Футбол йолдызлары бездә кунакта
Ульяновскида махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек күрсәтү максаты белән футбол буенча иптәшләрчә матч үткәрелде.
Совет һәм Россия футболының легендар футболчылары белән өлкәнең җыелма командасы арасында гала-матчта катнашучыларны Губернатор Алексей Русских, Россиянең футбол ветераннары союзы президенты Александр Мирзоян һәм Идел буеның футбол союзы җитәкчесе Владимир Афанасьев сәламләде.
“Минем чакыруым буенча Ульяновск өлкәсенә СССР һәм Россиянең футбол буенча җыелма командалары ветераннары килде. Алар СВОда катнашучы геройларыбызга һәм аларның гаиләләренә теләктәшлек белдерделәр. Ринат Дасаев, Александр Мирзоян, Дмитрий Кузнецов, Дмитрий Булыкин, Андрей Каряка, Олег Корнаухов, Игорь Колыванов, Вәгиз Хидиятуллин кебек спорт йолдызлары Губернатор Кубогына “Своих не бросаем!” гала-матчында катнашты. Алар шулай ук төбәгебезнең футбол мәктәпләрендә тәрбияләнүче үсмерләргә мастер-класслар да күрсәттеләр. Әлеге чара Россиянең футбол союзы һәм футбол ветераннары союзы белән хезмәттәшлек итүебез нәтиҗәсендә оештырылды”,- дип белдерде регион башлыгы.
Матч башланыр алдыннан футбол ветераннары футбол буенча өлкә һәм шәһәр спорт мәктәпләре укучылары өчен мастер-класслар уздырдылар. Спорт бәйрәменә СВО ветераннары һәм аларның гаиләләре дә чакырулы иде, легендар футболчылар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Иптәшләрчә очрашу 5:5 исәбе белән тәмамланды.