Рәҗәб – Аллаһының ае
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез Рәҗәб аенда ураза тоту һәм өстәмә намазлар укуның фазыйләтләре турында булыр.
Әлһәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы Раббыбыз безгә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтә, төрле нигъмәтләр бирә. Вакыт – иң зур нигъмәтләрнең берсе. Аны акчага сатып алуы мөмкин түгел. Шуңа күрә вакыт хәттә алтыннан да кыйммәтрәк. Мөбарәк көннәр һәм айларның кадерен белергә кирәк. Хәзерге вакытта барган күркәм вә мөбарәк Рәҗәб ае безнең өчен аеруча кыйммәтле айларның берсе булып исәпләнә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә, ел 12 айдан гыйбарәт, шуларның дүртесе – Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәб айлары хәрәм булып санала, дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) вакытында һәм аңа кадәрге чорда әлеге айларда сугышлар туктатылып торганга, бу айлар хәрәм айлар дип атала. Шушы айлар кергәч, кешеләр бер-берсе белән дошманлашуын туктаткан. Әлеге айларда кылган игелекле гамәлләр өчен әҗер-саваплар арттырып языла, кылган гөнаһлар тагын да күбрәк итеп языла.
Рәҗәб аенда берничә мөһим вакыйга булган. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әти-әнисенең никахлашуы – шуларның берсе. Рәҗәб аеның беренче җомга көнендә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) ата-анасына никах укыла. Әлеге вакыйга Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) җир йөзенә килүен тизләтә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) ата-бабалары барысы да никах укытканнар. Алар һәммәсе дә никахлы тормыш белән яшәгән һәм законлы никахтан балалары туган. Халык телендә әлеге төн Рәгаиб кичәсе дип йөртелә.
Рәҗәб аеның икенче мөһим вакыйгасы – ул Мигъраҗ кичәсе. Абруйлы галимнәр фикеренчә, әлеге вакыйга шушы айның 27 нче төненә туры килә. Бу төнне Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мәккәдән Иерусалимга күчерелә. Ул анда барлык пәйгамбәрләрнең рухлары белән бергә намаз укый, аннары җаны вә тәне белән күкнең җиденче катыннан югарырак күтәрелә. Шуннан соң көненә биш тапкыр намаз уку мөселманнар өчен фарыз гамәл булып санала башлый. Намаз – ул күктән ирешкән гыйбадәт. Аллаһы Раббыбыз Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) барлык әмерләрен ул җирдә булган вакытта бирә, бары тик намаз уку турында гына әмере күктә бирелә. Намаз – ул иманлы кеше өчен мигъраҗ.
Өченче вакыйга – ул Тәбүккә поход. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) һиҗри буенча 9 елның Рәҗәб аенда (кояш календаре буенча 630 елда) Тәбүккә поход белән бара. Аннан мөселманнар бөек җиңү белән кайталар.
Дүртенче вакыйга – Сәләхетдин Әюбийның (р.а.) Иерусалимны яулап алуы. Һиҗри буенча 583 елның 27 нче Рәҗәбендә (кояш календаре буенча 1187 елның 2 октябрендә) солтан Сәләхетдин Әюбий (р.а.) үзенең гаскәре белән Иерусалимга бара һәм аны азат итә. Ислам динендә Иерусалимның зур әһәмияткә ия булуы сәбәпле, әлеге яулап алуның роле бәяләп бетергесез. Мөселманнарның беренче Кыйбласы – бәйтел Мөкатдәс шунда урнашкан. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Иерусалимдагы әл-Акса мәчетеннән күкләрдән дә югарырак Аллаһы Тәгалә тарафына күтәрелә.
Рәҗәб аенда ураза тотарга киңәш ителә. Күпчелек галимнәр Рәҗәб ае дәвамында ураза тоту яхшырак, ягъни мөстәхәб гамәл дип саный. Хәнбәлиләрнең шактый өлеше Рәҗәб ае дәвамында ураза тоту кирәкми, ягъни мәкрух дип исәпли. Алар фикеренчә, әгәр кеше ураза тотуын бер көнгә яки берничә көнгә өзсә яисә уразасын башка айдагы уразасына өстәсә, мәкрухлык юкка чыга.
Әбү Бәкр әл-Вәррәк (к.с.): “Рәҗәб – чәчү ае (тәүбә итү һәм игелекле гамәлләр кылу), Шәгъбан – үсеп чыкканга су сибү һәм аны карау ае. Ә Рамазан – уңышны җыеп алу ае. Чөнки ураза тотучы кеше, гөнаһларыннан чистарынып, тәүбә кылып һәм игелекле эшләр эшләп, камиллекнең башка дәрәҗәсенә күтәрелә”,- дип әйткән (Ләтаифүл Мәәриф).
Рәҗәб аенда рухи яктан Рамазан аена әзерләнә башларга – Аллаһыны зикер кылырга, гөнаһлар өчен тәүбә итәргә, ураза тотарга, Коръән укырга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга – сәдакалар бирергә, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мөбарәк айларда күп итеп ураза тоткан. Ул: “Йа, Раббым! Рәҗәб һәм Шәгъбан айларында безгә рәхмәтеңне, шәфкать-мәрхәмәтеңне насыйп ит, безгә Рамазанга ирешергә насыйп әйлә”,- дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылып мөрәҗәгать иткән.
Әбү Кылаба (р.а.) исемле табигыйн: “Рәҗәб аенда ураза тотучылар өчен җәннәттә сарай әзерләнгән”,- дип әйткән. Имам Әхмәд (р.а.): “Табигыйн – сәхабәләрнең дәвамчысы булган Әбү Кылаба бу сүзләрне үзеннән, үз исеменнән генә әйтә алмаган. Һичшиксез, ул бу сүзләрне ачыш (откровение) иңдерелгән кешедән (Пәйгамбәрдән) тапшырган. Тәүфыйк исә – фәкать Аллаһыдан гына”,- дип белдергән. Бу сүзләр имам әл-Байхакиның “Шүәбүл Иман” китабында китерелә. Имам Әхмәд, әлеге хәдис Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) тарафыннан әйтелгән, дип саный.
Рәҗәб – Аллаһы Раббыбыз ае. Әнәс бине Мәлик (р.а.) тапшыруынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Рәҗәб ае - Аллаһы каршында иң күркәм һәм данлыклы айларның берсе. Ул (Рәҗәб) – Аллаһы ае, Аның аен олуглаучы – Аллаһының кушканнарын олуглаучы, Аның кушканнарын олуглаучыны Аллаһы җәннәт бакчаларына кертер һәм аңа Үзенең ризалыгын бирер” (имам әл-Байхаки, “Шүәбүл Иман”, 3533). Шуңа күрә бу айда тәсәввүф галимнәре “әл-Ихлас” сүрәсен күбрәк укырга һәм Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүен сорарга киңәш итәләр.
Өч күркәм ай – Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан айлары рәттән бара. Рәҗәб аенда без тәүбә-истигъфарга – гөнаһларыбыз һәм хата-кимчелекләребезне кичерүне сорауга күбрәк игътибар бирәбез. Истигъфар һәм тәүбә – ул рухи яктан чистарыну, сафлану. Шәгъбан аенда күбрәк Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хөрмәтенә салаватлар әйтәбез. Ә Рамазан аенда Коръәни-Кәрим китабын мөмкин кадәр күбрәк укырга тырышабыз.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Җәннәттә елга бар, ул Рәҗәб дип атала, аның суы сөттән аграк һәм балдан татлырак. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тотучыга Аллаһы шушы елганың суын эчү мөмкинлеге бирер”,- дип әйткән (Сүютый, Җәмиүс сәгыйр). Башка хәдистә болай диелә: “Рәҗәб аенда бер көн ураза тоту ай буе ураза тотуга тиң. Җиде көн ураза тотучы алдында тәмуг капкалары ябылыр; сигез көн ураза тотучы алдында сигез җәннәт капкалары ачылыр; ун көн ураза тотучының начарлыклары изге гамәлләргә әверелер” (Шәрхү Шифа). Бине Хаҗәрдән (р.а.), бу хәдисләр буенча гамәл кылырга ярыймы, дип сораганнар. “Әлеге хәдисләр уйлап табылмаган, әмма зәгыйфьләр, шуңа күрә аларны тапшырырга һәм игелекле гамәлләрнең фазыйләтләре бүлегендә файдаланырга мөмкин”,- дип әйткән. Кешеләр белән җеннәр гыйбадәт кылу өчен яралтылган бит. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Ләкин үгет бирүне дәвам ит, чөнки вәгазь иман китергән кешеләргә файда бирә. Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым” (Әз-Зарият, 55-56).
Усама бине Зәйдә сүзләренчә, ул Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле, синең Шәгъбан аенда ураза тоткан кебек башка бер айда да ураза тотканыңны күргәнем юк”,- дип сораган. Ул аңа: “Кешеләр Рәҗәб белән Рамазан арасында булган айга ваемсызлык күрсәтәләр. Ә бит бу айда барлык гамәлләр дә Галәмнәр Раббысына күтәрелә, һәм мин гамәлләрем күтәрелгән чакта уразада булырга телим”,- дип җавап биргән (Әхмәд, ән-Нәсәи).
Рәгаиб кичәсе, Мигъраҗ кичәсе, Бәраәт кичәсе кебек мөбарәк кичләрне гыйбадәт кылып – намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Ахшам белән ястү намазы арасында әввәбин намазы, ястүдән соң тәсбих намазы укыла. Сәхәргә торгач тәһәҗҗүд намазы укырга, тәүбә-истигъфар кылырга, салаватлар әйтеп, догалар кылырга кирәк.
Аллаһы Раббыбыз безгә Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын намазлар укып үткәрергә, мөбарәк айлар һәм көннәрне җанландыру өчен тәүфыйк насыйп итсен, белемнәребезне арттырсын һәм саф вә пакь Ислам динебезне тирәнтен аңлау мөмкинлеге бирсен. Әмин!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.