Йөрәкләрдә урын алсын сафлык...

Оныт мине

Оныт минем барлыгымны да син,

Минем якка борма башыңны.

Сызып ташла хәзер йөрәгеңнән,

Сикертмә син миңа кашыңны.

 

Дөньям онытып, синең өчен генә

Яшәгәндә мине күрмәдең,

Аңламадың йөрәгемнең хисен,

Туңган җанга җылы өрмәдең.

 

Үтә китә, тормыш алга бара,

Бу хәлгә дә күңел күнегә.

Хәзер басма каршыма чыгып син,

Кертә алмам кире күңелгә.

 

Минем якка борма башкаеңны,

Өметләнеп күзгә карама.

Ап-ак эзләр карда калдырсак та,

Яз җиткәчтен алар карала...

 

Туймас күңел дөньядан

Туймасын күңел дөньядан,

Яшәргә тырыш, тырмаш.

Күңелеңне яхшыга сал,

Авыр инде ул - тормыш.

 

Юлларда була сикәлтә,

Булмый ул гел тигездән.

Үз йортыңны төзектә тот,

Коелмасын нигездән.

 

Йорт-нигезең корыч булса,

Авырлыкны җиңәрсең.

Хәсрәтләр килеп тотмасын,

Богауларын җибәрсен.

 

Гыйбадәт кыл, намаз укы,

Йорт рухына багышлап.

Иман керер йортыңа да,

Утырмассың сагышлап.

 

Нурлы булыр йорт-нигезең,

Кайтасың килеп торыр.

Туймас күңелең дөньядан,

Тынычлык сине сорыр.

 

Күңел тыныч булса гына,

Яшәү рәхәт дөньяда.

Үз йортыңнан да рәхәте

Юк инде ул беркайда!

 

Тормыш

Тормышны гизгәндә дә, 

Таянычлар бик кирәк.

Дөньяларын кичкәндә –

Янда ышаныч-терәк.

 

Тормышны гизгәндә дә,

Таяныч кешең булсын.

Дөньяларын кичкәндә,

Ышаныч булып торсын.

 

Тормышны гизгәндә дә,

Ярдәмен биреп торсын.

Дөньяларын кичкәндә,

Аумастан баскыч корсын.

 

Тормышны гизгәндә дә,

Канатны каермасын.

Дөньяларын кичкәндә,

Үзеннән аермасын.

 

Тормышны гизгәндә дә,

Күңел яраланмасын.

Дөньяларын кичкәндә,

Усаллык карамасын.

 

Тормышны гизгәндә дә,

Үзеңнеке чын терәк.

Дөньяларын кичкәндә,

Үз терәгең бик кирәк.

 

Еламасын иде балалар

Бер бала тилмерә, юксына,

Әтисен, әнисен эзли ул.

Тәрәзәдән күзен дә алмый,

Урамны, юлларны күзли ул.

 

Тилмерә ул сабый, өзелә,

Сыкрап та, елап та карый ул.

Нишләргә соң мескен балага?

Ятимлеген тоеп ярсый ул...

 

Әнисенең күрде үлесен,

Әтисен дә алып киттеләр.

Аңлап та өлгерә алмады...

Сабыйның күңелен кирттеләр.

 

Йөрәгенә хәзер ул сабый

Урын таба алмас кайда да.

Гомерлеккә калды балага

Әрнеп яшәргә бу дөньяда.

 

Булмасыннар иде ятимнәр,

Еламасын иде балалар.

Ташламасын, үзе үстерсен

Ата белән бергә аналар.

 

Алга бар

Тормыш иткән вакытта

Абындым бит, диярсең.

Газапларда әгәр янсаң,

Кем күлмәген киярсең?!

 

Төрлесе булыр тормышта,

Сөрлегеп тә китәрсең.

Алга барыр карар кылсаң,

Үткәннәрне кисәрсең.

 

Тормыш шулай бара инде,

Алга да бит барасың.

Кайчагында артка калып,

Үткәннәргә карарсың.

 

Абынма да, сөртенмә дә,

Җыен алга барырга,

Тормыштагы яхшылыкны

Күңелләргә салырга.

 

Ябыш ярдәм кулларына,

Очратсаң яхшылык.

Алга диеп омтыл, хәзер

Синең алда яктылык!

 

Тынычлык кирәк

Күңелләрем тынычланып калды,

Үз юлымны таптым, бугай.

Йөрәккәем каты тибә һаман,

Коткар мине, коткар, Ходай.

 

Үз уемнан мине коткарырга

Аллаһымнан ярдәм сорыйм.

Тынычлыкка күңелне салып,

Уйларымны ничек борыйм?

 

Күңелем тынычланып калыр,

Аллаһым да ярдәм бирер!

Уйларыма, хисләремә минем

Тынычлык та бердәм килер.

 

Килсен инде, килсен тынычлык

Уйларыма, йөрәгемә.

Үз юлымны табармын дип уйлыйм,

Ходай ярдәм бирсен генә.

 

Сүзләремне җепкә тезәм

Сүзләремне җепкә тезәм,

Агыла ул йөрәктән.

Сүз тезмәсе булсалар да,

Чыгадыр ул кирәккә.

 

Ярдәм бирәдер Аллаһым

Күңелне бушатырга.

Кем дә каршы киләлмәс ул

Бу хәлне туктатырга.

 

Сүзләремнең мәгънәләрен

Гаепләми аңлагыз.

Күңелемнән чыккан хисләр,

Хөрмәт итеп санлагыз.

 

Күңелемнең түрендәге

Сүзләрем тезелерләр.

Каты бәрелсәгез әгәр,

Мәгънәсез өзелерләр.

 

Күңелемнең бөтен хисен

Тутырдым мин кәгазьгә.

Ачык минем йөрәгем дә

Киңәшләргә, вәгазьгә.

 

Күңел

Нишләтәсең бу күңелне,

Салкынлыкка буйсынмый.

Ягымлы, җылы сүзләрне

Хәзер инде юксынмый.

 

Нишләтәсең бу күңелне,

Ярдәм сорап кычкырмый.

Яманлыкка да юл куймый,

Яхшылыктан ычкынмый.

 

Нишләтәсең бу күңелне,

Хәсрәтләргә биренми.

Ярдәм итеп яхшылыкка,

Беркайчан да иренми.

 

Нишләтәсең бу күңелне,

Алдамый, дөрес бара.

Ашыкмый да, кабаланмый,

Үткән ул ни зур ара.

 

Нишләтәсең бу күңелне,

Туры яши тормышта.

Үзе салган юлдан бара,

Үпкәләми язмышка.

 

Нишләтәсең бу күңелне,

Гаепләми беркемне.

Язмышына буйсына ул,

Дога укый һәр көнне.

 

Нишләтәсең бу күңелне,

Киләчәккә ул карый.

Көткәннәре булмаса да,

Инде... ничек тә ярый.

 

Кыш

Тышта салкын... Кыш.

Күңелләргә салкын өрмәсен.

Йөрәк җылысын тоеп яшик,

Араларга җилләр кермәсен.

 

Тышта салкын... Кыш.

Җылы булсын безнең өйләрдә.

Карашларың бөркеп торса ул,

Калмас иде җылы көйләргә.

 

Тышты салкын... Кыш.

Җылытасы иде йөрәкне.

Карашларда җылылык булса,

Тояр идең үзең кирәкне.

 

Тышта салкын... Кыш.

Өйдә җылы ул, килеп керсәң,

Туңган җанны да җылытырлык

Матур сүзләр әйтә белсәң.

 

Тышты салкын... Кыш.

Җанга җылы урын булсын ул.

Һәрберебезнең йөрәгенә

Җылылыклар кереп тулсын ул.

 

Тышта салкын...

Тышта булсын...

Тышта калсын!

 

Тормышым

Ярдәм сорап кешеләрдән

Гомер буе йөрмәдем.

Кешеләрнең күңеленә

Сорамыйча кермәдем.

 

Авырлыклар килгәндә дә,

Үзем таптым юлларын.

Тартып бардым, тукталмадым,

Арымады кулларым.

 

Җиңел юллар эзләмәдем,

Бардым бары турыдан.

Сынаулары да була шул,

Тормыш шулай корылган.

 

Зарларымны сөйләмәдем,

Булганы да үземдә.

Тормыштан һич зарланмыймын

Гомеремнең көзендә.

 

Тормышымның учагында

Калдырмадым күмерне.

Яшим әле гөрләттереп

Аллам биргән гомерне.

 

Ап-ак карлар

Күбәләкләп ява ап-ак карлар,

Күңел түрләренә үтсен аклык.

Җир өстенә бүген иңсен пакьлек,

Йөрәкләрдә урын алсын сафлык.

 

Яусын әле, яусын буранлап та,

Эремәсен әле ул ак карлар.

Акка чумып яши күңелләрем,

Аклык белән сафлык шуны барлар.

 

Күбәләкләп ява ап-ак карлар,

Керләнмәсен иде минем күңел.

Өшәнгәннәр, каралганнар белән

Янәшә дә атлау мөмкин түгел.

 

Сокланамын шундый матур көнгә,

Яусын әле, яусын ап-ак карлар.

Керләнмәгән, өшәнмәгән йөрәк,

Саф күңелләр бүген аны карар,

Яусын әле күбәләкләп карлар.

Миләүшә ГЫЙЛЬФАН,

Ульяновск шәһәре.