Дини гыйлем - пәйгамбәрләр калдырган мирас
Җомга вәгазе
Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез гыйлемгә таянып гамәл кылу кирәклеге һәм әхлак турында булыр. Исламда дини белем диннең җаны булып исәпләнә. Чөнки белем, ягъни Аллаһы Раббыбызның Кем булуы, Аңа дөрес итеп гыйбадәт кылу, яхшылык һәм явызлык, гөнаһ һәм игелек эшләү турында дөрес, төгәл мәгълүмат – бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү юлы.
Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһы арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер” (“Әл-Мүҗәәдәлә”, 11).
Хәдисләрдә галимнәрне пәйгамбәрләрнең варислары дип атыйлар, чөнки җир йөзендә пәйгамбәрлек тәмамланганнан соң, алар шул ук вазыйфаны башкара – халыкка хаклык, хакыйкать турында гыйлем нуры тарата. Халыкка дин нигезләрен аңлатучы галим зур тырышлык куеп Аллаһы Раббыбызга гыйбадәт кылучыга караганда күпкә өстенрәк. Моның сәбәбе билгеле – дөрес итеп гыйбадәт кылу өчен иң әүвәл гыйлем алырга кирәк. Аллаһының бөтен барлыклары – кешеләр, фәрештәләр, җир йөзендәге барлык җан ияләре дә һәрдаим догада булып, Раббыбыздан халыкка дөрес гыйлем бирүчеләргә әҗер-саваплар насыйп итүен сорыйлар: “Дин галименең белемсез гыйбадәт кылучыдан өстенлеге, минем сәхабәләремнең иң түбәненнән өстен булганым кебек. Кешеләрне яхшылыкка, игелекле булырга өйрәтүчегә Аллаһы Тәгалә шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтер, фәрештәләр, җирдә һәм күктә көн күрүчеләр, хәтта кырмыскалар да аның өчен һәрдаим дога кылырлар” (Тирмизи).
Мөселман кешесе нинди белемне үзләштерергә тиеш соң? Ислам галимнәре әйтүенчә, ул дин тәгълиматы, дин кагыйдәләре һәм гыйбадәт кылу тәртипләре белән бәйле белемгә ия булырга тиеш. Беренче чиратта, монда иман шартына кагылышлы мәсьәләләр керә.
- Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инану. Без Раббыбызның Кем булуын, Аның нинди сыйфатларга ия икәнлеген, Аның турында нәрсә сөйләргә рөхсәт ителүен һәм нәрсә сөйләү тыелуын белергә тиеш.
- Фәрештәләргә ышану. Без фәрештәләргә ничек ышанырга тиеш, алар ни рәвешле һәм нәрсә өчен барлыкка килгән, алар нинди була, җенесләре бармы, әллә юкмы, алар нәрсәгә дә булса мохтаҗлык кичерәме, менә шул сорауларга җавапны белергә кирәк.
- Аллаһының китапларына ышану. Барлыгы ничә изге китап иңдерелгән? Әлеге китаплар кайсы пәйгамбәрләргә иңдерелгән?
- Пәйгамбәрләргә ышану. Җир йөзендә барлыгы ничә пәйгамбәр булып киткән? Алар кешеләр янына нинди максат белән җибәрелгәннәр? Пәйгамбәрләр нинди сыйфатларга ия булган?
- Ахырзаманга – Кыямәт көненә ышану. Без бакый дөнья булуын, үлгәннән соң безне нәрсә көтүен белергә тиеш. Моңа без әзерме, кылган гамәлләребез турында хисап – отчет тотарга әзерме соң? Нәрсә ул җәннәт һәм тәмуг?
- Тәкъдиргә ышану. Тәкъдир нәрсәне аңлата, нәрсә ул Ирада-Җүзийа, Кадә һәм Тәвәккүл?
Үзен мөселман дип санаган кеше боларны барысын да белергә тиеш. Аллаһының рәхмәте белән хәзер мәчет һәм мәдрәсәләрдә кыска гына вакыт эчендә дини белем алу мөмкинлеге бар.
Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, намаз уку кагыйдәләрен – тәһарәт алу тәртибен, тәһарәтне нәрсә бозуын, намаз укыган вакытта ир-атлар яки хатын-кызлар өчен нәрсә гаурәт булуын өйрәнеп, намазга басарга бурычлы. Шулай ук намазда Коръән сүрәләрен укыган чакта хата ясамас өчен гарәп хәрефләрен дөрес итеп әйтергә, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.
Ураза тоту, хәрәмнән тыелып, хәләл ризык ашау, хатын-кызларга хиҗап киеп йөрү тәртипләрен өйрәнергә кирәк. Әгәр мөселман кешесе карамагындагы мөлкәт билгеле күләмгә җиткән икән, ул зәкят түләргә бурычлы. Димәк, бу мөһим мәсьәләгә дә җентекләп төшенергә кирәк. Әгәр кешенең изге җирләрдә хаҗ кылу мөмкинлеге бар икән, анда бару һәм хаҗ кылу тәртипләре белән танышырга киңәш ителә.
Әгәр мөселман кешесе никахлашырга ниятли икән, беренче чиратта, никах уку шартлары, Исламда ир-ат белән хатын-кызның вазыйфалары һәм бурычлары, шулай ук талак әйтеп аерылышу шартлары белән танышып чыксын.
Әгәр мөселман сәүдә яки башка төрле бизнес белән шөгыльләнә икән, бу кәсептә гөнаһ эшләмәс өчен шәригать кануннары буенча сәүдә итү кагыйдәләре (сатып алучыларга, наем буенча эшләүчеләргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга, товарга бәяне ничек билгеләргә) белән танышсын.
Мөселман кешесе шулай ук әхлак, этика һәм мораль кагыйдәләрен белергә тиеш. Ачу, тәкәбберлек, артык акча туздыру, мактану, саранлык, көнчелек кебек начар сыйфатлар калебкә зур зыян китерә, шуңа күрә алардан котылу ягын карарга кирәк. Кеше җәмгыятьтә, үз өендә, мәчеттә һәм башка урыннарда үзен ничек тотарга, әти-әнисенә, өлкәннәргә, балаларга, үз байлыгына һәм башкалар мөлкәтенә, Аллаһының барлыкларына нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Болар барысы да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән.
Абдуллаһ ибне Әмр ибне әл-Әсадан (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырыла: “Хаклыкта, иң күркәм әхлакый сыйфатларга ия булучылар сезнең арагызда иң яхшылары” (Бохари, 3559, Тирмизи, 1975, ибне Хиббан, 6442).
Әлеге гыйлемнәр фарыз-гайн, ягъни һәрбер мөселман башкарырга тиеш булган индивидуаль гамәл дип атала. Шулай ук фарыз-кифая гыйлемнәр бар, мисал өчен, мәетне соңгы юлга озату (юып кәфенләү, җеназа намазы уку) турында белем әнә шунда керә.
Мәчеттә яки мәдрәсәдә остазлар җитәкчелегендә дини белем ала башлау өчен дөрес итеп ният кылырга кирәк.
Мөселман кешесе шуны аңларга тиеш, гыйлем – ул Аллаһының ризалыгына ирешү һәм башка кешеләргә гафләт йокысыннан уянырга ярдәм итү юлы. “Башкаларны өйрәтү нияте белән фәннең бер бүлеген өйрәнүчегә җитмеш сыйддикка язылган әҗер-савапларга тиң әҗер-саваплар язылыр” (Дәйләми).
Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә иман китерүчеләр игелек кылырга һәм якыннарын тыелганнардан сакларга тиешлеге турында әйтә: “Арагызда хәергә чакыра, яхшы гамәлләрне әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр” (“Әлү-Гыймран”, 104).
Белем – ул кеше өчен җаваплылык. Гыйлем иясенә зур әҗер-саваплар вәгъдә ителә, әмма ул гыйлеменә таянып эш итмәсә, гөнаһ кылса, үз белеменнән чыгып, начар, тыелган гамәлләрне акласа, Кыямәт көнендә хәле бик тә авыр булыр, аңа беркем дә ярдәм итә алмас. Галим, имам, вәгазьләр сөйләүче – бу кешеләрдән башкалар үрнәк алалар бит.
Аллаһы Раббыбыз болай ди: “И, иман китерүчеләр! Ни өчен эшләмәячәк нәрсәләрегезне сөйлисез? Эшләмәячәк нәрсәләрне сөйләвегезгә Аллаһының ачуы бик зур” (“Әс-Саф”, 2-3).
Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырыла: “Әй, Әбү Зәрр, иртүк фәннең бер бүлеген өйрән һәм гыйлемеңә таянып эш ит, мең рәкәгать намаз укуга караганда, бу синең өчен күпкә яхшырак” (Бине Мәҗә).
Шулай ук башкаларны яхшылыкка өйрәтеп, үзләре шул кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне дә кисәткән: “Бер кешене китерерләр һәм Утка ташларлар, аның бөкресе ялкын арасыннан күренеп торыр. Ул ишәк тегермән тирәсендә йөргән кебек ут тирәсендә йөреп торыр. Ут эчендә яшәүчеләр аның янына җыелып: “Әй, фәлән, сиңа ни булды? Син безне яхшылыкка өндәдең һәм тыелганнардан тыйдың түгелме соң?”- дип әйтерләр. Ә ул: “Әйе, сезне өндәдем, әмма үзем үтәмәдем, сезне тыйдым, ләкин үзем тыелмадым”,- дияр.
Югарыда әйтелгәннәрдән шуны аңларга тиешбез: үзен мөселман итеп санап, Ислам динен тотучы кеше дини белемнән һәм әхлактан башка гади бер буш формадан гыйбарәт. Исламны шул рәвешле тотудан бернинди файда да юк: ураза – диета тотуга, намаз уку – зарядка ясауга, зикер әйтү – сүзләрне кабатлауга, хаҗ кылу туристлык сәфәренә генә кайтып кала. Әлеге гыйбадәтләрдән тирә-юньдәгеләргә бернинди файда юк, чөнки Ислам әлеге кешенең тормышында, яшәү рәвешендә чагылыш тапмый.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай әйткән: “Белем алыгыз, чөнки ул – тәкъвалык, аңа омлыту – гыйбадәт, аның турында фикер алышу – тәсбих, аның турында сорашу – җиһад, белмәүчене өйрәтү – сәдака, аны лаеклы кешегә тапшыру – Аллаһыга якынайтучы гамәл. Белем хәләл белән хәрәм арасына чик куя, ул – җәннәткә илтүче юлны яктыртучы, ялгызлыкта күңелне тынычландыручы, чит җирдә дус, әңгәмәдәш, үзең генә булган чакта, шатлыкта һәм кайгыда озата баручы, дошманга каршы корал һәм дусларың арасында синең бизәгең.
Аллаһы кайберләрне белемнәре аркасында өстен итә һәм аларны игелекле эшләрне әйдәп баручы итә, аларның мирасын тарата, кешеләр алардан үрнәк ала, киңәшләренә колак сала, фәрештәләр алар белән дус булырга омтыла һәм канатлары белән назлый, бөтен коры һәм дымлы, судагы балык, бөҗәкләр, җирдәге хайваннар, йорт хайваннары – барысы да Аллаһыдан аларның (Аллаһы гыйлемнәре аркасында өстен иткәннәрне) гөнаһларын кичерүне сорый. Чөнки гыйлем калебләрне наданлык үлеменнән коткара, караңгылыкны яктырта. Белем Аллаһының колларын турылыклылар дәрәҗәсенә күтәрә. Фән турында уйланулар - ураза тотуга, китап уку төннәрен гыйбадәт кылуга тиң. Белем туганлык җепләрен ныгыта, алар яхшылыкны начарлыктан аера белә башлый. Белем – игелекле гамәлләргә илтүче, чөнки гамәлләр гыйлем артыннан бара. Аның белән яхшыларны бүләклиләр, ә начарлар аңардан мәхрүм ителә” (Бине Абдул Барри һәм башкалар).
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.