Ата-аналарыбызга хөрмәт күрсәтик!
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Кешелекне дөнья hәм ахирәт бәхетенә илтү өчен җибәрелгән бөек динебез Ислам, Аллаhка коллык итү hәм Pәсүлүллаhка (с.а.в.с.) хөрмәт hәм мәхәббәт күрсәтүдән соң, ата-ананы ихтирам итүне игелек мәртәбәсе һәм әҗер-савап ягыннан иң бөек саналучы гамәлләpдән исәпли.
Коръәни-Кәримдәге аяте-кәримәдә болай диелә: “Раббың Аңа гына гыйбaдәт кылып, ата-анага игелекле булуны әмер итә. Алардан берсе яки икесе дә картлык көненә җитсә, түземсезлек белдереп, уф, дип тә әйтмә. Аларга яхшы сүз сөйлә” («Әл-Исра» cүрәсе, 17-23).
Күрүебезчә, ата-ананы хөрмәт итү, мәрхәмәтле hәм шәфкатьле булу, аларны рәнҗетмәү hәм түземсезлек белдермәү - һәр мөселманның ислами вазыйфасы.
Баласы өчен төрле авырлыклар күргән, төннәрен йокысыз үткәргән, үзе ашамыйча, сабыен ашаткан, үзе киенмичә, нарасыен киендергән, тормыш кыенлыкларын йөрәгендә эреткән, баласына чебен дә кундырмаган ата-анага иманы hәм намусы булган бер генә бала да мәрхәмәтсезлек күрсәтмәс, яман гамәлдә була алмас.
Димәк ки, бөек динебез өйрәтүенчә, мин - мөселман, дип әйтүче hәркем ата-анасын хөрмәт итәр, аларга мәхәббәт hәм шәфкать күрсәтер, аларның Исламга зарар китермәүче бөтен әмерләрен дә үтәр. Aта-ана исән чакта аларга хөрмәт күрсәтү hәм итaгатьле булу даими дәвам итәргә тиеш, чөнки бу иманлы кешенең бурычы.
Ата-ана кебек изге hәм кадерле кешеләрне елына бер тапкыр гына искә төшерү - иманның зәгыйфь булуы, тәрбиясезлек билгесе. Чөнки бөек динебез өйрәтүенчә, гомернең hәр минуты, hәp мизгеле ата-ананы истә тотуда, аларны хөрмәт итүдә үтәргә тиеш.
Әбү Хөрәйрә (р.а.) риваять иткән хәдистә әйтелгәнчә, Pәсүлүллаh (с.а.в.c.) янына бер кеше килеп: “Әй, Аллаhының илчесе, кешеләр арасында хөрмәткә аеруча лаек булган кеше кем cоң ул?”- дип сорады. Аллаhының илчесе (с.а.в.c.) аңа: “Анаң”,- дип җавап бирде. Ул кеше: “Аннары кем?”- дип сорады. Аллаhының илчесе (с.а.в.c.) аңа шулай ук: “Анаң”,- дип җавап бирде. Ул кеше тагын: “Аннары кем?”- дип сорады. Аллаhының илчесе (с.а.в.c.) аңа: “Анаң”,- диде. Ул кеше өченче тапкыр: “Аннары кем?”- дип сорагач, Аллаhының илчесе (с.а.в.c.) аңа: “Аннары атаң”,- дип җавап бирде (Мөслим). Бу хәдисе-шәрифтән ана кешенең, ата кеше белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк хөрмәткә лаек булуы аңлашыла.
Баласын бик күп авырлыклар күреп карынында йөрткән, зур кыенлыклар белән дөньяга тудырган ана кешегә бөек динебез тарафыннан аерым хөрмәт hәм игътибар бирелә. Изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә Аллаhы Сөбhәнәhү вә Тәгалә бу хакта болай боера: “Без кешегә ата-анасын итaгать кылырга, аларга карата игелекле булырга әмер иттек. Анасы аны авырлыклар белән карынында йөртеп, авырлыклар белән дөньяга китерде” («Әл-Әхкаф» cүрәсе, 15).
Нәбиләр нәбие (с.а.в.c.): “Җәннәт аналарның аяк астында”,- дип әйткән. Yзенең анасын җилкәсенә утыртып Кәгъбәне тәваф иткән бер адәм: “Әй, Аллаhының илчесе, хәзер анамның хакын үтәдемме инде?”- дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Юк, аның сине карынында йөрткәндә бер сулыш алу өчен генә чиккән авырлыкларның хакын да үти алмадың”,- дип җавап бирә (Әл-Бәззар). Бу сүзләр ана хакының нинди кыйммәтле булуын кабат исебезгә төшерә.
Бөек динебез ата-анага мәрхәмәтсез булуны иң зур гөнahлардан саный. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) хәдисе-шәрифендә болай дип әйткән: “Зур гөнahлар: Аллаhка ширк китерү, ата-ананы хөрмәтләмәү, кеше үтерү hәм ялган ант итү” (Мөслим). Әбү Бәкр Нүфәй бине Харис (р.а.) риваять иткән хәдистә Рәсүле-Әкрәмнең (с.а.в.c.): “Сезгә гөнahларның иң бөекләре турында хәбәр биримме?”- дип әйтүе hәм бу сорауны өч тапкыр кабатлавы билгеле. “Әйе, хәбәр бир, әй, Аллаhының илчесе!”- диюче сәхaбәләренә ул: “Аллаhка ширк китерү hәм ата-анага гыйсъян итү”,- дип әйткән (Бохари). Башка бер хәдисендә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) болай дип әйтә: “Борыны белән җир сөрсен, борыны белән җир сөрсен, борыны белән җир сөрсен”. Кем турында шулай әйткәнен сораучы сәхaбәләренә ул: “Ата-анасы картлыкка ирешеп тә, үзе hаман җәннәткә керә алмаучы”,- дип җавап биргән (Мөслим). Димәк, ата-аналарыбызга карата мәхәббәт hәм хөрмәтебезне елның бер көнендә генә түгел, hәрвакыт, көн саен күрсәтергә тырышыйк. Аларның күңелләрен күрү һәм үзләрен хуш итү белән дога-фатыйхаларына ирешик. Алардан еракта булсак, форсат табып, каберләрен зиярәт кылыйк. Күрешергә мөмкинлек булмаса, хатлар язышыйк, телефоннан ешрак cөйләшик. Аларның Исламга каршы булмаган hәр әмер hәм теләкләрен ихлас күңелдән үтик, матди hәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерик. Ата-анага мәрхәмәтсез булуның иң бөек гөнаh икәнлеген беркайчан да онытмыйк. Ата-анага мәрхәмәтсезләрнең балалары да шәфкатьсез булачагын онытмыйк. Ата-анабыз вафат булганнан соң, аларга хәер-догада булыйк. Онытмыйк ки, Аллаhы ризалыгы - ата-ананың ризалыгы ул.
Хотбәне Әбү Үсәйд Мәлик бине Раби’а (р.а.) риваять иткән хәдисе-шәриф белән тәмамлыйбыз: “Беркөнне Бәни Сәләмә кабиләсеннән булган бер кеше килеп: “Әй, Pәсүлүллаh, вафат булган ата-анам өчен кыла алачак тагын берәр төрле яхшылык бармы икән?”- дип сорады. Аңа Аллаhының илчесе (с.а.в.c.) болай дип җавап бирде: “Әйе, аларга хәер-догада бул, алар өчен тәүбә-истигъфар кыл, васыятьләрен үтә, туганнарын хөрмәт ит, дусларына да яхшы бул” (Әбү Дәүд).
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.