Динислам кыйммәтләрен өйрәнделәр

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Көнчыгыш мөхтәсибәте имамнары өчен квалификацияне күтәрү курслары узды.
Муллалар өч көн дәвамында динебезгә, җәмгыятькә хезмәт итүнең актуаль мәсьәләләрен өйрәнделәр. Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елда имзаланган традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калу турында 809 нчы указына аеруча зур игътибар бирелде.
“Экспертлар ачыклавынча, дәүләт сәясәте юнәлешләре Исламның “Мәкәсыд әш-Шәриа” дип аталган концепциясенә туры килә. Әлеге концепция буенча Ислам дине динне - иманны, гомерне, акылны, буыннарның дәвам итүен һәм мөлкәтне саклау турында кайгыртучанлык күрсәтергә чакыра”,- дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте матбугат хезмәте.
РДУМ җитәкчелеге билгеләп үтүенчә, шундый курслар дингә хезмәт итүнең сыйфатын арттырырга һәм имамнарның профессиональ осталыгын ныгытырга ярдәм итә.