Мөселманнарның дүртенче турылыклы хәлифе Али бине Әбү Талиб (р.а.)

Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез мөселманнарның дүртенче турылыклы хәлифе Али бине Әбү Талиб (р.а.) хакында булыр.
Дүрт турылыклы хәлиф турында күп китаплар язылган. Әлбәттә инде, бер хотбә кысаларында гына Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) күренекле сәхабәсенең тормыш юлы белән тулысынча таныштыра алмыйбыз, шуңа күрә аның биографиясенең кайбер моментларына тукталып үтәрбез.
- Али (р.а.) 601 елда затлы Мәккә каласында туа. Әтисе – Әбү Талиб бине Абдул Моталлиб, әнисе – Фатыйма бинт Әсәд. Али бине Әбү Талиб – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) икетуган энесе.
- Мәккәдә бик каты корылык була һәм менә шундый авыр вакытта Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) абыйсы Әбү Талибтан бер баласын аңа асрамага бирүен сорый. Шулай итеп, Али (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) гаиләсенә күченеп яшәү бәхетенә ирешә. Ә Җәгъфәрне (р.а.) Аббәс (р.а.) үзенә ала.
- Али (р.а.) 10 яшендә вакытта Ислам динен кабул итә. Ул – динисламны кабул иткән беренче бала.
- Күченгән – һиҗрәт кылган вакытта Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) 23 яшьлек Алины (р.а.) өендә калдыра. Җинаятьчеләр бәреп кергәндә, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) урынына Али (р.а.) яткан була. Шуннан соң ул мәккәлеләрнең әманәтләрен тапшырып, Мәккәдән Мәдинәгә күченә һәм мөһаҗирлектә йөри.
- Күченгәннән соң, Али (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) кызы Фатыймага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Аларга никахны Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчетендә укыйлар.
- Али (р.а.), Усман (р.а.) һәм Әбү Бәкр (р.а.) белән чагыштырганда, ярлы кеше була.
- Али (р.а.) бөтен гомерен Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янәшәсендә үткәрә. Ул барлык сугышларда да катнаша. Хәндәкә тирәсендәге сугышта батырлык үрнәге күрсәтеп, мөшрикләр (многобожники) пәһлеваны Әмр бине Әбд Вүддкә каршы чыга. Һәм гадел, намуслы сугышта аны җиңә.
- Хәйбәр крепостен алган вакытта, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) байракны Алиның кулына тоттыра һәм гаскәр җиңү белән кайта.
- Али (р.а.) зур гыйлем иясе була. Ул башка сәхабәләрдән тирән белеме белән аерылып тора. Мисал өчен, Әбү Бәкр (р.а.) – иман ныклыгы белән, Үмәр (р.а.) - гаделлеге белән, Усман (р.а.) – тыйнаклыгы һәм оялчанлыгы белән, ә Али (р.а.) гыйлеме белән аерылып тора. Кайбер риваятьләргә караганда, морфология буенча “Әмсилә” – “Парадигмалар” китабын Али (р.а.) төзегән.
- Али (р.а.) белән Фатыйманың (р.а.) биш баласы туа – Хәсән, Хөсәен, Мүхсин (бала вакытта үлә), Зәйнәб һәм Өмме Гөлсем. Хәсән (р.а.) белән Хөсәен (р.а.) – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) нәселен дәвам иттерүчеләр. Хәсән (р.а.) шәҗәрәсе буенча баручыларны – Шәрифләр, Хөсәеннең (р.а.) нәсел агачын дәвам иттерүчеләрне Сәййидләр дип атыйлар.
- Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) вафат булганнан соң, Али (р.а.) аның җәсәден юып кәфенли һәм җеназа намазына әзерли.
- Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бакыйлыкка күчеп, ярты ел узганнан соң, Фатыйма (р.а.) вафат була. 34 яшендә тол калган Али (р.а.) башка хатын-кызлар белән гаилә кора.
- Алиның (р.а.) барлыгы 32 баласы – 14 улы белән 18 кызы туа. Аның дүрт хатыны була.
- Али (р.а.) улларының күбесе Хөсәен белән бергә Иракның Карбала тирәсендә һәлак була.
- Усман (р.а.) вафат булганнан соң, Али (р.а.) хәлиф дәрәҗәсенә ирешә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре аны шушы вазыйфага бертавыштан сайлап куялар.
- Али (р.а.) мөселманнарның хәлифе булгач, Күфәгә күченеп китә. Шулай итеп, ислам дәүләтенең башкаласы Мәдинәдән Күфәгә күченә. Күп кенә сәхабәләр аның артыннан бара һәм Күфә хәдисләр белән фикһ үзәгенә әверелә.
- Алины (р.а.) хәлиф итеп сайлаганнан соң, аның белән Шәмәдә яшәүче Муавия (р.а.) арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Һәм бу Сыффин тирәсендәге бәрелешләр белән тәмамлана.
- Әлеге фетнәгә чик кую максатында Али (р.а.) третейский суд булдыру карарына килә. Шушы карар дөнья күргәннән соң, 12 мең мөселман, Алиның (р.а.) фикере белән килешмичә, аңардан аерыла. Аларны хариҗитләр дип йөртә башлыйлар. Бу – Ислам динендәге беренче агым.
- Алины (р.а.) һиҗри буенча 40 нчы елда, Рамазан аенда, Күфәдә иртәнге намазын укыган вакытта үтерәләр. Ул 63 яшендә була. Аны хариҗитләр юлбашчыларының берсе – Бине Мүлҗим үтерә.
- Алиның (р.а.) каберен беркем дә белмәсен өчен аны төнлә җирлиләр. Югыйсә, хариҗитләр каберенә зыян китергән булырлар иде. Шуңа күрә Әбү Бәкр (р.а.) белән Үмәр (р.а.) – Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янәшәсендә, Усман (р.а.) Мәдинәнең җәннәтүл Бакый зиратында дәфен кылынган. Ә Алиның (р.а.) кабере төгәл билгеле түгел.
- Алидан (р.а.) соң аның олы улы Хәсәнне (р.а.) мөселманнарның хәлифе итеп сайлыйлар һәм ул ярты ел идарә итә. Аннары хакимиятне Муавиягә (р.а.) тапшыра һәм аңа буйсынып яши башлый.
- Моның белән килешмичә, Али (р.а.) нәселеннән булучылар гына мөселманнар хәлифе була ала, дип әйтүчеләр табыла. Алар шушы нәсел вәкилләреннән башка беркемне дә танырга теләми. Шул рәвешле Исламда икенче агым – шигыйлар барлыкка килә.
- Али (р.а.) идарә иткән чор безнең өммәтебез өчен иң кыен вакыт булып санала. Усман (р.а.) көч кулланып, кемнеңдер канын агызып, Мәдинәдә тәртип урнаштырырга теләми. Аны өенә яшертен кереп үтерәләр һәм Али (р.а.) хәлиф була. Алига (р.а.) барысын да җайга салырга туры килә. Нәтиҗәдә, фетнә килеп чыга.
- Алига (р.а.) үзе исән вакытта ук инде җәннәткә керү вәгъдә ителә. Ул - Әшараи мүбәшшәрәләрдән.
- Али (р.а.) хәдисләрне иң күп тапшыручы 10 сәхабә исәбенә керә. Аларны мүксирүн дип атыйлар.
- Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Бәдр тирәсендәге сугыштан трофей буларак алып кайткан кылычын Алига (р.а.) бүләк итеп бирә. Аның йөзе – лезвиесе умыртка баганасына охшаган була. Шуңа күрә әлеге кылычны Зүл Фәкәр дип йөрткәннәр.
- Али (р.а.) һиҗри буенча 8 нче елда Йәмәнгә бара һәм анда бер ел яши. Күп кеше аның үгет-нәсыйхәтенә колак салып, Ислам динен кабул итә.
- Али (р.а.) имам Әбү Хәнифәнең (р.а.) әтисе Сәбит бине Зүтә (р.а.) белән очраша. Ул чакта әле Әбү Хәнифәнең (р.а.) әтисе кечкенә була. Али (р.а.) аның өчен һәм нәселе өчен дога кыла. Әлеге доганың бәрәкәте Әбү Хәнифәдә (р.а.) чагылыш таба.
- Али (р.а.) изге Коръәни-Кәримне бик тә яхшы белүче була. Ул аны тулысынча яттан белгән. Аның исеменнән соң Кәррәмә Аллаһу вәҗхәхү дип әйтәләр. Аның тагын бер исеме – әл-Мүртәдә (Аллаһы Тәгалә аңардан разый булган кеше).
- Али (р.а.) ислам дәүләте белән 4 ел да 9 ай дәвамында идарә итә.
Аллаһы Тәгалә аңардан разый булсын һәм Кыямәт көнендә безгә аның шәфәгатенә ирешергә насыйп итсен. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.