“И, кешеләр! Фәкыйрьлектән куркып, балаларыгызны үтермәгез...”
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез зур, ишле - күп балалы гаилә кору темасына булыр.
Мөселманнар гаилә кору мәсьәләсенә бик тә җитди карарга тиеш. Никах - ул бер-берсен яраткан ике йөрәкнең бергә кушылуы, аларга бөек миссияне үтәү бурычы йөкләнә.
Ислам дине байрагын фәкать иманлы кешеләр генә ахыргача күтәреп бара ала. Аларның саны күбрәк булган саен әлеге байрак озаграк балкып, кешеләргә хаклык турында искә төшереп торачак. Мөселманнар саны күбрәк булган саен Аллаһы Раббыбыз ешрак зикер кылыныр, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салаватлар ешрак әйтелер һәм мәчетләребез манарасыннан азан ешрак яңгырар.
Тирәнтен уйлап карасаң, бер мөселман гаиләсенә бик күп нәрсә бәйле бит. Әлеге гаилә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәтен үтәүдән - балалар табып үстерүдән баш тартса, буыннар бәйләнеше өзеләчәк, нәсел киселәчәк һәм саф вә пакь динебезгә зур зыян салыначак. Динсезлек юлына баскан нәселгә - кавемгә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный.
Кызганычка, күп кенә иманлы кешеләр атеистлар гадәтен үзләштерде - нәселләрен дәвам итүне чикләү өчен бернинди җитди сәбәпләр булмый торып, нибары бер яки ике бала табалар. Бу - зур ялгышу һәм адашу, шайтан коткысына бирелү һәм Ислам дине кушканнарга каршы бару. Чөнки динебез никахсыз торуны катгый тыя һәм җитди сәбәпсез йөккә узудан саклануны шелтәли.
Аллаһы Рабббыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Раббыгыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул - (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче. Күкне өстегезгә мул яуган бер хәлдә җибәрер. Маллар һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итәр, сезнең өчен бакчалар үстерер һәм сезнең өчен елгалар булдырыр” (Нух, 10-12).
Аллаһы Тәгалә шулай ук болай ди: “Аллаһ сезнең үзегездән сезгә хатыннар бар итте, ул хатыннарыгыздан исә сезнең өчен балалар һәм оныклар яралтты һәм сезне ризыкландырды” (Ән-Нәхл, 72).
Аллаһы Раббыбыз болай ди: “Алар белән (хатыннарыгыз белән) якынлык кылыгыз һәм Аллаһның сезгә тәкъдир иткәнен эзләгез” (Әл-Бәкара, 187).
Абдулла Бине Аббас, “Аллаһның сезгә тәкъдир иткәнен эзләгез” дигән сүзләр “бала табарга омтылыгыз” дигәнне аңлата, дип әйткән (әл-Күртүби тәфсире, 2/318).
Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына бер кеше килә һәм: “Әй, Аллаһының Рәсүле, миңа чибәр бер хатын-кыз бик тә ошый инде, әмма ул бала таба алмаячак, мин аңа өйләнә аламмы?”- дип сорый. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аңа рөхсәтен бирми. Әлеге кеше Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына өченче тапкыр килгәч, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Сезне яратучыларга һәм бала таба алучыларга өйләнегез, хаклыкта, мин башкалар алдында өммәтемнең күплеге белән горурланырмын”,- дип белдерә.
Әнәс бине Мәлик болай дип сөйләгән: “Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безгә өйләнергә кушты һәм никахсызлыкны катгый рәвештә тыйды. Ул: “Сезне яратучыларга һәм бала таба алучыларга өйләнегез, чөнки хаклыкта, Кыямәт көнендә мин башка пәйгамбәрләр алдында өммәтемнең күплеге белән горурланырмын”,- дип әйтә иде” (Әхмәд).
Әнәс болай дип сөйләгән: “Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безгә килгәч, әнием аңардан минем өчен Аллаһыдан дога кылып соравын үтенде. Пәйгамбәребез (с.а.в.с) миңа яхшылыклар, бәрәкәтле тормыш теләп дога кылды һәм догасының ахырында: “Йа, Раббым, шушы бәндәңнең мөлкәтен һәм балаларын арттыр һәм аңа киң ризык насыйп ит”,- диде”.
Күп еллар үткәннән соң, Әнәс болай дип әйткән: “Аллаһы исеме белән ант итәм, минем мөлкәтем зур, ризыгым киң, хаклыкта, бүген балаларым һәм оныкларым саны йөзгә якын” (Мөслим, 2481).
Аллаһы Раббыбыздан күркәм нәсел дәвамчылары насыйп итүен сорау пәйгамбәрләрнең сөннәте булып исәпләнә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә Ибраһим пәйгамбәрнең (р.а.) Аңа менә шундый дога белән мөрәҗәгать итүе турында хәбәр итә: “И, Раббым! (Нәселемне дәвам иттерерлек дәгъват һәм динне ирештерүдә ярдәмче булачак, үземнән соң җирне тутырачак) Изгеләрдән берсен миңа бир!” (Саффат, 100).
Раббыбыз шулай ук Зәкәрия пәйгамбәрнең (р.а.) Аңа менә шундый дога белән ялваруы хакында хәбәр итә: “И, Раббым! Миңа да Үзеңнән пакь бер нәсел насыйп ит. Һичшиксез, син - доганы ишетүче” (Әлү Гыймран, 38).
Шуңа күрә имам әл-Күртүби: “Аллаһыдан бала насыйп итүен дога кылып сорау пәйгамбәрләр һәм изгеләрнең сөннәте булып санала”,- дип әйткән (әл-Күртүби тәфсире, 4/72).
Аллаһы Раббыбыз иманлыларның сыйфатларын тасвирлап болай ди: “Алар (догаларында): “И, Раббыбыз! Хатыннарыбыздан һәм нәселебездән безгә күзләргә куаныч бир. Һәм безне тәкъвалык ияләре өчен имам ит!”- диләр” (Әл-Фуркан, 74).
Болар барысы да Ислам динендә нәселләрне дәвам итүнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Гаиләләрнең зураюы нәтиҗәсендә мөселман өммәте ишәя, иманлылар саны арта, димәк, без күбәябез.
Әмма мөселманнар арасында шайтан коткысына бирелеп яшәүчеләр дә бар. Алар балаларын тәрбияләп үстерергә көчләре җитмәс дип саныйлар һәм шул сәбәпле нәселләрен дәвам иттерүдән сакланып, бер яки ике бала табу белән чикләнәләр. Югыйсә, Аллаһы Раббыбыз болай ди: “И, кешеләр! Фәкыйрьлектән куркып, балаларыгызны үтермәгез. Без аларны да, сезне дә ризыкландырабыз. Һичшиксез, аларны үтерү - бик зур гөнаһ” (Әл-Исра, 31).
Аллаһы Тәгалә шулай ук болай ди: “Ризыгыгыз да, сезгә (хәердән) вәгъдә ителгән нәрсәләр дә - күктә (Ләүхелмәхфүздә). Күкнең һәм җирнең Раббысы белән ант итәмен, ул, һичшиксез, сезнең сөйләшүегез кебек хак” (Әз-Зарият, 22-23).
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хаклыкта, бер генә җан да үзенә тиешле ризыкны тулысынча алып бетермичә үлмәс”,- дип әйткән (Бине Мәҗә).
Имам әл-Мүнәви болай дигән: “Хаклыкта, кешенең ризык муллыгы (финанс мөмкинлекләре) гаилә әгъзалары һәм балалары санына тигез булыр, һәм ярдәм ризыклану өчен таләп ителгән кадәр бирелер. Үзенең ихтыяҗларын һәм нәфесен канәгатьләндерү өчен түгел, ә мәңгелек дөньяга әзерләнүгә бәйле рәвештә өммәтенең санын арттыру нияте белән өйләнүчегә Аллаһы Тәгалә ризыкны үзе көтмәгән җирдән бирер” (Фәйдүл-Кәдир, 3/241).
Шуны дә әйтеп үтәргә кирәк, кешеләр арасында күп балалы гаилә булуны шелтәли торган хәдисләр таратыла. “Күп балалы беркайчан да бәхетле була алмас”, дигән хәдис әнә шундыйлардан. Болар барысы да ялган, дөреслеккә туры килми торган хәдисләр.
Имам әл-Мәүвәрди болай дип әйткән: “Бала тудырып үстерергә җыенган кешенең нияте изге, саф булырга тиеш. Шундый ният белән тапкан бала бары тик Аллаһыга гына гыйбадәт кылыр, кешеләрне дөрес юлга өндәр, хаклык, дөреслек ягында булыр һәм халыкка, шәһәрләргә файда китерер” (Нәсыйхәт әл-мөлек).
Борынгылар, үзенең санын арттыру турында кайгырмаган халык түбәнсетелгән булыр, дип әйткән.
И, Раббыбыз, безгә дөрес һәм изге нәселләр насыйп итсәң иде!
Йа, Аллаһ, нәселләребезне безнең күзләребезгә куаныч ит!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.