Мөселманнарның өченче турылыклы хәлифе Усман бине әл-Әффан (р.а.)
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез мөселманнарның өченче турылыклы хәлифе Усман бине әл-Әффан (р.а.) хакында булыр.
- Усман бине әл-Әффан (р.а.) хәтта Ислам дине килгәнче дә потларга табынмый, пычрак, әшәке эшләр белән шөгыльләнми һәм беркайчан да хәмер, исерткеч эчемлекләр эчми.
- Усман бине әл-Әффан (р.а.) 34 яшендә Ислам динен кабул итә. Ул Әбү Бәкрнең (р.а.) дингә өндәвенә бернинди икеләнүләрсез җавап бирә. Шулай итеп, ул беренче мөселманнар сафында була.
- Усман бине әл-Әффан (р.а.) Мәккә каласының хөрмәтле һәм бай кешеләреннән була. Ул күп кенә дирхәмне әтисеннән мирас итеп ала һәм сәүдә белән шөгыльләнеп аны арттыра. Ислам дине таралгач, ул үзенең мал-мөлкәтен Аллаһы юлында сарыф итә. Аның хәйриячелек белән шөгыльләнүенә күп мисаллар китерергә мөмкин. Усман (р.а.) Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, мөселманнарның эчә торган суга тилмерүләре турында ишетә. Мәдинәнең барлык коеларында да су әче һәм тозлы була. Шуннан соң ул кичектергесез рәвештә Рума коесын сатып алып, мөселманнарга бүләк итә.
Тәбүккә поход вакытында мөселманнар корылыктан һәм ачлыктан тилмерә. Шунлыктан, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) мөселманнарны гаскәрләрне коралландыруда ярдәм күрсәтүләрен сорый. Усман бине әл-Әффан (р.а.) гаскәрләргә өч йөз баш менге (верховые) аты бүләк итеп, барысын да таң калдыра. Шулай ук бер мең динарын китереп тапшыра.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) ул вакытта: “Бу көннән соң Усман ни генә эшләсә дә, аңа бернәрсә дә зыян китерә алмас”,- ди һәм бу сүзләрне ике тапкыр кабатлый.
Әбү Бәкр (р.а.) хәлифлек иткән чорда мөселманнар бик каты корылык белән ачлыкка юлыга. Нәкъ менә шул чакта Усман (р.а.) төрле кирәк-яраклар төягән зур кәрван белән шәһәргә килеп керә һәм мөселманнарның аяныч хәлдә булуын күреп, кәрванын тулысынча сәдака итеп бирә.
Усман бине Әффан сәдака бирүе турында беркайчан да мактанып сөйләми. Киресенчә, уң кулы нәрсә эшләгәнне сул кулы белмәслек итеп ярдәм күрсәтергә тырыша.
- Оялчанлык – Усман бине Әффанга (р.а.) хас күркәм сыйфатларның берсе. Усманның (р.а.) тыйнаклыгы һәм оялчанлыгы хәйрия эшләрендә генә түгел, көндәлек тормышында да чагылыш таба.
Хәсән әл-Бәсри Усман (р.а.) һәм аның оялчанлыгы турында телгә алып, болай ди: “Ул хәтта үз өендә бикле ишекләр артында тәһарәт алганда да тулысынча чишенми, чөнки оялчанлыгы аңа киемсез килеш басып торырга комачаулый”.
- Усман бине Әффан (р.а.) гаҗәеп дәрәҗәдә чибәр ир-ат була һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) охшаган була. Пәйгамбәребез үзенең кызы Рукаяга, әтиең белән бабаңа синең ирең кебек башка беркем дә охшамаган, дип әйтә. Усман бине Әффан (р.а.) үзенең тышкы һәм эчке матурлыгы белән көрәешләрнең мәхәббәтен яулый.
- Усман бине Әффанның (р.а.) Зиннурайни дигән кушаматы була. Ул Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) ике кызына өйләнә.
- Усман Коръән укырга бик тә инде ярата. Укытучысы һәм остазы – Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.). Усман бине Әффан (р.а.) күркәм сәхабәләрнең берсе була. Андый сәхабәләр турында: “Ун аятьне өйрәнгәннән соң, алдагыларына күчә һәм эш-гамәлләрен гыйлеменә таянып кылуга күчкәнче белем ала”,- дип әйтәләр.
Усманның (р.а.) хәләл җефете тапшыруынча, кайвакыт ул Коръәнне төне буе бертуктаусыз укый һәм бер рәкәгатьтә аны тулысынча укып чыга. Усман бине Әффан (р.а.) үзе: “Бу дөньяда мин өч нәрсәне: ач булганны туендыруны, ялангачны кием-салым белән тәэмин итүне һәм Коръән укуны аеруча яраттым”,- дип әйткән.
- Усман (р.а.) бик тә кыю, тәвәккәл һәм куркусыз була. Ул Ислам дине юлында хәтта газиз гомерен бирергә дә әзер була. Аллаһының Рәсүле оештырган барлык хәрби походларда да катнаша. Бары тик Бәдр тирәсендәге сугышта гына катнаша алмый, чөнки ул вакытта хатыны Рукая бик тә каты авырый һәм Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үтенече буенча хәләл җефете янәшәсендә кала. Усманның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге турында түбәндәге факт ачык сөйли: Хүдәйбийн килешүен төзегән чакта Пәйгайбәребезнең илчесе буларак көрәйшитләр янына бара, югыйсә, ул вакытта аңа үтерү куркынычы яный. Усман бине Әффан Мәккәгә киткәч, Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.), Усманны үтергәннәр, дигән имеш-мимешләр килеп ирешә. Шуннан соң ул үзенең сәхабәләрен мәҗүсиләргә каршы сугышырга ант итәргә чакыра. Сәхабәләр аның өндәвен кабул итеп, соңгы сулышларына кадәр бирешмәскә ант итәләр. Аллаһының Рәсүле үзенең уң кулын күтәрә дә: “Бу Усманның кулы”,- дип әйтә һәм икенче кулына суга, шул рәвешле Усман исеменнән ант итә. Тулаем алганда, бер мең дүрт йөз сәхабә агач астында ант итә, ягъни ризалык антын китерә.
- Әбү Бәкр әс-Сыддык белән Үмәр бине әл-Хәттаб хәлифлек иткән чорда Усман бине Әффан аларның киңәшчесе була. Нәкъ менә аның киңәшен исәпкә алып, Үмәр (р.а.) канцелярия булдыра һәм мөселман календаре буенча ел исәбен кертә. Ел исәбен Пәйгамбәребезнең һиҗрәте тарихыннан башлау турында карар кабул ителә. Чөнки нәкъ менә ул дөреслек белән ялган арасында бүлү сызыгын үткәрә, шулай ук, кайсы ай беренче булырга тиеш, дигән бәхәсләргә нокта куя. Усман (р.а.): “Мөхәррәмнән башлагыз, чөнки ул хәрәм айларның берсе, һәм исәп буенча ул беренче, бу айда кешеләр хаҗдан кайта”,- ди.
- Усман (р.а.) бик тә гадел була. Шулай бервакыт ялчысына ачуы чыгып, аның колагыннан авырттырып тарта. Шушы гамәле өчен үкенеп төне буе йокыга китә алмыйча ята һәм, ниһаять, ялчысын чакырып алып, аңа шул рәвешле җавап бирүен сорый. Ялчысы башта бу эштән баш тарта һәм Усманның ялваруын күреп, буйсынырга мәҗбүр була һәм аның әмерен үти.
- Усман бине Әффан (р.а.) хәлифлек иткән чорда күп дәүләтләр яулап алына (Тунис һәм башкалар) һәм хәрби-диңгез флоты булдырыла.
- Усман (р.а.) Ислам дине тарихында беренче булып суд бинасы төзетә. Судка учреҗдение статусы бирелә. Билгеле булганча, аңа кадәрге хәлифләр суд эшләрен мәчеттә башкарган. Моннан тыш, ул ислам дәүләтендә беренче булып полициягә нигез сала. Әлеге вазыйфага сәхабә Бине Күнфүз бине Үмәйр әл-Күрәши билгеләнә.
- Усманның олуг гамәлләреннән берсе - Коръәнне уку ысулларын бердәм итү. Ул изге Коръән кулъязмалары санын арттыра.
- Усман бине Әффан (р.а.) бу дөньядан шәһит булып китә. Хәлифлек итүенең соңгы елларында фетнәчеләр барлыкка килә һәм алар хакимиятне аның кулыннан көчләп тартып алырга омтылалар. Усманның йортын камап алып, хәлиф белән ярдәмчеләренең отставкага китүен таләп итәләр. Хәлиф аларга күркәм сабырлык белән җавап бирә. Мөселманнарның каны түгелмәсен өчен ул аларга каршы сугышмый һәм алар артыннан да бармый. Ул мөселманнарга сабырлык, түземлек һәм үз-үзен корбан итү үрнәге күрсәтә. Фетнәчеләргә бары тик аның үлеме генә кирәклеген аңлап, аны сакларга һәм якларга килгән мөселманнарга кылычларын төшерергә куша. Фетнәчеләр берничә атна дәвамында Усманның (р.а.) йортын камалышта тоталар һәм, ахыр чиктә, өенә бәреп керәләр һәм аны Коръән укыган вакытта үтерәләр. Ул җан биргән чакта кулындагы ярадан агып чыккан кан тамчылары Аллаһының Коръәндәге түбәндәге сүзләренә тама: “Аллаһ алардан сине саклаячак. Ул - Ишетүче һәм Белүче” (әл-Бәкара, 137).
Элегрәк Аллаһының Рәсүле мөселманнарның өченче хәлифе, сәхабә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве Усман бине Әффанның шәһит булып китәчәге турында әйткән була.
Әнәс тапшыруынча, шулай бервакыт Пәйгамбәребез Өхөд тавына Әбү Бәкр, Үмәр һәм Усман белән менгәч, тау тетрәнеп куя. Аллаһының Рәсүле: “Әй, Өхөд, тынычлан! Синең өстеңдә бары тик пәйгамбәр (нәби), турылыклы (сыддык) һәм ике шәһит кенә”,- дип әйтә.
Аллаһы Раббыбыз Усман бине Әффәннән (р.а.) разый булсын. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.