26/27 январь – Мигъраҗ кичәсе
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез Күккә ашу – Мигъраҗ кичәсе темасына багышлана.
Изге Мигъраҗ кичәсе мөбарәк Рәҗәб аеның 27 нче көненә – 2025 елның 26 январеннан 27 январена каршы кичкә туры килә. “Мигъраҗ” сүзе гарәп теленнән татарчага тәрҗемәдә “баскыч”, “күккә ашу”, “югарыга күтәрелү” дигән мәгънәне аңлата. Ислам дине терминологиясендә Аллаһы Рәсүле (с.а.в.с.) гайре табигый сәяхәтенең икенче этабы шулай дип атала, анда сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) җаны да, тәне дә катнаша.
Әнәс бине Мәлик (р.а.) тапшыруынча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Миңа Буракны – ишәктән зуррак, әмма качырдан кечкенәрәк булган ак төстәге, атланып йөри торган хайванны китерделәр. Мин шушы канатлы атка атланып, күз ачып йомганчы, Бәйтел Мөкаддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә барып җиттем. Анда Буракны башка пәйгамбәрләр бәйләп калдыра торган боҗрага бәйләп куйдым да, мәчеткә кереп ике рәкәгать намаз укыдым. Аннан чыккач, Җәбраил фәрештә миңа бер савыт шәраб белән бер савыт сөт китерде. Мин сөтне сайлап алгач, Җәбраил: “Син җаныңа, күңелеңә (фитра) хуш килгәнне сайладың”,- диде. Шуннан соң без бергәләп күкнең иң түбән катына күтәрелдек. Җәбраил капканы ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең алдыбызда капкалар ачылды. Анда Адәмне күрдем, ул мине сәламләде һәм Аллаһы миңа игелек, яхшылык насыйп итүен теләп дога кылды. Аннары без күкнең икенче катына күтәрелдек һәм Җәбраил капкаларны ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең алдыбызда капкалар ачылды. Анда мин икетуган абыйларымны – Мәрьям улы Гайсә белән Зәкәрия улы Яхъяны күрдем. Алар мине сәламләделәр һәм Аллаһы миңа игелек насыйп итүен теләп дога кылдылар. Шуннан соң без күкнең өченче катына аштык. Җәбраил капканы ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең каршыбызда капкалар ачылды. Анда Йосыфны күрдем, ул гаҗәеп дәрәҗәдә чибәр, матур иде. Ул мине сәламләде һәм Аллаһы миңа игелек насыйп итүен теләп дога кылды. Шуннан соң без күкнең дүртенче катына күтәрелдек. Җәбраил капканы ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең алдыбызда капкалар ачылды. Анда Идрисны күрдем, ул мине сәламләде һәм Аллаһы миңа игелек насыйп итүен теләп дога кылды. Ә Бөек Раббыбыз: “Без аны (пәйгамбәрлек кебек) өстен бер урынга күтәрдек”,- диде (Мәрьям, 57). Шуннан соң без күкнең бишенче катына аштык. Җәбраил капканы ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең алдыбызда капкалар ачылды. Анда мин Һарунны күрдем, ул мине сәламләде һәм Аллаһы миңа игелек, шәфкать-мәрхәмәт насыйп итүен теләп дога кылды. Шуннан соң без күкнең алтынчы катына аштык. Җәбраил капканы ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең алдыбызда капка ачылды. Анда мин Мусаны күрдем, ул мине сәламләде һәм Аллаһы миңа игелек, шәфкать-мәрхәмәт насыйп итүен теләп дога кылды. Шуннан соң без күкнең җиденче катына күтәрелдек. Җәбраил капканы ачуларын сорады. “Син кем?”- диделәр аңа. “Мин – Җәбраил”,- дип җавап бирде ул. “Ә синең белән кем бар?”- дип сорадылар. “Мөхәммәд”,- диде ул. “Аның артыннан җибәрделәрме?”- дигән тавыш яңгырады. “Аның артыннан җибәрделәр”,- диде Җәбраил, шуннан соң безнең алдыбызда капкалар ачылды. Анда мин Ибраһимны күрдем, ул яшәгән йортына – әл-бәйт әл-мәмүргә аркасы белән терәлеп утыра иде. Әлеге йортка көн саен җитмеш мең фәрештә керә, алар гыйбадәт кылалар да чыгып китәләр һәм беркайчан да кире әйләнеп кайтмыйлар. Күкнең иң югары катында җыелган фәрештәләр мине бер бүлмәгә керттеләр. Ошбу бүлмәдә Аллаһы Тәгаләнең бихисап күп пәрдәләр аша якынаюын сиздем, бик тә курыккан хәлдә сәҗдәгә киттем, Аллаһы Раббыбызга мактаулар укыдым. Шул мизгелдә Аллаһтан вәхи (илаһи ачыш) килде. Ул көн һәм төн дәвамында илле тапкыр намаз укырга кушты. Шуннан соң мин Муса янына төштем. Ул: “Раббыбыз синең өммәтеңә нинди бурычлар йөкләде?”- дип сорады. Мин: “Ул илле тапкыр намаз укуны фарыз кылды”,- дип җавап бирдем. Муса: “Раббың янына кире бар һәм җиңеллек бирүен сора, чөнки синең өммәтең моны күтәрә алмас, мин израильлеләрне сынап һәм тикшереп карадым инде”,- диде. Шуннан соң Раббым янына кире бардым һәм: “Йа, Раббым, минем өммәтемә йөкләнелгән бурычларны җиңеләйтсәң иде”,- дидем. Һәм Ул намазлар санын бишкә киметте. Шуннан соң мин Муса янына кайттым һәм: “Раббыбыз намазлар санын бишкә киметте”,- дидем. Муса: “Синең өммәтең моны күтәрә алмас, Раббың янына кире бар һәм җиңеллек бирүен сора”,- диде. Һәм мин Раббым янына кире бардым һәм Муса янына кире әйләнеп кайттым, шуннан соң гына Раббым миңа: “Әй, Мөхәммәд! Хакыйкатьтә, бу – биш вакыт намаз, аларны сез көн һәм төн дәвамында укырга тиеш, аларның һәркайсы өчен мөселманга ун тапкыр укыган савап язылыр, шулай итеп, илле тапкыр намаз уку тәшкил итәр. Мөселман игелекле гамәл кылырга ниятләп, аны эшләмәсә, бер игелекле гамәл язылыр, әгәр ул аны эшләсә, ун игелекле гамәл язылыр. Әгәр кемдер гөнаһлы, начар гамәл кылырга ниятләп, аны кылмаса, аңа берни дә язылмас, ә инде гөнаһлы эшне кылса, аңа бер гөнаһлы эш язылыр”,- диде. Шуннан соң мин Муса янына төштем һәм болар турында сөйләп бирдем. Ул: “Раббың янына кире бар һәм җиңеллек бирүен сора”,- диде”. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Мин аңа болай дидем: “Мин Раббым янына бардым (берничә тапкыр), хәзер миңа Аның алдында оят инде”,- дип белдерде (Сәхих Мөслим).
Ислам дине тарихында мөһим вакыйгаларның берсе буларак, Мигъраҗны өч этапка бүләргә мөмкин. Беренчесе: Исра – төнге күчеш. Бу – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) Бурак атлы хайванга утырып Мәккәдән Иерусалимга сәяхәте. Сәяхәтнең әлеге этабы Коръән аятьләре белән раслана. Әлеге вакыйганы инкарь итүчегә иманнан чыгу куркынычы яный. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне колын Харам мәчетеннән (алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, Күрүче” (Әл-Исра, 1). Икенче этап: Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) Иерусалимнан махсус күтәргечтә җиде кат күк аша кырый чик лотоска – сидрат әл-мүнтәхәгә кадәр күтәрелүе. Әлеге хәбәр билгеле булган хәдисләр белән раслана. Моны инкарь итәргә тәвәккәллек итүче адашкан булып санала. Өченче этап: Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) бернинди юлдашсыз “Рәффәф” дип аталган махсус транспорт җайланмасында Җәннәт, Тәмуг, Көрси, Гареш аркылы, рухлар һәм Галәм чикләрен үтеп, Аллаһы Раббыбыз Үзе теләгән урынга ашуы. Анда вакыт, киңлек дигән нәрсә юк, шулай ук сыйфатлар һәм билгеләр дә юк. Шушы урында Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры сөйләшә, сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтелә һәм шул рәвешле Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) иң югары, иң бөек дәрәҗәгә, әҗер-савапларга ирешә. Сәяхәтнең әлеге этабы турында хәдистә әйтелә. Без Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) шәфәгатенә ирешүгә өметләнеп, аның тарафыннан тапшырылган хәдисләргә ышанырга тиеш.
РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.