында бик популяр. Видеоуеннар аларда аеруча зур кызыксыну тудыра. Xbox яки Sony PlayStation приставкаларында бергәләп уйнау балаларыгызда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырыр.

Аллаһы Раббыбыз балаларыбызга мөмкин кадәр күбрәк вакыт һәм игътибар бирергә һәм аларны тиешле рәвештә тәрбияләп үстерергә насыйп итсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.