Ислам үзәге халкыбызга хезмәттә

Үткән атнада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ульяновскида булып китте. Ул Яңа шәһәр татар-мөселманнарын берләштерүче Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәр Рафаэль хаҗи Назмутдинов җитәкчелек иткән Ислам мәдәни-агарту үзәгендә милли һәм дини гореф-гадәтләребез белән йолаларыбызны саклап калып үстерү, туган телебезне өйрәнү, яшь буында милли үзаң һәм милли горурлык, патриотлык хисе тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Мөселман кардәшләребез мәхәллә мәчетенә җыелып биш вакыт намаз укыйлар. Мәчет белән янәшәдә генә урнашкан бүлмәләрдә гаилә корып җибәрергә ниятләгән парларга никах укыту һәм яңа туган ир балаларга сөннәт ясату мөмкинлеге бар. Ә якты һәм иркен класс бүлмәләрендә өлкәннәр һәм мәктәп яшендәге сабыйлар дин нигезләрен, татар телен өйрәнәләр. Татар җанлы бизнесменнарыбыз ярдәмендә башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы ачып җибәрергә булдык, ди Рафаэль хаҗи. “Сембер” бизнес-клубы вәкиле, өлкәнең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов балалар бакчасын тотуга бәйле чыгымнарны үз өстенә алырга теләк белдерде. Балалар – халкыбызның, динебезнең киләчәге, шуңа күрә аларны кече яшьтән үк милли рухта, иманлы итеп тәрбияләргә кирәк, диде Руслан Шәвкәт улы. Мәхәлләнең китапханәсе дә кунакларда соклану тудырды. Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт – татарча китапларны аннан күпләп алып кайттык, дип сөенече белән бүлеште мәхәллә рәисе. Ислам үзәгенең заманча җиһазландырылган конференц-залында милли-мәдәни чараларны үткәрә башлаганнар да инде. Ә спорт залында сәламәт яшәү рәвеше алып баручы малайлар татарча көрәш серләрен үзләштерәләр. Алар шахмат клубына да бик теләп йөриләр. Медицина кабинеты мәхәллә халкы белән беррәттән, күрше йортларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә икән. Губернатор администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарәсе белән берлектә чит ил гражданнарын – мигрантларны адаптацияләү үзәге ачып җибәргәннәр. Алар мәчеткә киләләр һәм шушы үзәккә кереп үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйлиләр, һәркайсына юридик, социаль ярдәм күрсәтергә тырышабыз, ди мәхәллә җитәкчесе. Казан кунаклары Ислам үзәгенә кабатланмас ямь өстәп торучы Татар йортында – музейханәдә булырга да өлгерделәр. Музеебызга илтүче сукмактан кеше беркайчан да өзелми – балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, студентлар һәм гади халык көн саен диярлек экскурсияләргә килә, димәк, татар мәдәнияте, тарихы белән кызыксыну көчле, ди Рафаэль Әмин улы. Күркәм очрашу Ислам үзәге ашханәсендә чәй табыны артында тәмамланды. Биредә никах һәм балага исем кушу мәҗлесләре, хәләл туйлар һәм туган көннәр, мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән ашлары үткәрәбез, ди ашханәнең хуҗабикәсе Алсу ханым Назмутдинова.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеген югары бәяләде һәм аны ун ел дәвамында армый-талмый әйдәп баручы Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул халкыбызга хезмәт итүче әлеге мәхәлләне гаилә белән гыйлем алу, танып белү, ял итү үзәгенә әверелдерергә тәкъдим итте.

“Бу үзәккә ата-аналар, әби-бабайлар үзләренең бала-оныклары белән йөрсеннәр иде. Алар дин нигезләрен һәм татар телен бергәләп өйрәнсен, шахмат уйнасын, рәхәтләнеп көрәшсен, җырласыннар һәм биесеннәр. Тагын да күбрәк халыкны тарту максатында велосипедлар ремонтлаучы остаханә ачып җибәрергә була. Шулай ук тегү машинкалары юнәтеп, кызларны тегәргә өйрәтергә мөмкин. Яшүсмерләрне, балаларны ничек булса да компьютердан, гаджетлардан аерасы иде”,- диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура җитәкчесе Ислам мәдәни-агарту үзәгенең эшчәнлеген киңәйтү максатында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан заманча музыкаль аппаратура һәм тегү машинкалары бүлеп бирелүе турында игълан итте. Шулай ук татар конгрессы ярдәмендә тиздән мәхәллә йортында патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюсты пәйда булачак. Ә мәхәллә җитәкчелеге СВО – махсус хәрби операция геройларына һәйкәл булдырырга ниятли.

Исхак ХӘЛИМОВ.