Укытучыларга хөрмәт күрсәтик!
Җомга вәгазе
Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүген – укулар башланган сентябрь аеның беренче җомга көнендә гыйлем алу белән беррәттән, белем бирүчеләргә, ягъни мөгаллимнәргә, остазларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү кирәклеге турында искә төшереп үтәсебез килә.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Һәрбер нәрсә, хәтта судагы балык та яхшылыкка, игелеккә өйрәтүченең гөнаһларын кичерүне, гафу кылуны сорый”,- дип әйткән (Тәбарани).
Без барыбыз да гыйлемгә омтылабыз, аңа хөрмәт белән карыйбыз. Бу нәкъ шулай булырга тиеш тә, чөнки кеше хайваннан белемле булуы белән аерылып тора.
Гыйлем сүзе гарәпчәдән татарчага тәрҗемәдә белем дигән мәгънәне аңлата. Белемнең сыйфаты укытучының тырышлыгына һәм укучының – шәкертнең гыйлем алуга карата нинди мөнәсәбәттә булуына бәйле. Шәкертнең белем алуга карата мөнәсәбәте аның мөгаллименә нинди мөнәсәбәт күрсәтүенә турыдан-туры бәйле. Дәресләрдә алган гыйлемнең дәрәҗәсе шәкертнең мөгаллимгә карата мөнәсәбәтенә бәйле. Белем алу процессы бәрәкәт китерсен өчен шәкерт үзенең мөгаллимнәрен хөрмәт итәргә, олыларга тиеш.
Мөгаллимен хөрмәт иткән кеше фанилыкта да, бакый дөньяда да үзенә зур файда ала. Коръәни-Кәримнең “Локман” сүрәсендәге 31 нче аятьтә Локман Хәкимнең үзенең улына нинди үгет-нәсыйхәт бирүе турында бәян ителә. Мөгаллим – ул бу дөньяда һәм бакыйлыкта уңышка ирешү өчен остаз, ди ул. Ата-аналар – тәнне, мөгаллимнәр җанны булдыра, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән.
Мөгаллим – үрнәк булырлык кеше, аның тиешле квалификациясе, ягъни гыйлеме булырга тиеш, бары тик шул рәвешле генә ул шәкертләрнең хөрмәтен казана ала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Белгән (һәм белгәне белән яшәгән) кешеләр белән (хакны) белмәгән кешеләр тиң була аламы? Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә” (Әз-Зүмәр, 9).
Динисламыбызның бөек галиме, имам Газали үзенең “Әй, улым” дип исемләнгән китабында шәкерт үзенең мөгаллименә карата үтәргә тиешле булган әдәп – этикет кагыйдәләрен санап үтә. Әлеге әдәпләрнең күбесе бүген дә бик актуаль яңгырый.
- Мөгаллимне – укытучыны беренче булып сәламләргә һәм аңардан дәрескә керергә рөхсәт сорарга.
- Укытучы янында артыгын сөйләмәскә, аның белән аралашкан вакытта күп сүзле булмаска.
- Мөгаллим рөхсәтеннән башка сүзне башламаска.
- Әгәр сорау бирергә теләсәң, укытучыдан рөхсәт сора.
- Сездән аермалы буларак, әнә теге кеше бу мәсьәлә турында башка төрле фикер әйтә, дип шәкертләр янында укытучы белән бәхәсләшмәскә.
- Дәрес вакытында башка укучылар белән сөйләшмәскә, тавышламаска, юк-барга боргаланып утырмаска.
- Укытучы сөйләгән чакта тыныч булырга, тәртипле генә утырырга, көлмәскә. Мөгаллим сорау бирсә, итагатьле генә, хөрмәт күрсәтеп җавап бирергә.
- Әгәр дәрес вакытында сорау туса, аны җаен туры китереп кенә бирергә. Укытучының эше булса, аңа комачауламаска, өйгә кайткан чакта юлда юк-бар сораулар биреп аны йөдәтмәскә.
- Укытучы класска килеп кергәч, укучылар аны торып басып сәламлиләр. Дәрес тәмамланып, ул класстан чыгарга җыенгач, укучылар аңа хөрмәт йөзеннән торып басалар.
- Укучы үзенең укытучысы турында яхшы, уңай фикердә булырга тиеш. Әгәр аның үз-үзен тотышында, тәртибендә нәрсәдер ошап бетми икән, хак куярга ашыкмаска, башка укучылар белән укытучы турында гайбәт сүзләр сөйләмәскә.
Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәптә укытучы хаклы булмаса да, баланы үзенең мөгаллимен хөрмәт итәргә өйрәтегез, сабый бу турыда белмәскә тиеш. Чөнки мәктәптә укытучыны хөрмәт итмәгән бала, үсә төшкәч, әти-әнисен тыңламас, аннары югары уку йорты мөгаллимнәренең сүзенә колак салмас. Шул рәвешле ул деспот булып үсеп җитәр. Монысы инде шәригать кануннарына каршы килә. Әгәр ата-анага укытучы ошап бетми икән, сәбәбен аңлатып тормыйча гына, баланы башка мәктәпкә күчерергә мөмкин. Бала үзен өлкәннәрдән яхшырак, өстенрәк, акыллырак итеп санамасын, тоймасын. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Өлкәннәргә хөрмәт, кечеләргә шәфкать күрсәтмәгән һәм гыйлем ияләрен олыламаган кеше бездән түгел”,- дип әйткән (Тирмизи).
Кызганычка, дини яки дөньяви белем алу юлына яңа гына баскан яшь кешеләр арасында остазларының фикере белән килешмичә, аларны тупас рәвештә тәнкыйтьләүчеләр очрый. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында бу аеруча таралган. Аларның сәхифәләре галимнәр һәм имамнарга карата әйтелгән усал, ямьсез сүзләр, мыскыллы көлүләр һәм мәсхәрә итүләр белән тулып ята.
Шул рәвешле эш итүчеләр берничә зур гөнаһ кылалар – кешенең артында начар сүзләр сөйләп, гайбәт юлына басалар, үзләреннән өлкәнрәк һәм зур гыйлемгә ия булган кешене гаеплиләр, еш кына үзләре төгәл генә белеп бетермәгән мәсьәләләр хакында өстән генә фикер йөртеп, ашыгыч нәтиҗәләр ясыйлар. Әлеге тәнкыйть, гадәттә, кайсыдыр лекторның хатасы аркасында түгел, ә аның сүзләрен дөрес аңлап бетермәү, белемнең азрак булуы аркасында килеп чыга.
Аллаһы Раббыбыз гыйлем серләрен үзләштерүдә безгә җиңеллекләр насыйп итсен!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.