Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлы - безнең өчен үрнәк

Җомга вәгазе

Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез “Мөхәммәд (с.а.в.с.) – соңгы Пәйгамбәребез” дигән темага булыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) нәсел тамырлары Ибраһим пәйгамбәрнең (р.а.) улы Исмәгыйль пәйгамбәр (р.а.) кавеменнән булган ерак бабасы Әднәнгә барып тоташа.

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) килеп урнашканчы Гарәбстанда анархия, явызлык һәм фетнәчелек хөкем сөрә. Кешеләр сафсата, буш сүзләр белән мавыгып китеп, юлдан язалар, гаделлекнең нәрсә икәнен бөтенләй белмиләр. Бозыклык, азгынлык, көч кулланулар һәм кыерсытулар гадәти күренешкә әйләнә. Үзләрен көчле, ягъни өстен итеп санаучылар зәгыйфь, мохтаҗ кешеләрнең мөлкәтен, әйберләрен тартып алырга да озак сорап тормыйлар, аларны теләсә ничек кимсетәләр, түбәнсетәләр. Кайбер кабиләләр хорафатларга һәм ялган ышануларга бирелеп, үзләренең яңа гына туган кыз балаларын тере килеш илтеп күмәләр. Кыргыйлык һәм әхлаксызлык, оятсызлык шул дәрәҗәгә җитә ки – берничә ир-ат бер хатын-кыз белән яши башлый. Шул ук вакытта хатын-кызларны җәмгыятьтә бөтенләй хөрмәт итмиләр, аларга бары тик сатып алырга яки сатып җибәрергә мөмкин булган әйбергә караган кебек кенә карыйлар. Кешеләр бер-берсеннән читләшеп, үзара дошман булган кланнарга бүленеп, кан үче саклап яшиләр. Әлеге дәвердә Җир шарының күпчелек өлешендә дини-әхлакый төшенкелек хакимлек итә.

Тарихның менә шундый караңгы чорында, кешелек дөньясына шәфкать һәм мәрхәмәт буларак, григориан календаре буенча 571 елда рабигүл әүвәл аеның уникенче таңында (ай календаренең өченче ае) Мәккә шәһәрендә Аллаһы Раббыбызның соңгы Рәсүле – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) якты дөньяга аваз сала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) пәйгамбәрлек иңдерелгәнче, ягъни кырык яшенә җиткәнче үк аңарда гаҗәеп күп могҗизалы сыйфатлар чагылыш таба. Аның һәрбер адымы, һәр гамәле, яшәү рәвеше кешеләрне һәм бөтен барлыкларны яралткан Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын тулысынча, җиренә җиткереп үтәү, тыйганнарыннан тыелу үрнәге булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) икейөзлелек һәм алдашу, ялганлау кебек сыйфатлар бөтенләй чит-ят була. Кешеләр бер-берсенә ышанмаган шул чорда Рәсүлебезгә (с.а.в.с.) ышаналар, аңа эч серләрен сөйлиләр, аңардан киңәшләр сорыйлар. Бәхәсле мәсьәләләр килеп чыкса, аның янына киләләр һәм һәрвакытта да киңәшләрен кабул итеп алалар. Аның пәйгамбәрлек миссиясен танырга теләмәүчеләр дә намуслы, гадел, тугрылыклы булуы белән килешәләр, югары әхлаклы, әдәпле, зирәк һәм акыллы булуы өчен хөрмәт итәләр, олылыйлар. Менә шушы күркәм сыйфатларын исәпкә алып, Рәсүлебезне, Мөхәммәд әл-Әмин, ягъни халык ышанычын казанган Мөхәммәд, дип йөртәләр.

Фани дөньяда хөрмәтле, игелекле һәм инсафлы кеше булып яшәү һәм бакый дөнья бәхетенә ирешү өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормышын өйрәнергә, яхшы белергә һәм ихлас күңел белән ахыргача аның юлыннан барырга кирәк.

Рәсүлебезнең әтисе Абдуллаһ исемле була, ә әнисен Әминә дип йөртәләр. Пәйгамбәребезнең әтисе улы туарга ике ай кала фанилыктан бакыйлыкка күчә, ә газиз әнисе Мөхәммәдкә алты яшь вакытта үлеп китә. Ятим калган сабыйны башта әтисе ягыннан бабасы Абдул-Мүтталиб тәрбияли, аннары агасы Әбү Талиб үзенә ала. Малай абыйсына йорт эшләрендә булыша, күп пәйгамбәрләр (р.а.) кебек сарык көтүе көтә. 12 яше тулгач, үзенең абыйсы белән бергә Шәмә шәһәре юнәлешендә юл тота. Юл уңаеннан алар Бусра шәһәренә керәләр. Нәкъ менә шунда ул монах Бахир белән күрешеп сөйләшә. Монах исә яшүсмер Мөхәммәдтә ул вакыттагы төрле дини мәхәлләләр көткән соңгы Пәйгамбәр билгеләрен (аны эсседән саклап артыннан баручы болыт белән пәйгамбәрлек мөһерен) күрә.

Егерме биш яшендә ул Мәккәнең иң бай һәм гыйлемле хатын-кызы Хәдичә әл-Кубраның (р.а.) сәүдә эшләре белән шөгыльләнә башлый. Сәүдә бик уңышлы бара. Һәм Хәдичә (р.а.), Мөхәммәднең (с.а.в.с.) гаҗәеп гадел һәм ышанычлы булуын күреп, аңа үзенә өйләнергә тәкъдим итә. Ул вакытта Мөхәммәдкә – 25 яшь, Хәдичәгә 40 яшь була. Ул Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) алты бала таба: уллары Касыйм белән Абдуллаһ, кызлары Зәйнәб, Рукаййя, Өмме Көлсем һәм Фатыйма (р.а.) бәхетле гаилә тормышына кабатланмас ямь өстиләр. Кызганычка, малайлары бала вакытта ук үлеп китә. Ә кызлары балигълык яшенә җитеп, кияүгә чыгалар.

Мәккәдә берничә ел рәттән көчле яңгырлар һәм җил-давыллар була.  Нәтиҗәдә Кәгъбәтуллаһка зыян килә, аны реконструкцияләү таләп ителә. Мәккә халкы уртак тырышлык белән Кәгъбәтуллаһны яңарта. Җәннәттән иңдерелгән Кара ташны (Хәҗәрүл-Әсвәд) урнаштыру вакыты җиткәч, мәккәлеләр арасында бәхәс килеп чыга. Һәрбер кабилә шушы игелекле, күркәм миссияне үзе үтәргә тели. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына киңәш сорап баралар. Ул зур гына тукыма ала һәм Кара ташны – Хәҗәрүл-Әсвәдне шунда куя. Шуннан соң кабиләләр вәкилләренә тукыманың читләреннән тотып, ташны Кәгъбәтуллаһ янына илтергә куша. Аннары ташны үз куллары белән алып урынына куя. Әлеге карардан барысы да канәгать кала һәм бәхәскә нокта куела.

Ул заманда Кәгъбәтуллаһ эчендә бик күп таш потлар куелган була. Мөхәммәд (с.а.в.с.) беркайчан да потларга табынмый, бала вакыттан ук аларга нәфрәт белән карый һәм Ибраһим (р.а.) динен тотып, бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла, фәкать Аңа гына буйсына. Вакыт-вакыт ул Мәккә тирәсендә җәелеп киткән Хирә тавы башына менеп, ялгызлыкта кала һәм Аллаһының бөеклеге, олуг булуы турында тирәнтен уйлана.

Шулай бер көнне Мөхәммәд (с.а.в.с.) Хирә тавындагы мәгәрәдә Аллаһы турында уйланып торганда, аның каршында Җәбраил (р.а.) фәрештә пәйда була һәм беренче аятьләр иңдерелә (вәхи кылына). Аларның бөек, олуг мәгънәсе менә шулардан гыйбарәт: “Һәрнәрсәне юктан бар итеп яралтучы, кешене оеган каннан яралтучы Раббың хакына укы! Укы, чөнки синең Раббың – чиксез юмартлык иясе. Ул кешене каләм белән язу язарга өйрәтүче. Ул кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтүче”. Шул рәвешле Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) пәйгамбәрлек вазыйфасы – миссиясе йөкләнә.

Изге Коръәни-Кәрим егерме өч ел дәвамында иңдерелә. Шуның беренче унөч елы дәвамында Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), зур авырлыклар аша үтеп, җәфа чигеп, мәккәлеләрне хаклык юлыннан барырга өнди. Сабырлык һәм ныклык, үҗәтлек күрсәтеп, ул Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инандырырга тырыша. Унөч ел буе Мәккә халкын хаклыкка өндәгәннән соң, Раббыбызның әмере белән Мәдинәи-Мөнәвәрәгә күченә һәм ун ел дәвамында бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәү өстендә армый-талмый эшли. Гуманлылык һәм кешелеклелек үрнәге күрсәтеп, халыкта Аллаһы Тәгаләнең кануннарына хөрмәт тәрбияли, Коръән ярдәмендә аларны караңгылыктан, наданлыктан яктылыкка чыгара, гафләт йокысыннан уята. Чынлыкта, әлеге кануннар һәм кагыйдәләр соңрак кешеләр өчен мораль һәм әхлак законнарына әверелә, дәүләт кануннарының нигезен тәшкил итә. Хәзер без кешелекнең төп принциплары итеп санаган бик күп нәрсәләр заманында нәкъ менә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) тырышлыгы белән гамәлгә кертелгән бит. Рухи-дини тәрбия, акыл, гомер, сәламәтлек, киләчәк буын, мөлкәт турында кайгырту әнә шундыйлардан.

63 яшендә ул үзенең пәйгамбәрлек миссиясен тәмамлый һәм фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Рәсүлебез (с.а.в.с.) үзеннән соң Аллаһы Раббыбызның бәһасез бүләген – Коръәни-Кәрим белән үзенең сөннәтен (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) сүзләре, гамәлләре, хәдисләре) безгә мирас итеп калдыра. Менә шушы мирас бөтен кешелек дөньясы өчен Кыямәт көненә кадәр юл күрсәткече булып торачак. Ул шулай ук үзеннән соң меңләгән сәхабәсен (р.а.) калдыра, алар Ислам дине байрагын һәм нурын Җир шарының барлык почмакларына да илтеп җиткерәләр.

Аллаһы Раббыбыздан безгә гомер буе Аллаһының Рәсүле юлыннан барырга насыйп итүен догалар кылып сорыйбыз! Әмин!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.