“Бурычлардан сакланыгыз!”

Җомга вәгазе

Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Безгә Ислам дине кешеләргә ярдәм кулы сузарга, аеруча да авыр тормыш ситуациясенә эләккән кардәшләребезгә булышырга куша. Мохтаҗларга кирәкле булган акчаны вакытлыча бурычка биреп тору – ярдәм күрсәтүнең иң таралган ысулларыннан берсе.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “И, иман китерүчеләр! Билгеләнгән бер вакытка кадәр бер-берегезгә бурыч бирсәгез, аны (теркәп) языгыз. Язучы арагызда (аерма ясамыйча) гаделлек белән язсын. Яза белгән беркем дә Аллаһ өйрәткәнчә язудан баш тартмасын, язсын. Өстендә хак булган кеше исә (бурычын дөрес итеп) яздырсын, Раббысы Аллаһтан курыксын һәм аннан (бурычтан) бернәрсәне дә киметмәсен. Әгәр өстендә хак булган (бурычлы) кеше акылсыз яки (балигъ булмаган бала һәм балага әйләнгән карт кебек) зәгыйфь булса, яисә (телсезлек һәм телне белмәү сәбәпле) үзе әйтеп яздыра алмаса, вәлие гаделлек белән яздырсын. (Арагыздагы мөселман, ирекле һәм балигъ яшькә җиткән) ирләрегездән ике шаһит итегез. Ике ир кеше булмаса, үзегез (шаһитлыкларына) риза булган бер ир һәм ике хатын (булсын), әгәр аларның берсе (онытып яки башка сәбәп белән) ялгышса, икенчесе аның исенә төшерер. Шаһитлык кылучылар, чакырылган вакытта, (бу эштән) баш тартмасын. Зурмы яки кечкенәме, аның (бурычның бирелү) вакытына кадәр язарга иренмәгез. Бу (язышуыгыз) Аллаһ катында гаделрәк, шаһитлык (үтәлү) өчен ышанычлырак һәм шикләнмәвегезгә якынрак. Мәгәр үзара башкарган сату-алуыгыз кичектерелми (һәм кулдагы акча белән түләнеп исәп-хисапны өзә) торган булса, аны язмавыгызда сезгә бер гөнаһ та юк. Сату-алу иткән вакытта шаһит тотыгыз. Язучыга да, шаһитка да зарар китерелмәсен. Әгәр (болай) ителсә, һичшиксез, бу – сездәге бозыклык. Аллаһтан куркыгыз. Аллаһ сезгә (дөнья вә Ахирәт өчен кирәкле һәрнәрсәне) өйрәтә. Аллаһ – һәрнәрсәне белүче” (Әл-Бәкара, 282).

Изге Китабыбыз бурычка биреп тору рөхсәт ителүе һәм әлеге гамәлне рәсмиләштерү шартлары турында хәбәр итә.

Акчаны яки мөлкәтне бурычка биреп тору – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сөннәте.

Авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешегә бурычка акча биреп тору сәдака бирүгә караганда өстенрәк, саваплырак булып санала. Чөнки күпчелек очракта чынлап та авыр хәлдә калган кеше бурычка акча сорый бит. Ә сәдака алучының бөтенләй дә ярдәмгә мохтаҗ булмавы ихтимал.

Абдуллаһ Бине Үмәр (р.а.) тапшыруынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Мөселман кешесе мөселман кешесенә кардәш, туган һәм ул аны кыерсытырга, аңа хыянәт итәргә тиеш түгел. Авыр хәлгә юлыккан кардәшенә ярдәм итүчегә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәр, үзенең кардәшен бәла-казадан коткаручыны Раббыбыз кайгы-хәсрәтләрдән имин итәр, мөселман кардәшенең вак кимчелекләрен яшерүченең Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә гөнаһларын яшерер” (Имам Әхмәд, 5646; Бохари, 2442; Мөслим, 2580, Әбү Давыд, 4893; Бине Хиббән, 533).

Менә шундый әҗер-саваплар алу өчен бурычны бары тик Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән бирергә һәм башка төрле бернинди файда да көтмәскә кирәк. Югыйсә, кайберләре бурычка биреп торудан үзләренә ниндидер файда булмаса, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдән баш тарталар. Хәзер бурычка акча бирәм дә, кирәк вакытта ул миңа ярдәм итәчәк, дип уйлаучылар да бар.

Иманлы, тәкъвалы мөселман кешесе мохтаҗларга бурычка биреп торудан беркайчан да үзе өчен файда эзләмәс һәм көтмәс. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү, Кыямәт көнендә әҗер-саваплар алу – аның өчен менә шул җиткән.

Без һәрбер кеше малны, байлыкны төрлечә эзләп тапкан җәмгыятьтә яшибез. Безнең арабызда кемдер баерак, хәллерәк, ә кемдер ярлырак... Шуңа күрә кешеләргә бу дөньяда үзара ярдәмләшеп, бер-берсенә таянып яшәү бик тә кирәк. Бурычка бирү, алу нәкъ менә шунда керә. Ислам дине бурычка биреп торучыларны һәм мохтаҗларга ярдәм итүчеләрне хуплый. Саф вә пакь динебез кануннары бурычка алып торуны тыймый. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) кирәк вакытта үзе дә бурычка алып торган. Мәсәлән, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) көбә киемен (кольчуга) залогка калдырып, яһүдтән бурычка алуын тарих сәхифәләре хәтерли.

Шуны исебездә тотыйк: динисламыбыз бурычны үз вакытында кайтарып бирү проблемасына җитди карый. Шулай бервакыт Әбү Катада (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) исән вакытта бурычын түләргә өлгермәгән мәеткә җеназа намазы укудан баш тартуы турында сөйләгән. Бары тик Әбү Катада (р.а.) мәетнең бурычын түләүне үз өстенә алгач кына Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) җеназа намазын укырга ризалашкан.

Мөселманның бурычка алып тору мөмкинлеге булуына карамастан, ул тормышын бурычка кермичә генә алып барырга тырышырга тиеш. Хикмәт иясе Локман әл-Хәким: “Бурыч түләп иза чигүгә караганда, мин авыр ташлар ташуны өстенрәк күрәм”,- дигән. “Бурычтан сакланыгыз! Дөрестән дә, бурыч ул – төннәрен кайгыру, көндезен исә кимсенү сәбәбедер” (әл-Бәйхаки). Шулай бервакыт сәхабәләр Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) белән бергә утырып торганда, ул башын күтәрә һәм кулын маңгаена куеп: “Сөбханаллаһ, нинди авырлык иңдерелде”,- дип әйтә. “Без курыктык һәм икенче көнне иртән бу турыда аңардан сорадык”,- дигән сәхабәләр. Аллаһының Рәсүле: “Мин җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, әгәр кешене Аллаһы юлында үтерсәләр һәм ул яңадан терелсә һәм янә сугышса, аны тагын үтерсәләр һәм кабат терелтсәләр, аннары янә Аллаһы юлында һәлак булса, бурычы була торып, бурычын түләп бетермичә, ул җәннәткә керә алмас иде”,- дип әйткән (имам Әхмәд, имам ән-Нәсәи һәм имам Хәким).

Ислам дине бурычны иң күркәм рәвештә түләргә өнди. Бурычлы кеше бурычка бирүче янына үзе барырга тиеш. Бурычлы үзенең бурычын килешенгән вакыттан иртәрәк түләп бетерергә тырышырга тиеш. Бурычны шул ук сыйфатта һәм санда һәм хәтта яхшырак та кайтарып бирергә кирәк. Бу күркәм әхлак һәм әдәп күрсәткече булып тора, моңа безне Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте өнди. Кредитор – бурычка бирүче бурычны кайтарып бирүне таләп итеп, дорфа сөйләшсә дә, сабырлык белән аны тыңларга һәм ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бурычны вакытында кайтарып бирергә киңәш иткән. “Әҗәтне кире кайтару нияте белән алучыга Аллаһ Үзе ярдәм итә, ә кем кайтармау нияте белән алса, карак хөкемендә булыр һәм аны Аллаһы Тәгалә хур итәчәк”,- дип әйткән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) (Әл-Бохари).

Элегрәк, Ислам дине яшәү рәвеше булган вакытта кешеләр бер-берсенә сүз – вәгъдә биргәннәр һәм аны үтәргә тырышканнар. Бурычны түләү мәсьәләсендә дә нәкъ шулай эш иткәннәр. Кызганычка, бүгенге җәмгыятьтә һәм мөселманнар арасында бурычны вакытында түләмәү яки бөтенләй кайтарып бирмәү очраклары еш күзәтелә. Ни әйтсәң дә, без туганнар бит, ничек тә булса хәлемне аңларлар әле, дип акланулар алган бурычны кире кайтарып бирмәү өчен сәбәп була алмый. Иманлы кеше үзенә алган йөкләмәләрне вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Шуны онытмыйк: вәгъдә – иман. Мөселман кешесенең эш-гамәлләреннән чыгып, тулаем динебезгә бәя бирәләр бит.

Киләчәк тормышы турында борчылмаучы ваемсыз бурычлы кеше турында Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Бурычны кайтармау нияте белән алган һәрбер кеше Аллаһы каршында карак хөкемендә булыр” (Бине Мәҗә һәм Әл-Байхаки).

Аллаһы Раббыбыз бурычка алу һәм бирү кагыйдәләрен билгеләгән, алар менә ундүрт гасырдан артык инде бу мәсьәләдә төп нигез булып тора. Әмма тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Мәсәлән, кешенең бурычын үз вакытында түләү мөмкинлеге булмый. Шуны исәпкә алып, Аллаһы Тәгалә болай ди: “Әгәр (бурычлы) авыр хәлдә булса, аның хәле җиңеләйгәнче көтү (кирәк). Гафу итсәгез, сезнең өчен яхшырак. Әгәр сез (бурычлыны кичерүнең сезгә нинди зур савап китерәчәген) белсәгез иде!” (Әл-Бәкара, 280).

Гафу итү һәм үзара ярдәмләшү – мөселманның иң мөһим һәм күркәм сыйфатларыннан. Шуңа күрә бурыч түләгәнне көтү яки бурычны гафу итү изге һәм игелекле гамәлләрдән санала һәм аның гөнаһларыбыз кичерелүенә сәбәпче булуы ихтимал. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.