“Аллаһыны күп итеп зикер кылыгыз”
Җомга вәгазе
Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез “Аллаһыны зикер кылу (поминание) аркылы игътибарсызлык күрсәтүдән ерак булу” дигән темага булыр.
Аллаһы Тәгалә безнең һәрвакытта да Аны зикер кылуыбызны тели. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “И, иман китерүчеләр! Аллаһыны күп итеп зикер кылыгыз” (“Әл-Әхзәб”, 41).
Раббыбыз безнең калебләребез – күңелләребез һәрдаим Аның белән бергә булуын таләп итә: “Алар (акыл ияләре) аякта торганда да, утырган килеш тә, янтыкларында килеш тә Аллаһыны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр” (“Әлү Гыймран”, 191).
Димәк, иманлы кешеләр буларак, без Раббыбызны намаз укыганда гына түгел, һәрчак искә төшерергә, зикер кылырга тиеш. Чөнки Үзенең коллары турында бер генә мизгелгә дә онытмаучы Аллаһы Тәгалә үзебезнең Раббыбыз турында һәрдаим истә тотуыбызны тели.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләренә төрле хәлләрдә Аллаһыны күп тапкыр зикер кылырга киңәш иткән. Мәсәлән, Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) үзенең кайбер сәхабәләренә кыска догалар таратуы (Мөслим, Ибн Мәҗә), ә кайберләрен үз тирәсенә җыеп, бергәләп зикер әйтүләре турында билгеле (Әхмәд).
Аллаһыны бер генә мизгелгә булса да онытып торуның зур куркынычка, упкынга илтүен аңлап, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Йа, Раббым! Мине бер мизгелгә дә нәфесем белән ялгызы гына калдырма”,- дип Аллаһы Тәгаләгә ялварган (Җәмигүс-Сәгыйрь).
Аллаһыны оныткан җан ваемсызлыкка – гафиллеккә (беспечность) дучар була. Нәкъ менә шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Кайчак минем йөрәгемне пәрдә каплый. Һәм мин көненә йөз тапкыр Аллаһыдан гафу итүен, кичерүен, ярлыкавын сорыйм”,- дип әйткән (Мөслим).
Димәк, гөнаһ кылган өчен генә түгел, ә Аллаһыны зикер кылырга оныткан мизгелләр өчен дә гафу итүне, ярлыкауны сорарга кирәк. Мәрифәтуллаһ (Аллаһыны танып белү) дәрәҗәсенә ирешкән калебтә - күңелдә бар нәрсәгә дә дини яктан бәя бирү омтылышы күпкә үтемлерәккә әйләнә, Аллаһыны искә алмыйча хәтта сулыш алу да зур җитешсезлек булып исәпләнә башлый.
Пәйгамбәребезнең хәдисендә болай дип әйтелә: “Әгәр кешеләр ниндидер җыелышка җыелып, Аллаһыны искә алмасалар, гөнаһ эшләгән булырлар. Кем җыелышка бара һәм Бөек, Данлыклы Аллаһыны искә алмый, ул начарлык, гөнаһ эшли. Кем йокларга ята һәм Бөек, Данлыклы Аллаһыны зикер кылмый, шулай ук начарлык, гөнаһ эшли” (Әхмәд).
“Әлү Гыймран” сүрәсенең 191 нче аятендәге “Аллаһыны аягүрә, утырган һәм яткан хәлдә искә төшерәләр” дигән сүзләр моңа дәлил. Кагыйдә буларак, кеше күбрәге басып тора, утырып тора һәм ятып тора. Шуңа да Раббыбыз безнең һәрвакытта да зикер кылу халәтендә булуыбызны, һәм зикер кылганда “күкнең вә җирнең яратылуы турында фикер йөртүебезне” тели (“Әлү Гыймран”, 191).
Икенче төрле әйткәндә, Раббыбыз безнең җитлеккән калеб - йөрәк белән шатланып, чиксез сөенеп, дулкынланып, Аллаһы Тәгаләнең олуглыгы һәм бөеклеге турында тирәнтен уйланып һәм үзебезнең Аның каршында көчсез, зәгыйфь бәндәләр булуыбызны аңлап зикер кылуыбызны тели.
Дини дәресләр алу аркылы үз-үзен камилләштерүче кешедә әдәплелек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, йомшак күңеллелек сыйфатлары өстенлек итеп, ул башкаларны гафу итә һәм кичерә белүче, бүтәннәрне аңлаучы, аларга карата сабырлык күрсәтүче һәм булганына шөкрана кылучы булырга бурычлы, кешелекле, кешеләрне яратучы һәм нечкә табигатьле булырга тиеш.
Димәк, зикер кылу җанны, калебне саклау, тәкъвалыкка ирешү һәм рухи ваемсызлык һәм гөнаһка батудан ерагаю чарасы булып тора. “Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим” дип әйтүче бер генә кеше дә беркайчан да үзенең дин кардәшенә аяк чалмас. “Аллаһы” дип кабатлаучы йөрәк кемнең дә булса күңелен яраламас, җәрәхәтләмәс.
Аллаһы Раббыбыз безнең иманыбызны ихсан дәрәҗәсенә ирештерсен! Йөрәкләребезне, калебләребезне зикер нуры, Раббыбызны танып белү һәм Аңа карата чиксез мәхәббәт нуры белән яктыртсын! Һәм безгә Үзе разый булырлык турылыклы коллары сыйфатында яшәү мөмкинлеге бирсен. Әмин!
Вәгазь Ульяновск өлкәсе РДУМының Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.