1 октябрь – Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне

Хөрмәтле ветераннар һәм олы буын вәкилләре!

Бәйрәм уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Бүгенге көн – зирәк акыллы һәм игелекле булуыгыз, хәзерге тормышыбызга бәһасез өлеш кертүегез өчен сезгә рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Буыннар бәйләнешен дәвам иттереп һәм Туган илебез турында тарихи хәтерне саклап, үзегезнең бай белемегезне һәм тормыш тәҗрибәгезне яшьләргә тапшырасыз. Сезнең күркәм үрнәгегез иң яхшы сыйфатлар тәрбияли һәм безне Россиянең чәчәк атуы хакына эшләргә, илебезне сакларга һәм якларга илһамландыра.

Ульяновск өлкәсендә 223 меңнән артык өлкән буын гражданы яши, шуларның 2801е – Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 38 меңнән артыгы – сугыш чоры баласы. Сезнең гомерегез озын, тулы канлы һәм кызыклы булсын өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз. Төбәк Хөкүмәте күп проектларны, шул исәптән “Көмеш университет” һәм “Социаль туризм” проектларын тормышка ашыра.

Актив тормыш алып бару белән генә чикләнмичә, волонтерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бүген Ульяновск өлкәсендә өч меңнән артык өлкән буын вәкиле җәмгыятькә һәм ватандашларыбызга ярдәм итә: окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре һәм башка күп нәрсәләр ясыйлар, бәйлиләр һәм киемнәр тегәләр, СВОда катнашучылар өчен посылкалар җыялар, өмәләрдә һәм төрле чараларда актив катнашалар. Игелекле булуыгыз һәм битарафлык күрсәтмәвегез өчен рәхмәт сезгә!

Кадерле өлкән буын вәкилләре һәм ветераннар! Ихлас йөрәктән сезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм озын гомер телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.