Саф күңелле һәм сау-сәламәт булыйк!
Җомга вәгазе
Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Тиз үзгәрә торган хәзерге заманда кешеләр җәмгыятьтә барлыкка килгән кануннарга һәм тәртипкә автомат рәвешендә буйсынып яшиләр. Бүгенге вәгазебез актив мөселман темасына булыр. Ислам дине бездән көндәлек тормышыбызда тирәнтен уйлап эш итүне таләп итә.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Күпләр алданган ике яхшылык бар – ул сәламәтлек һәм буш вакыт” (Бохари).
Һәрбер кеше камилләшергә, физик һәм рухи яктан үсәргә тиеш. Гомеребезнең һәр минутын – мизгелен файдалы итеп үткәрү мөһим. Әмма без кешегә яшәү өчен дөрес булган көч һәм дәрт – энергия чыганаклары кирәклеге турында еш кына онытып җибәрәбез.
Кеше өч өлештән – гәүдә, җан белән акылдан (зиһен) гыйбарәт.
Аллаһы Раббыбыз беренче итеп кешенең җанын булдыра. Адәм баласы алдында җанын – калебен иманлы, яхшылыкны яратучы, бары тик шуңа гына омтылучы итү бурычы тора. Баланы кечкенә чактан ук иманлы, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, әхлаклы итеп тәрбияләргә кирәк, ул әти-әнисенең, укытучыларының киңәшләренә, үгет-нәсыйхәтләренә колак салып үссен.
Икенчесе – ул акыл (зиһен). Иманлы, дин юлындагы мөселман бу дөньяда үзен күпкә ышанычлы итеп тота. Ул авырлыклар һәм сынауларны җиңел үткәрә, чөнки барысы да Аллаһыдан икәнлеген төгәл белә. Ә Аллаһы Раббыбыз үзенең колына беркайчан да начарлык теләми. Иманлы адәм баласы кыенлыклардан соң җиңеллек киләчәген аңлый.
Кешенең өченче өлеше – ул гәүдә (бәдән, тән). Адәм баласы рухи яктан да, физик яктан да үсәргә тиеш. Сәламәтлекне саклау – фарыз гамәлләрнең берсе. Саулыгыбызны тикшереп тору – безгә йөкләнгән бурыч.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим, чөнки тәнебезнең саулыгы дини гамәлләрне үтәү мөмкинлекләренә йогынты ясый. Хәзер намазларын урындыкка утырып укучы ир-атлар белән хатын-кызларны еш күрергә туры килә. Кагыйдә буларак, бу кешеләр артык гәүдә авырлыгыннан җәфалана һәм аларның аяклары бәдән авырлыгын озак күтәреп тора алмый. Башкалар кебек үк гыйбадәт кыла алмау, әлбәттә инде, аяныч күренеш. Әйе, Аллаһы Раббыбыз кайбер очракларда намазларны физик мөмкинлекләрдән чыгып, ягъни урындыкка утырып укырга рөхсәт итә. Әмма без идәнгә утырып уку өчен физик мөмкинлекләребезне озаграк сакларга тырышырга тиеш.
Аллаһының Рәсүле сәхабәләренең үсешенә зур игътибар биргән. “Көчсез мөселманга караганда, көчле мөселман Аллаһы каршында яхшырак һәм Ул аны күбрәк ярата, юкса аларның һәркайсында яхшылык бар”,- дигән үзенең хәдисендә (Мөслим).
Рәсүлебезнең сөннәтендә Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләренең физик активлыгы югары дәрәҗәдә булуын күрсәтүче берничә хәдис бар. Пәйгамбәребез 40 яшьтән өлкәнрәк чагында мөселман гаскәрләрен шәхсән үзе сугышка алып бара. Бу – Аллаһы Рәсүленең көчле һәм чыдамлы булуы үрнәге.
Мөселман кешесе үзенең сәламәтлегенә һәм җәмгыятькә файдалы булган спорт төрләре белән шөгыльләнергә тиеш. Хәзер күпләр катнаш единоборстволар белән мавыга. Алардан җәмгыять өчен бернинди файда да юк.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Өч нәрсәдән - уктан ату, атланып йөрү һәм хатыны белән аралашудан башка калган бөтен нәрсә дә мөселман өчен вакытны бушка уздыру гына”,- дип әйткән (Әбү Дәуд).
Атка атланып йөрүнең өстенлекләре күп: саф һавада рәхәтләнеп ял итү, мускулларны эшләтү, тигез утыру һәм координацияләү мөмкинлеге бар.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә атларны югары бәяли: “Тыннары бетеп чабып барган атлар белән ант итәмен. Очкыннар чыгарганнар (атлар) белән ант итәмен” (Әл-Гәәдийәәт, 1-2).
Уктан ату – төбәп ата белү осталыгы сөннәт булып санала. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Уктан ату – ул көч”,- дип әйткән (Мөслим). Ул: “Уктан ату – иң яхшы күңел ачу чарасы”,- дип белдергән (Тәбарани).
Тулаем алганда, мөселманның активлыгы бөтен нәрсәдә чагылыш табарга тиеш. Тормышта актив булган кеше мәчеттә, спортта активлык күрсәтә, мөселманнарга актив ярдәм итә. Ике дөнья бәхетенә ирешү өчен кеше күбрәккә һәм яхшыракка омтылырга тиеш.
Без белгән һәм искә алган сәхабәләрнең күбесе шәһит һәм патриот дәрәҗәсендә яу кырларында һәлак була. Алар яшь чакта да, картайгач та активлык күрсәтәләр. Хәлид бине Зәйд әл Әнсари исемле сәхабәне искә алыйк, ул Мәдинәдә яшәүче буларак Пәйгамбәребез күчеп килгәнче үк Ислам динен кабул итә. Аннары Рәсүлебез вакытындагы барлык сугышларда катнаша. Пәйгамбәребез бакыйлыкка күчкәч, 90 яшьлек карт сыйфатында Аллаһының ризалыгына ирешү, Рәсүлебез хакына Константинополь өчен сугышка китә. Шунда вафат була һәм дәфен кылына. Бу – актив позициясе булган чын иманлы кеше үрнәге. Башка сәхабәләр белән дә шундый ук хәл – берничә дистә мең сәхабәнең бары тик 20 меңе генә гарәп ярымутравында җирләнгән.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай ди: “Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак. Аның тырышуы тиздән (аның гамәл дәфтәрендә һәм мизанында) күрсәтеләчәк” (Әл-Нәҗм, 39-40).
Хәзерге заман мөселман кешесе, бу дөньядагы тормышын бөтен яктан да җайга салу белән мавыгып китеп, бакый дөнья тормышы турында да онытмаска тиеш. Ул ике дөнья бәхетенә ирешергә омтылсын иде. Актив мөселман бу дөнья өчен файдалы эшләр башкара. Үз-үзен тәрбияләүче кеше социумга – җәмгыятькә ярдәм итә, үз проблемаларын җиңел генә хәл итә, бу дөнья турында онытмыйча, бакыйлыкка чынлап торып әзерләнә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Аллаһының ярдәме социумда – җәмгыятьтә, ә шайтан җәмгыятьтән читләшүчеләр белән бергә”,- дип өйрәткән (Тирмизи).
Мөселман кешесе үзендәге өч өлешне – тәнен (бәдәнен) – көч белән, җанын – иман белән, акылын (зиһенен) күңел тынычлыгы белән тутырса, тормышында бәрәкәт барлыкка килүен сизәр. Аллаһы Раббыбыз җәннәт әһелләрен матур, гүзәл, игелекле, канәгатьлек хисе кичерүчеләр – шөкрана кылучылар итеп юкка гына яралтмаган бит. Җир йөзендә шундый сыйфатларга ия булып яши алсак, без дә җәннәт ияләре булырбыз. Бу – иманлы кешегә хас сыйфатлар.
Аллаһы Раббыбыз барчабызга да саф күңелле һәм сау-сәламәт булырга насыйп итсен.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.