Алтын туегыз белән!

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында гомер кичерүче Фаил Фәйзетдин улы белән Равза Вәли кызы Ахметзяновларның гаилә корып бергә яши башлауларына 50 ел булды.

Күпләргә үрнәк булырлык бәхетле парны Ульяновск өлкәсенең туган көненә багышланган бәйрәм чарасында Алтын туйлары белән котладылар.

Хезмәт сөючән, актив тормыш позициясенә ия булган Ахметзяновлар бөтен гомерләрен “Путь Ленина” колхозында тырышып эшләүгә багышлаганнар. Гаилә башлыгы Фаил Фәйзетдин улы урта звено белгече, хуҗалыкның склад мөдире вазыйфаларын башкарган. Ә Равза Вәли кызы колхоз бухгалтериясендә бөтен күңелен биреп, җаваплылык хисе тоеп хезмәт иткән. Алар авылның иҗтимагый тормышында катнашырга да вакыт һәм мөмкинлек тапканнар. Ярдәмчел, киң күңелле булулары белән авылдашларының хөрмәтен һәм ихтирамын казанып яшиләр.

Ахметзяновлар бүген дә актив тормыш белән яши. Йорт тулы мал-туар, кош-корт асрыйлар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде балдан татлы биш оныклары да бар. Балаларыбызны кече яшьтән үк эшне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә юл бирергә, милли һәм дини йолаларыбызны үтәргә өйрәтеп үстердек, ди алар, бәхетле елмаеп.

Фаил һәм Равза Ахметзяновлар бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтеп матур гомер кичерәләр. Бала-оныкларыбыз еш кайтып йөри, йорт, бакча эшләрен башкарырга булышалар, рәхмәт аларга, без дәвамнарыбызның уңышларына, бәхетенә сөенеп яшибез, ди Алтын юбилярлар.