«Безнең балачак - җырларда! Юбилей концерты»

Көз җитте, Җир-ана уңышын җыя. 5 октябрьдә 12 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә (Нариманов, пр., 25) без үзебезнең иң кыйммәтле уңышыбызны – «Хыял тамчылары» балалар вокаль ансамбленең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Җыр-моң белән уралган тамаша сезне һәм балаларыгызны сабый чакларга кире алып кайтыр.

Программада: «Хыял тамчылары» концерты, көзге уңыш бәйрәме «Сөмбелә”, көзге уңыштан балалар үз куллары белән эшләгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе.

Рәхим итегез! Килми калмагыз! Белешмәләр өчен телефон: 46-20-95. Керү – түләүсез.